Картаю кичектерелә...

«Ничә яшь бирәсең миңа?» – диде ул хәйләкәр елмаеп. Күрәсең, ул бу сорауны беренче генә бирми иде.
Ул ханым миңа шундый сорауны ни өчен бирергә булгандыр. Әйтә алмыйм. Бәлкем, көн саен ике таягына таянып, кызу-кызу янымнан узып киткән бу «спортсменга» мин игътибарны кирәгеннән артык күрсәтеп ташлаганмындыр, артыма борыла-борыла каравыма, тукталып, минем белән сөйләшәсе иткәндер. Танышым да, күргән-белгән кешем дә түгел бит, бер уйласаң.
– Белмим шул, – дигән булам, – әйтә алмыйм. 70 тән узуыгыз хак анысы.
– Сиксәнне тутырып киләм инде, – ди әби канәгать елмаеп. Һәм шундук «картаерга ашыкма!» темасына берничә киңәш тә биреп ала. Үз тәҗрибәсеннән чыгыпмы, ул миңа спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итеп, йөгерә-атлый китеп бара.
Геронтологларның әйтүенә караганда, бүген гомер озынлыгы күзгә күренеп арта бара. 75 яшь чикләрен узып китүче карт-карчыкларның саны илдә 15 миллионга җитә икән. Тормыш шартлары яхшыра барамы, әллә үзебез, бу әби шикелле, артык активлашып киттекме. Ничек кенә булмасын, халыкны озак һәм чиргә бирешмичә яшәтү – бу инде дәүләт программасы булып формалашкан. Быелдан илдә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен яңа система кертелә башлаячак. Яшерен-батырын түгел, элек 80, ә бигрәк тә 90 га җитеп үлүчеләр бик сирәк күренеш иде бит ул. Ә хәзер алай түгел. Хәзер әнә берәүне дә шаккаттырып булмый. 80 яшьлек әби урман буйлап йөгерә, бассейнда йөзә, биюгә йөри, күнегүләр белән шөгыльләнә. Карт ул, әби-бабай ул дип әйтергә тел әйләнми.
Дөрес, барысы да кешенең үзеннән тора. Мин карт инде, миңа хәзер берни дә булышмый, минем вакытым җиткән дип, караватыңа сузылып ятсаң, йә булмаса, телевизор каршыннан китмәсәң, «вакытым җиткән» дигән ул көн бик тиз үкчәңә басачак. Бу фикер синең башыңа кереп оялаган икән, ул аннары сине дәвалый торган табибларыңа, балаларыңа күчә. «Барыбер үләчәк», диярләр. Бу – үзе бер проблема. Бер уңайдан шуны да искәртеп китик, картаюның нәрсә икәнен, олы яшьтәге дәү әнине ни рәвешле аңларга кирәклеген бала-чагага бәләкәй чагыннан ук аңлатырга кирәк. 6 яшьлек оныгым миңа кунакка килгән саен бер сорауны кабатлый: «Дәү әни, сиңа ничә яшь?» Аннан соң, җавап биргәнне дә көтеп тормыйча, мине юата башлый: «Син әле яшь, карт түгел», – ди ул мине тынычландырырга керешеп. «Мои года – мои богатства», дип җырласак та, картаюның җүнле нәрсә түгеллеген нәни бала да аңлый әнә.
Алай булгач, картаюны кичектерә торган чаралар уйлап табарга кала безгә. Бар ич алар, теләк кенә булсын! Әйтик, һәрдаим табибка, анда да әле йөрәк-кан тамырлары авырулары белгеченә һәм онкологларга күренеп торырга...Ни өчен нәк менә шуларгамы?! Ә чөнки бу чирләр афәте ягыннан беренче урында тора. Өлкән яшьтәгеләр өчен бигрәк тә... Инде килеп, туклану мәсьәләсен җайга салырга. Мин үзем һәрвакыт өстәл яныннан бераз туймыйча китәм. Туйганчы ашау, артыгын ашау файда китерми. Әйе, мин тиз йөрим. Янәшәмдә баручыга минем белән җиңел түгел. «Әкренрәк атла әле», – диләр алар. Ә мин тиз йөрергә ияләнгән. Ләкин шуның белән бергә бик мөһим булган бер нәрсәне онытмыйм: миңа егылырга ярамый. Чөнки миндә – остеопороз! Ялгыш егылуның ахыры бик аяныч бетәргә мөмкинлеген беләм. Һәм тагын... табиб кушкан даруларны вакытында эчеп барам. Алар күп түгел. Кан басымын көйләү өчен генә. Ә моннан өч-дүрт еллар элек мин аларны учлап-учлап эчә идем. Махсус күнегүләргә керешкәч, кирәге бетү сәбәпле, күбесен туктаттым. Әби миңа: «Спорт белән шөгыльлән!» – дип киңәш итсә дә, мин ул спорт, физик күнегүләр белән гомер буе шөгыльләнәм һәм файдасын нык күрәм.
Чит илләрдә, бигрәк тә Япониядә моны инде күптән яшәү рәвеше итеп алганнар. Таң белән торып, «фитнес-радио» буенча гимнастика ясау, җәяү йөрү, өйдә утырмау, йокы алдыннан ванна кереп алу һәм... күп итеп су үсемлекләр, балык ашау гадәте аларның канына сеңгән. Шуңа да бу ил бүген озын гомерлеләр исәбендә. Безнең кебек майлы ит тә кулланмый, котлетны да майда кыздырмый алар, ә бары парда гына. Белеп ашыйлар, кыскасы. Испания һәм Италия илләре якын киләчәктә, хәтта Японияне узып китәрләр, дип көтелә. Ник дисәң, бу дөнья халкы да зәйтүн мае, балык һәм диңгез продуктлары, яшелчә, дөге ашый. Ә болар исә йөрәк-кан тамырлары чирләрен, диабетны һәм яман шеш авыруларын «йөгәндә» тота.
Бик теләгәндә, картаюны да кичектереп торырга була. Анысы бары үзебездән тора.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.