Логотип
Күңелеңә җыйма

Көчле рухлылар

Кем сез? Бу дөньяга ни өчен килгәнсез? Әгәр дә шушы сорауларга җавап бирә аласыз икән, үзегезне теләгәнегезгә ирешү юлында дип саный аласыз.

Әле күптән түгел генә аның янында булып кайттым. Сөйләшү авыр булыр, ә бәлкем барып та чыкмас, дип уйлаган идем. Аралаша-сөйләшә башлауның беренче минутларыннан ук ул мине үзенә каратты да куйды. Фикерләве, күп газаплар китергән катлаулы тормышына рәхмәтле булуы, кешеләрне яратуы, гомумән, дөньяны яратуы белән ул мине хәйран калдырды. Ә бит минем каршымда ике аягы протезда булган, шуңа да карамастан, сәхнәләргә чыгып, тамашачыларны үзенең моңлы тавышы белән онытылмаслык иткән кыз утыра иде. Аның ике сүзнең берендә: «Аллага мең шөкер», – дип кабатлавы озак вакытлар колак төбендә яңгырап торды.

Мин шунда бер нәрсәне ачык аңладым: нинди генә киртәләрне үтәргә туры килмәсен, ул бу тормышта үзен тапкан. Ә иң мөһиме – ул ялгыз түгел. Аның янында әнисе, озак еллар бергә хезмәттәшлек кылучы продюсеры, дуслары, туганнары бар.

... Әйе, бу бик мөһим. Физик мөмкинлеге чикле кешеләр дүрт стена арасында калмасыннар, арабызда булсыннар дип, гел әйтеп торабыз. Бары шул чагында гына алар үзләрен чит-ятим итеп түгел, җәмгыятькә кирәкле кеше итеп сизәрләр.

Әйткәнемә куәт итеп, бер мисал китерәм: Дима тууның беренче айларында яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормый. Ул йөреп китә, беренче сүзләрен әйтә башлый. Һәм көннәрдән бер көнне үзенә йомыла. Өч яшендә балада аутизм галәмәтләре күренә башлый. Әнисе аны нинди генә клиникаларга йөртми, кемнәргә генә күрсәтми. Димага 5 яшь тулганда, гаилә беренче мәртәбә «Апрель» тернәкләндерү үзәгенә килеп эләгә. Һәм шунда әнисе тәүге мәртәбә җиңел сулыш ала. Ул хәзер баласының алдагы көннәрен яхшы күз алдына китерә. Бу вакытка инде әти кеше, авырлыктан куркып, гаиләдән чыгып китә. Һәм бүтән күзгә-башка күренми. Белгечләр бала белән генә түгел, аның әнисе, әбисе белән дә зур аңлату эшләре алып баралар. Аутист бала белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаталар. Әкренләп Маратның әнисе дә шушы үзәккә эшкә урнаша. Аларның дуслары, фикердәшләре барлыкка килә.

Дима хәзер 4 нче сыйныфта укый. Әнисе аны көн саен мәктәпкә озата, каршы ала. Ул үзгә бала. Моны педагоглар да, укучылар да яхшы аңлый. Инде бүген берсе дә: «Мондый баланы өйрәтеп булмый», – дип бәгырьгә төшми. Тәҗрибә киресен күрсәтте. Өйрәтеп була. Теләк кенә булсын!

Кама Тамагы егете Динар Мифтахов турында да бары мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Аны да язмыш зур сынаулар алдына куя. Ул урта мәктәпне тәмамлауга, юл һәлакәтенә очрап, умыртка сөяген зур зыян китерә. Озак вакытлар хастаханәләрдә ятулар тиешле нәтиҗә бирми. Ләкин егет рухын төшерми. Аны бит әле алда башланмаган тормыш көтә. Ул 2015 елда «ТИСБИ»ны уңышлы тәмамлый.

Ә аңарчы... 2010 елда районда Динарның бәхетенә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы ачыла. Егет шунда йөри башлый. Сәгатьләр буе тренажер залында шөгыльләнә. Беррәттән байссейнга йөри. Һәм менә... Өч елдан соң спорт белән җитди шөгыльләнергә, дигән карарга килеп, Татарстандагы инвалидларның физкультура-спорт оешмасына мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, ул армреслиг белән дә шөгыльләнә. Ярышларда алдынгы урыннар яулый.

Үҗәт, тырыш, максатчан егетне күреп алалар һәм академик ишү спорты белән шөгыльләнергә чакыралар. Күнегүләр, Россия чемпионатлары, җиңү арты җиңүләр... берсе дә аңа күктән ишелеп төшми. Ихтыяр көче, авырлык килгәндә сынмау-сыгылмау шулай итә. Юкка гына кәеф төшеп, кулдан эш төшкән чакларда тормыш сынауларына бирешмәгән әнә шундый көчле рухлы кешеләр искә төшә. Шөкерана гына кыласы бит безгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар