Логотип
Күңелеңә җыйма

Кадерле бер кешебез идегез... Сәкинә апа, хушыгыз...


Безгә бик авыр бу минутларда... Кайгылы хәбәр яшен суккандай тынсыз-өнсез калдырды. Сыгылып төштек. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны вафат... Юк, ышанасы килми! Ул бит тормышны, кешеләрне шундый ярата иде. Һәр хатын-кызны үз итә белә иде... 

Сәкинә апа. Сәкинә ханым. Сәкинә Шакировна...  Безгә, хатын-кызлар журналында эшләүчеләргә ул аеруча якын да, үз дә, аңлаешлы да иде. Ярата идек без аны, һәрчак соклана идек аңа. Һәм үз итеп гел Сәкинә апа дип йөри идек. 

Аның белән журналга язмалар әзерләгән көннәр искә төшә. Елмаеп торган фотолары күз алдыннан йөгереп уза. Журнал төпләмәләрендәге язмаларда Сәкинә апа образы илаһи бер зат булып балкый. Чынлыкта да ул шундый иде. Минтимер Шәриповичның Сәкинәсен беренче очраткан көннәре... Ак кәләшнең ак пароходта ире туган якларга кайтуы... Бәби көткән сөенечле көннәр... Бер кулында азык-төлек тулы сумка, икенчесендә – кечкенә улы, олысы –итәгенә ябышкан... Шул, Сәкинә апа инде! Иңсәсенә көянтә асып, су ташучы да, мичкә утын ягып өй җылытучы да, керосинкада ашарга пешерүче дә – ул... Болары – еракта калган яшь чакта әле, гаилә тормышының яңа башланган, Мөслим, Минзәләләрдә дөнья көткән елларда. Аннары инде Казан чоры. Дәрәҗәле ирнең дәрәҗәле хатыны. Гомернең нинди генә чорында да ышанычлы тыл һәм җан тынычлыгы була белгән... Сәкинә исеме дә күңел тынычлыгы дигәнне аңлата бит! Мөгаен, аңа югарыдан шундый вәкаләт тапшырылгандыр... Минтимер Шәрип улы һәрчак: «Минем өчен эш беренче урында булды. Сәкинә барында гаилә өчен борчыласы юк», – дип әйтә килде.   

Һәм менә икенче Сәкинә.         

Ил башында торган ирнең хатыны, халык әйтмешли, күз өстендә каш кебек, гел игътибар үзәгендә була. Кая барган, нишләгән, ничек караган, ни әйткән, нәрсә кигән... Билгеле инде, бу хатын-кызларны аеруча кызыксындыра. Сәкинә апа башка ил башлыкларының хатыннары арасында иң матуры, иң затлысы тоела иде безгә. Татарстандагы «беренче леди» Европа һәм башка илләрдәгеләрдән бер дә ким түгел! Киресенчә, араларында иң сөйкемлесе, иң итагатьлесе үзебезнең Сәкинә апа иде. Сөйкемле һәм мөлаем Сәкинә апа чит ил кешеләре күңелендә татар хатын-кызы образы булып калгандыр, әлбәттә.  Җылылыгы, гадилеге, зәвыгы, сабырлыгы, зирәклеге, алдан күрә белүчәнлеге һаман күз алларыбызда. Күзгә-башка чалынмыйча гына, иренең уңышларына шатланып, борчуларын бергә кичерүче тугры гомер юлдашы булганга, һәрчак үз дәрәҗәсен белеп, үзен лаеклы тотканга халык аны ихластан хөрмәт итте. Татарстан Президентының тарихи гамәлләренә, һичшиксез, аның күңел җылысы кушылган. Безнең милләт ир хатынын нәкъ менә Сәкинә ханым кебек түземле, акыллы, киң күңелле, ярдәмчел, шәфкатьле итеп күзаллый да инде. 

«Мин яшь чагымнан ук җитәкче булдым, моның бердәнбер «өстенлеге» ял-бәйрәм күрмичә, тәүлегенә 24 сәгать эшләүдән гыйбарәт иде. Әмма мин һич авырсынмыйча, рәхәтләнеп эшләдем. Чөнки тылым нык, гаиләм өчен күңелем тыныч. Минем хатыным Сәкинә үз гомерен миңа һәм минем эшемә багышлады. Эшемнең кеше язмышларына бәйле икәнен исәпкә алсак, бу бик тирән мәгънәгә ия. Сәкинәнең рәсми очрашуларда сирәк күренүе аның минем тормышым һәм эшчәнлегемдәге урынын кечерәйтми. Ул – чибәр (мин генә түгел, бөтен кеше шулай ди), игелекле хатын-кыз. Тыйнаклык исә татар хатын-кызларына хас сыйфат», – дигән иде Минтимер Шәймиев үзе. 

Сәкинә апаның тыйнаклыгы барыбызга да мәгълүм. Шулай да безнең журналга карата аның мөгамәләсе үзенә бертөрле иде, ул безне ярата иде. «Сөембикә» журналы өчен генә биргән интервьюлары да истә... 

Берсендә ул, минем үзебезнең ханым һәм туташларга әйтер сүзем бар, дип, менә нәрсәләр әйтте: 

– Президент кузгатып җибәргән зур эшләр, ахыр килеп, гаилә иминлегенә, хатын-кыз хәлен җиңеләйтүгә юнәлгән. Гадәттә, моны барыннан да элек хатын-кызлар аңлап ала һәм хуплап чыга. Үзегез беләсез, хатын-кыз яраклы дип тапкан гамәлнең тормышка ашмый калганы юк диярлек. Хатын-кыз ихтыяры – зур көч ул... 

Тагын бер интервьюдан юллар искә төшә... 

– Хәләл җефетегез Сәкинә ханымны Президент хатыны исеменә тары бөртеге кадәр дә күләгә төшермәгән затлы кеше дип беләбез. Үзе чибәр, мөлаем, мәхәббәтле; үзе уңган, ихтирамлы, сабыр. Шәймиевләрнең үрнәк гаилә оясын коруда Сәкинә ханымның өлеше, мөгаен, тартарак төшәдер... 

– Сәкинә – язмышның миңа биргән иң зур бүләгедер ул. Чынлап та шулай. Безнең якта бик зур кадер турында «күз керфеге кебек итеп», диләр. Сәкинә гаиләбезне күз керфеге кебек итеп саклады... Без үзебезне таныштырган, табыштырган көннәрне ниндидер бер якты сагыш белән, матур итеп сагынып сөйләшәбез... һәр мизгеле аермачык ул, шагыйранә итеп әйтсәк, сәгадәтле сәгатьләрнең... 

...Күңелдә моңсу. Кабат-кабат Сәкинә апаны искә төшерәбез. Сагынабыз. Юксынабыз. 

Әниләрдәй җылы, кайгыртучан кадерле бер кешебез булып күңелләрдә мәңге сакланырсыз, Сәкинә апа... Хушыгыз... 

Сәкинз ханымны тагын бер искә төшерик әле:

http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=4961

http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=4143

                                                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны жэннэттэ булсын Олуг Сэкинэ ханымнын.

    Хәзер укыйлар