Качу

 

Туйды Гөлнара! Башка болай яшәргә теләге дә, көче дә юк. Үзе эшләп алган бердәнбер мөлкәте – кызыл төстәге ике ишекле генә машинасына утырды да, өстенә кигән киеме белән чыгып китте. Башка кайтмаска дип...

Күз яшьләренә буыла-буыла елап, шәһәрне чыкканын хәтерләми дә. Кая барасын белми: туган йортына кайтып егылыр иде дә, анда да аны көтеп торучы калмады. Ун яшеннән әтисез үскән кыз кияүгә чыккач әнисен дә бакыйлыкка озатты. Булган бөтен гаиләсе – ире белән кайнанасы иде аның. Матур яшисе килде. Артык купшы да кирәкми иде, кешечә булса шунда... Ләкин алай язмагандыр инде миңа, дип, кая булса да качарга кирәк иде аңа бүген. Барып чыкмаган тормышыннан качарга иде...

Машинаның газ педаленә нык басты Гөлнара. Радиодан: «Юллларда сак булыгыз», – дип кисәтәләр. Кем хакына сак булырга соң? Кемгә кирәк ул? Хәтта үз-үзенә дә кирәкми бит. Алга таба, билгесезлеккә ашыкты. Нәрсә булса да булыр, гомере булса яшәр әле, Ходай үзе саклар. Менә шушы юлда соңгы минутларын яшәргә язган булса да, үкенечле түгел. Бу дөньяда аны юксынучы булмаячак.

Шәһәрдән чыгуга кар тагын да көчлерәк ява башлады. Әйтерсең лә табигать тә аны туктатырга тели, киртә тудыра. Меңләгән кар бөртекләре тәрәзәсенә килеп ябыша. Тиз-тиз эшләүче тәрәзә чистарткычлар аларны ике якка себереп, Гөлнарага алга таба юл ача. Оча гына Гөлнара.

Җиде ел газапта яшәде хатын. Өйләнешкәннең икенче көнендә үк кайнанасы: «Тизрәк бала алып кайтыгыз, онык көтәм, нәселебезнең дәвамчыларын үзем тәрбиялим», – дип, иртән иртүк Гөлнараны шаккаттырган иде. «Туктале, нинди бала, әни, яши башлаганга бер көн генә бит», – дип, ире дә читенсенгән иде. Ләкин кайнанасы шул көннән алып бүгенгәчә ул сүзләрне кабатлавыннан туктамады. Һәр туган яңа көне шул сүзләрдән башланды Гөлнараның. Ярты ел яшәгәч, бу сүзләрне ишетми дә башлаган кебек булды. Ул вакытта менә-менә балага узганын белер кебек иде. Әнә шулай көтә-көтә җиде ел үтеп тә китте. Ә бала һаман юк. Кайнанасы торган саен ярсыды гына. Көннән-көн сүзләрен бастырыбрак, мыскыллабрак әйтә башлады. Соңгы елларда Гөлнара «кысыр килен», «теләсә-нишләп йөргән хатын»га әйләнде дә куйды. «Теге» дип кенә сөйләшә аның турында кайнанасы. Бугазына ябышырлык хәлгә җитте, ырылдап ташланырга гына тора. Гөлнара үз гомере өчен курка да башлаган иде инде. 

Шәһәрдә Гөлнара йөрмәгән табиб калмады. Акча ягын да уйламады ул, бөтен эшләп тапканын бертуктаусыз тикшеренүләргә, анализларга сарыф итте, йөрде, дәваланды, дарулар эчте... Ләкин нәтиҗәсез. Балаң булмаячак, дип әйтүче дә булмады, сәбәбен дә аңлата алмадылар. 

– Һай, балам, кодагыйдан аерылып китмичә, бәхетең булмас инде, – дип әйтә иде әнисе дә исән чакта. Әнисе аларга кунакка килсә, кодагыеның бөтен сөйләгәне – бала. Башка сөйләшер сүз юк диярсең. Әнисенең бик нык күңеле төшеп кайтып китә иде алардан.

– Бәхет өчен тынычлык кирәк шул. Бер тынычлыгың юк синең, кызым, Аллам үзе җиңеллек бирсен инде, – дип теләде. 

