Логотип
Күңелеңә җыйма

Ике туй – бер ир

«Ике тапкыр кияүгә чыгарсың», – диде миңа чегән хатыны. Күзләремә яшь килде...

  

«Ике тапкыр кияүгә чыгарсың», – диде миңа чегән хатыны. Күзләремә яшь килде. Сафлыкка төренгән кыз бала кеше тормышында була торган  бердәнбер кайнар мәхәббәт турында хыялланып, яраткан кешемә кияүгә чыгып, гүргә кергәнче аның белән бергә яшәячәкмен дип өметләнеп яши. Мин дә шулай телим.  «Юк, – дим. – Ялгышасыз, бер кешене генә яратачакмын һәм аның белән генә булачакмын». «Гомер буе яшәрсең, – диде чегән хатыны, хәйләкәр елмаеп. – Тик шулай да ике тапкыр кияүгә чыгарсың».  

Без кечкенә чакта авылларга таборлары белән чегәннәр килеп урнаша иде. Сез дә хәтерлисездер әле. Аларны күрү белән урам тутырып уйнап йөргән бала-чага өйләренә йөгерә. Белә алар чегән халкының кем икәнен. Бик шукланып, сүз тыңламасалар, әниләре еш кына: «Чегәннең олы капчыгына салып биреп җибәрермен әле», – дип куркыта. Минем дә энем сулышы кабып йөгереп керде. Ишекләрне бикләргә өлгерми калдым, капкадан чегән хатыны күренде.  

– Юк, юк, бернәрсә дә алмыйбыз, чыгып китегез! 

– Чибәр кыз, алмасаң алма, әйдә, киләчәгеңне күрәзә итәм. Ошатып йөргән егетең дә бар бит, – дип елмая бу, алтын тешләрен күрсәтеп. 

Күңел иләс-миләс килгән  яшь кыз егет сүзен ишетүгә җебеп төшми нишләсен. Яшь чакта киләчәгеңне бик беләсе килә шул.  

Хатынның күзенә карамый гына (әни бервакытта да чегән күзенә карама, гипнозлар дип әйтә иде) кулымны сузам.  

– Һай, озын гомерле икәнсең. Бик бәхетле яшәрсең. Бер кызың булыр. Ирең дә бик яратыр, тик менә ике тапкыр кияүгә чыгарсың.... 

Үзем дә сизмәстән кулымны тартып алдым. Нинди ике тапкыр кияүгә чыгу?! Ни сөйли бу чегән хатыны? Мин яраткан кешемә кияүгә чыгып, гомерем буе аның белән яшәячәкмен. Ул да мине бик яратачак.  

– Дөрес әйтмисез, минем бер генә ирем булачак. 

Чегән хатыны сүзләреннән әллә куркып, әллә качарга теләп, йөгереп өйгә кереп киттем. Шулай да өстәлдәге ярты ипине чыгарып тоттырдым. 

– Гомергә булачак, борчылма, – диде ул, елмая-елмая ипине капчыгына салып һәм борылып чыгып китте. 

... Рөстәм белән безнең танышу бигүк матур башланмады. Эштән чыгып, тукталышка йөгердем. Гадәттә, бу вакытта автобуслар шыгрым тулы. Өшеп басып торасы килмәде. Беренче автобуска ук кысыла-кысыла булса да кереп утырдым. Утыргычлар янына килеп бастым. Янәшәмдә генә бер егет кукыраеп утырып тора. Ачуым чыкты: 

– Автобус тулы хатын-кызлар аяк өсте басып бара, ә сез рәхәтләнеп утырып барасыз. Сау-сәламәт ир башыгыз белән оят түгелме сезгә? 

– Ә сез минем алдыма утырыгыз,– диде ул елмаеп.  

Мондый ук оятсызлык көтмәгән идем. Ачулы күзләрем белән карап алдым да, икенче якка борылып бастым. Ничек кысыла-кысыла кергән булсам, шулай ук үз тукталышымда төшеп калдым. Җил-җил атлап бара башлаган идем, арттан тавыш ишетәм:  

– Зәңгәр пәлтәле кыз, туктагыгыз әле! 

Ирексездән артыма борылып карыйм. Каршымда – автобустагы оятсыз егет. Ул култык таягына таянган. Нишләп автобуста аның таягын күрмәдем микән? Миңа оят булып китте. Гафу үтенә башладым.  

– Мин сезне бер генә шарт белән гафу итә алам. Әйдәгез, кинога киттек. Минем исемем Рөстәм. Ә сезнеке ничек? 

– Лена. Гафу итегез, мин бүген баралмыйм. 

– Ә иртәгә? 

– Иртәгә дә булмый. 

– Лена, сезгә оят түгелме? Аягы авырткан кешене артыгыздан йөгерергә мәҗбүр итәсез. Ничек кенә киреләнсәгез дә йөгерәчәкмен. Шуңа күрә, әйдә, хәзер үк бирешегез. Бары үземнекен итми калмыйм. 

Һәм мин... бирештем. Бер айдан Рөстәмнең аягы төзәлде.  Өч айдан соң ул инде мине ЗАГСтан күтәреп алып чыкты.  

