Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайчак белмәвең яхшы 

Кырын эш кырык елдан соң да беленэ, диләр. Бу – шуның ачык мисалы. 

 

Кырын эш кырык елдан соң да беленэ, диләр. Бу – шуның ачык мисалы. 

      Моннан 47 ел элек Әлки районының Базарлы Матакта урнашкан бала тудыру йортына бала табарга җыенган өч хатынны алып киләләр. Дөресрәге, берсе кызчыгын өйдә табып, ире аны тракторга утыртып алып килә. Шулай итеп, палатада бер көнне (1972 елның 23 октябрендә) ике кызчык дөньяга килә. Бәхетле әниләр – Наилә Гатина һәм Антонина Ферапонтова, тугыз ай карында йөртеп, зарыгып көтеп алган нәниләрен күкрәкләренә кысып, өйләренә кайтып китә. 

     Шуның белән барысы да онытылган булыр иде дә бит. Ләкин юк. 47 елдан соң язмыш гомернең бер мизгеле генә булган бу тарихка кире әйләнеп кайтырга, ике гаилә өчен дә чын мәгънәсендә фаҗигагә әверелгән гыйбрәтле вакыйганы бөтен ил каршында җентекләп күз алдыннан кичерергә мәҗбүр итте. 

      НТВ каналында ДНК тапшыруы бара. Алып баручы бала тудыру йортларында бала алыштыруларның ешаюы, соңгы вакытта гына да тугыз шундый очракның кабатлануы турында сөйли. Очрашуга чакырылган кунаклар арасында Антонина Ферапонтова юк инде. Ул күптән мәрхүм. Һәм... кызлар. Ферапонтовларның кызы – Ангелина Белова һәм Гатиннар гаиләсендә тәрбияләнгән Гөлфинә Грязнева. Кызлар дигәч тә, аларга хәзер 47 яшь. Гомернең яртысыннан кубрәге үтеп тә киткән. Һәркайсының үз гаиләсе, оныклары, оныкчыклары. ДНК аларның алышынган  булуын, ягъни чит гаиләдә тәрбияләнүен раслагач, Гөлфинә – әнисенең, Ангелина әтисенең иңенә башын салып, сабыйларча үксеп елый. “Мин әтиемне яратам, бу –  минем әти...” – ди ул сабый баладай башын янында утырган әтисенең күкрәгенә яшереп. Гөлфинә исә әнисенең кулларына чытырдап ябышкан да: “Әни, бу дөрес түгел, мин – синеке...” – дип пышылдый. 

      Барысы да Гөлфинәнең апасы Фәниянең шикләнүләреннән башлана. “Безгә охшамаган. Чәче дә кара, кыяфәте, холкы да икенче” . Ә бервакыт Гөлфинә канын тапшыра. 1 нче группа икәнлеге ачыклангач (әнисе Наиләнең 3 нче группа) кына Фәниянең әнисенә баланы алыштырып бирүләренә шиге калмый. 

    “Гөлфинә – минем кызым. Мин аны үстердем. Ангелинаны да чит итмәм. Аралашасы килсә, килеп йөрсен”, – ди Наилә Гатина. 

      Бәлкем, аралашырлар, ә бәлкем, юк. Ике кыз да әйбәт, уңышлы гаиләдә, яратылып, сөелеп үскән. Шуңадырмы, бу яңалык аларны тетрәндерде, мин аларның йөзендә хәсрәттән, ачынудан башканы күрмәдем. Кайчак белмәвең яхшы бит ул. Кемгә кирәк инде күз яшьләре китерә торган моның ише дөреслек? Тиешле органнарны судка биреп, югалту ачысын акчалата кайтарсаң гына инде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дореслек кирэк хэрвакыт. Нинди ачы булса да

    Хәзер укыйлар