Ләкин көтеп алган бәхетләре килмәде. Би-и-ик озак көттерде. Ә ире... Шушы еллар эчендә Гөлнараны ник бер яклап, әнисенә каршы дәшсен. Нәрсә генә дисә дә, башын аска иеп тора иде. Аның өчен дә бу тормыш газапка әйләнде. Хатынына сүзләр ишеттергәндә әнисе аңа да каты бәрелә иде. Кимсенде дә, чарасызлыктан бөтенләй дәшмәс булды ул. Тиз биреште. Булмас инде балабыз, дип, табибларга йөрергә дә, тикшеренергә дә теләмәде. Күпмеләр ялынды аңа Гөлнара! Китик, үзебез аерым яшик дип ялынды. Ләкин әнисенең бердәнбер улы аны калдырып китәргә кыймады. Юанычын да тиз тапты. Ирнең соңга калып, йә бөтенләй кайдадыр кунып калганнарыннан хатыны эшнең нидә икәнен тиз аңлады. Туктаусыз басым астында яшәп, балалары булмаячагын да аңлады инде. Бу мохиткә, бу кайнанасына бала бүләк итү теләге дә калмады. Ул инде аны тумас борын үзенеке итмәкче, үзе тәрбияләп үстермәкче бит. Бары аның гына шул туасы балага хокукы бар диярсең... 

Өченче катта яшәүче Аня апаның туган көненнән карасына батып менде бүген кайнанасы. Гомер буе шул күршесе белән ярышып яшәгән хатынга яшен суккан диярсең. Аня апаның да әле моңа кадәр онык сөйгәне юк иде. Ләкин аңа туган көнне шатлыклы хәбәр ирештергәннәр. Ул тиздән әби булачак икән. Күршесенең бу шатлыгын күтәрә алмаган кайнанасы бәйрәмдә озак тормыйча, чыгып та киткән. Бөтен ярсуын, явызлыгын, күршесеннән көнләшүен Гөлнарадан алды. Җиде ел буе ишетмәгән сүзләрен яудырды, чыгып кит, күрәсем килми, безнең гаиләнең тормышын боздың, дип, киемнәрен өстенә тотып атты. «Гарык, гарык мин сездән!» – дип кычкырганын Гөлнара үзе дә сизмәде бугай. Калтырана-калтырана, рәнҗүеннән елый-елый тунын киде дә, эшкә йөри торган сумкасын гына эләктереп чыгып китте. Бернәрсә кирәкми бүтән! Аның бу йортта бернәрсәсе дә юк, бер кадерле кешесе дә юк! Монда яшәгән тормышын сызып кына ташлыйсы, онытасы гына килә иде аның...

Елаудан шешенеп беткән күзләре юлны инде күрми дә кебек. Бер ноктага төбәлеп, кая барганын да аңламыйча юлын дәвам итте Гөлнара. Кая булса да барып җитәр әле. Ул арада буран тагын да котырды. Тәрәзә чистарткычлар карны чистартырга чак кына өлгерә, юлга кар салган. Сәгатькә күз салган иде, Гөлнара  үзенең ике сәгать буе рульдә барганын аңлап алды. Күз алдыннан үткән бөтен тормышы әнә шул ике сәгатькә сыйган икән. Яшәгән дә, яшәмәгән дә кебек. 
Кинәт Гөлнараның юлына бер малай йөгереп чыкты. Аны бәрдермәс өчен рулен кинәт читкә борды да, чак кына дамба астына төшеп китмичә, туктап калды. Гөлнара машинадан тиз генә чыкты да теге малайны эзли башлады. Буран эчендә беркем күренми. Әллә күземә генә күренде инде дип уйлады ул. Шул арада уң ягында «Апа, апа, коткарыгыз, ярдәм итегез!» – дип кычкырган бала тавышы ишетелде. Күзен каплый-каплый тавышка таба китте хатын. Малай аңа таба йөгереп килде. «Анда әти, аңа ярдәм кирәк, тизрәк!» – дип, Гөлнараны билгесез юнәлешкә алып китте. Кар белән капланган машина түбәсенә әйләнгән иде. Ничек шулай туры килгәндер, арткы ишек каерылып ачылган, малай шуннан чыккандыр дип уйлап куйды Гөлнара. Ул арада бала алгы тәрәзә янына ятып, карны көри, кемнедер чыгарырга тырыша. Руль артында утырып калган ир аңсыз иде. Гөлнара малайны читкә этеп, ишекне ачарга тотынды. Ул ачылмагач, аягы белән машина тәрәзәзен ватарга кереште. Пыяла үкчәгә тиз генә бирешмәсә дә, тибә торгач чатнап ярылып китте. Ир өске киемсез, свитердан гына утыра иде. Гөлнара тунын салып атып аны тартып чыгарырга тотынды. Аңсыз ир авыр булса да, малай белән икесе авыр гәүдәне ничек кирәк алай карга чыгарып салдылар. Ара-тирә ыңгырашкан ирнең тавышын ишетеп, аның исән булуына сөенде Гөлнара. Аннары ирне үз тунына тәгәрәтеп салып машинасына таба өстерәде. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнне көтеп, бу кеше өшеп үләргә мөмкин икәнен тиз аңлады хатын...