 Без 20 ел бергә яшәдек. Бик бәхетле гаилә идек. Ә менә соңгы елны мөнәсәбәтләр суынып китте. Бердәнбер кызыбыз мәктәпне тәмамлап, башка шәһәргә институтка укырга керде. Ул янда булмагач, сөйләшер сүзләр дә юк кебек. Соңгы елларда безне берләштергән уртак кызыксынуыбыз, уртак темабыз кызыбыз гына булган икән. Эштән кайтабыз да, кичләрен икебез ике бүлмәдә үткәрәбез. Көннәрдән бер көнне Рөстәм эштән кайтты да каршыма утырды:  

– Болай булмый бу. Син минем белән бары тик бала хакында сөйләшәсең. Аннан кала, мин, безнең мөнәсәбәтләр бар бит әле. Бала үсеп чыгып киткәч, икенче яшьлегебез башланыр дип уйлый идем. Безгә бит әле бары 43 яшь кенә! Бергәләп ял итәргә санаторийларга барырбыз, табигатькә чыгарбыз, балык тотарбыз дип хыялландым. Ел буе сине кузгатырга теләдем. Тик сиңа ул кирәк булып чыкмады. Сиңа мин дә кирәк түгел, күрәсең, әйдә, аерылышыйк, – диде.  

Ачуым да чыкты, горурлыгым да кузгалды. «Ярар, – дидем, – Ничек телисең, шулай булыр».  

Бөтен туганнарның, якыннарның ушын алып, аерылышып куйдык. Без бит алар өчен үрнәк гаилә булып санала идек. Бер-беребезгә бер дәгъва да булмагач, безне бик тиз аердылар. Җыйган байлыкны бүлештек тә, ул чемоданын алып чыгып китте.  

Җиңел булды дип әйтмим. 20 ел яшәгән ир белән аерылганнан соң, аны икенче көнне үк онытып булмый, билгеле. Сагындыра да, үпкә дә зур... 

Ел ярымнар үткәч,  мин эшләгән офиска Рафис исемле кеше килде. Ул да хатыны белән аерылган. Ничектер бик тиз уртак тел таптык без. Табигать, күрәсең, үзенекен итә, очраша башладык. Тик элекке иремне оныта алмыйм гына. Үзем Рафис кочагында, күз алдымда – Рөстәм. Кызым әтисенең яшь бер хатын белән яши башлаганын әйткәч, эчемдә нинди бураннар уйнаганын белсәгез... Көнләштем. Үлеп көнләштем. Тик берәүгә дә сиздермәдем. Бер көн шулай уйланып утырганда теге чегән хатынының сүзләре искә төште. Ике тапкыр кияүгә чыгасың дигән иде, дөресен күргән икән бит. Мин Рафистан тәкъдим көтә башладым, тик ул ашыкмады... 

Без аерылып 4 ел үткәннән соң, кызыбыз кияүгә чыкты. Уртак бәхетебез булган кызыбыз туенда Рөстәм  белән күрештек. Коры гына. Күзгә-күз карашмыйча. Башта бер-беребездән ерактарак торырга тырыштык. Тик кода белән кодагый булгач, ничек аеры-чөере йөрисең? Әле бергә торгызып сүз әйттерәләр, әле җырлаталар, әле биетәләр. Әйе, кияү белән кәләш биегәндә яннарында әти-әниләрен дә биетик дип тәкъдим итте тамада. Бөтен кеше каршында карышып булмый. Тын гына агылган музыка астында бер-беребезнең каршына килеп бастык. Ул билемә кулын салуга, тәнемнән ток узган кебек булды.  Назлар онытылмаган иде! Минем дә кайнар сулышым аны дулкынландырып алды кебек. Әкрен генә тагын да үзенә якынрак тартты. Күзләр күзгә очрашкач...  онытылды... бар үпкәләр онытылды... 

– Сагындырдың,– дип пышылдады Рөстәм. Бер сүз эндәшмичә, күз генә сирпедем дә, башымны күкрәгенә куйдым. Ике бит алмам яна иде. Әйтерсең мин япь-яшь кыз бала, беренче кат егетләр кочагында вальс әйләнәм. Башым әйләнеп китте. Әллә хатирәләр дулкыны исертте, әллә яшьләрне котлап күтәреп куйган бер бокал шампан шәрабы... Әнә шул биюдән соң без аерылмадык та бугай инде. Кабат, кабат чыгып биедек. Кызыбыз нидер сизгән, ахры.  Елмаю балкыган йөзенә тагын да бәхет чаткылары өстәлде. Ул әкрен генә миңа күз кысып алды. Туйдан соң Рөстәм белән безгә кайттык. Бер-беребезгә карата булган хисләр, назлар 4 ел буе бикләнеп торганнан соң иреккә чыкты ул төнне. Икенче көнне уянуга Рөстәм:  

–  Мин сине шундый сагынганмын, – дип кабат кочагына алды. 

– Мин дә... 

– Әйдә, кабат өйләнешәбез. Яңадан яшьлеккә кайтыйк әле, Лена... 

Өйләнештек. Ә бит чегән хатыны һич алдамаган. Ике тапкыр кияүгә чыктым, ирем – гомерлек ярым. Хәзер безне бары үлем генә аерасын беләм инде. Ә гомер шундый тиз уза. Ирем янәшәсендә һәр көннең ямен тоеп, туйганчы сөеп-сөелеп калырга телим.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу гаилэгэ бэхетле тормыш телим

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хикэйэне укыным бик матур эйтелгэн, азагыла матур боткэн. Мин уземден язмышымды уйлап уйга калдым. Беззе улем айырзы, юкхыныу косло.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер берен яратып тормыш корганнарга шулай матур гомер итэргэ язсын!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик шэп хикэя

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу язманы укыганда күңелем тулды.Бик ошады.Әүвәл ахыры хәерле булсын!Бәхетле булсыннар!!!

            Хәзер укыйлар