***
Елама, Булат, бар да әйбәт булыр. Вакытында тапкансыз, диде бит табиб, үзең ишеттең, – хастаханә коридорында тезләренә башын салып елап утырган малайны Гөлнара башыннан сыйпап юатты.
Үлмәс микән инде, апа? Ул үлсә мин берүзем калам бит, – дип, Булат тагын да ныграк елап җибәрде.
Калмыйсың, Булат, калмыйсың... Мин сине үзеңне генә калдырмыйм. Әниең кая соң синең? Аңа хәбәр итик әле, килеп җитсен.
Әни юк минем, мин аны бөтенләй күрмәдем. Мине тапкач та үлгән ул, – диде малай.
       Гөлнара Булатны кызганып үзе дә елап җибәрүдән тыелып торды. Калдырмаячак ул аны, төне буе менә шушында икесе бергә утырырлар. Әтисе аңга килгәнче, кирәк булса, аягына басканчы янәшәсендә булыр. Бу дөньяда шушы баладан да якын кешесе юк иде Гөлнараның бүгенге көндә. Ул аңа бик кирәк иде...

***
      – Галимова, сез әзерме? Китерегез монда пакетларыгызны! – шәфкать туташы кызу-кызу гына Гөлнараның кулындагы сумкаларын алып, кечкенә генә бүлмәгә кереп китте. Биләү өстәле өстендә алсу төстәге юрганга төренгән нәни генә кызы ята. Кысып бәйләп куйганнарын бер дә яратмаган, ахрысы. Ничек тә чишәргә, ачып җибәрергә тырышып, биләү эчендә кыбырсып ята әнә. 

       – Каршы алучыларыгыз әзерме? Кем каршы ала? – шәфкать туташының көр тавышы Гөлнараны айнытып җибәрә.

Әзер, әзер, әйеме, кызым? Булат абыйсы белән әтисе күптән тәрәзә төбендә таптаналар, чәчәкләр, шарлар тотып басып торалардыр инде, – диде Гөлнара.
Ишек ярыгыннан гына яңа туган балаларны каршы алу бүлмәсен күзәтә. Әле бер ел элек кенә ул бу кешеләрне бөтенләй белми иде бит. Рамилне хастаханәдән чыгарганчы Гөлнара ике ай буе Булат белән бергә яшәде, аны тәрбияләде. Ә бер айдан Рамил аңа тәкъдим дә ясады. «Беркая да җибәрмибез сине, Гөлнара апа, син безнеке хәзер!» – диде Булат та. Бүген ул сеңлесен алырга килгән, әнә. Яңа әнисе белән сеңлесен алырга килгән...


Алсу ШАКИРОВА

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 20 гыйнвар 2022 - 05:21
    Без имени
    Алсу,рәхмәтләр сезгә,ахыры матур тогаллана!!!
  • 4 гыйнвар 2022 - 07:17
    Без имени
    Бик эйбэт
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7362
    0
    78
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    6762
    2
    68
  • Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән.  Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
    3961
    1
    50
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    5744
    2
    38
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3064
    1
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 май 2022 - 08:38
    Без имени
    Бәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһала
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 21 май 2022 - 08:38
    Без имени
    Йорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..
    «Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
  • 22 май 2022 - 16:37
    Без имени
    5 оланын булганчы 1 усырак ирен булсын дилэр картлык турында уйлагыз да сезне анлыйм мин ерэгегезне тонлагыз
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 22 май 2022 - 10:16
    Без имени
    Ирегезнен урыны ожмахта булсын🙏🏻 Ана тугрылык саклап, ярты гомер яшэгэнсез, сынар канат белэн балалар устереп, аларны олы тормыш юлына бастыргансыз, инде узегез очен яши башлар вакыт, ханым! Бэхетле, яратулы картлык насыйп булсын Сезгэ, чын кунелемнэн телим🙏🏻 Олыгайган конегездэ ялгыз калмавыгызга ирегезнен рухы да шат булыр дип уйлыйм! Бэхетегезне кулдан ычкындырмагыз!
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 22 май 2022 - 10:24
    Без имени
    Кызлар, матур язасыз, элбэттэ. Но ир-егетлэрне дэ анлагыз. Ул бит сезне, кемнэндер калганны алган, ойлэнгэн. Сезгэ обязательно кемнэндер бала ясатып, кияугэ чыгарга кирэк идеме? Эле гаеплисез, ташлап, аерылып киткэн? Баланы ташлаган? Хурлангандыр, бэлки. Ботен кеше бертосле тугел. Хатын-кыз шулай, торле ир-егетлэр белэн йоклап йорергэ тиеш тугел, бу инде проститутка кебек була бит. Тэртибегезне яхшыртыгыз. Ничек оялмыйча егетне гаеплэргэ? Ботен егетлэр дэ бозау булмыйлар, арасында кэттэ , горур ирлэр дэ очрый, бик аз гына булса да...
    Илдар Беренче
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда