Логотип
Күңелеңә җыйма

Ике дөнья чигендә

“Тагын бераз гына ятып торыйм әле”, дип күземне йомып, икенче якка борылган идем, кинәт исемә төште — без бит бүген моргка барабыз! Йокымны юып алгандай булды. Ут капкандай сикереп тордым. Соңара күрмим!

Очрашырга килешкән вакыттан нәкъ ярты сәгатькә иртә килгәнмен. “Көтәсе була инде”, дип уйларга да өлгермәдем, әллә кай арада группадашлар җыелдылар да беттеләр. Көлешә­без, “безгә нәрсә булды икән бүген?” дибез. Берсе дә иртәнге чәйне эчмәгән, авызына ризык капмаган — моргка барабыз бит, ни буласын кем белгән.

Сүз гел бер тирәдә әйләнә. Әле генә караган куркыныч фильмны, аның өрәкләр, череп таркалган мәетләр турындагы өлешен ис­кә төшерәбез. Һәркай­сы­бызның телендә бер сорау: “Мәетләрне күрсәтерләрме икән?” Арадан кемдер: “Без­не, гомумән, нәрсәгә алып баралар соң монда?” — дигәч, бермәлгә аптырап калдык. Чынлап та, нигә икән? Булачак юристлар бит, тормышның бу ягын да күрсеннәр, диләрдер инде. Үзе­безне-үзебез сынап караудыр да — без боларга әзер­ме, юкмы? Алай дисәң, адәм баласының сайлау мөмкинлеге шактый чикле түгелмени: бер якта — өеңдәге диванда тыныч кына кырын яту, икенче якта — үтереш, суеш. Нигә икеләнеп торырга. Әйе, без бөтенесен дә беләбез, һәммәсенә дә әзербез!

“Суд-медицина экспертизасы” дигән элмә тактага җиткәч, уңга, киң генә, кешесез бер тыкрыкка борылдык. Сөйләшүләр сирәгәйде, шаяртасы, көләсе дә килми башлады. Азрак атлагач, бөтенләй тындык.
Морг дигәннәре әлләни зур булмаган бина икән. Ишек төбенә машиналар тезелгән. Ниндие генә юк — кайчандыр ачык яшел төстә булып, хәзер искергән, пычракка  чумган   “Москвич”­тан башлап көмеш төсле “Тойота-авенсис”ка кадәр бар. Алар янында төркем-төркем булып кешеләр басып тора: ирләр, хатын-кызлар, яшьләр, картлар… Кыч­кырып сөйләшүләр бөтенләй ишетелми. Йөзләр — болытлы көн кебек караңгы. Бала-чага күренми дисәм, эскәмия янындагы төркем тирәсендә ике бала чабып йөри. Зуррагы  —   кыз,   кечкенә­се — малай. Берсенә — өч, икенчесенә биш яшьләр тирәседер. Эскәмиядә утыручы ак яулык бәйләгән яшь хатыннарның берсе — әниләредер инде — балаларның әле берсен, әле икенчесен кочып үкси. Кеч­кенә малай да, апасы да тизрәк аның кочагыннан ычкынырга, җиргә төшәргә дип тыпырчыналар. Бәләкәй­ләр шул әле, берни аңламыйлар…
Кинәт бик-бик күңелсез булып китте…

Егерме бишләп кеше җыелдык. Безне күргәч, дүртенче курслар йөзләренә гаҗәпләнү кыяфәте чыгардылар, имеш, нишләп йөрисез, сезне, вак-төяк ыбыр-чыбырны, барыбер бит мон­да кертмәячәкләр. Читкә китеп бастык.
Бераздан ишегенә “Актлар залы” дип язылган бүлмәгә керергә куштылар. Дүртенче курс студентлары алдында “кемнең сүзе өстен чыгар” дигән баягы горурлыкның эзе дә калмады. Болай булгач, өметләр аклан­мады — безгә монда бернәрсә дә күрсәтергә җыенмыйлар.  Тик нәтиҗә­не ашыгыбрак ясаганбыз. “Телә­ге бар­лар моргка да керә ала”, — диделәр. Берничә кеше шунда ук баш тартты…

Озын коридорның икенче башындагы ишеккә килеп җиткәч, борынымны ку­лым белән кысып тотам да эчкә атлыйм. Өстәлдә — өлкән яшьтәге бер хатын-кыз мәете. Эче өреп тутырган сыман кабарган. Гәүдәсенең ярты ягы зәңгәр төскә кергән. Бармакларымны әкрен генә бушатып карыйм — түзмәслек түгел, ис юк диярлек, суларга була. Һава салкынча. Өстәл янында ак халат, марля битлек, перчаткалар кигән, фирүзә төсендәге алъяпкыч япкан бер ир-ат тора. Кулында ике метр ярымнар тирәсендәге озын агач линейка. Ул аны бик оста, җитез генә итеп мәрхүмәнең гәүдәсе буйлап йөртә, нидер үлчи һәм, безне бөтенләй күрмәгәндәй, компьютер артында утырган кызга, тып-тыныч тавыш белән үлчәгәннәренең нәтиҗәләрен әйтә: “Күк­рәк читлегенең уң ягында 3 см зурлыкта кызарган урын бар…” Тегесе әллә ишетмәде, әллә аңламады, монитордан аерылып, артына борылды:
— Өч сантиметр, дисезме?

Безне икенче бүлмәгә үтәргә чакырдылар. Ишек төбенә җиткәч: “Эчкә узаргамы, юкмы?” дип аптырап калдык — өстәл өстендә бөтен эчке әгъзалары алынып янына куелган гәүдә ята…
Арттан ашыктыра башладылар. “Йә, нишлисез, керәсезме? Алай булгач, нәрсә өчен килдегез соң монда?” Чынлап та, нигә дип җебеп төштек әле?! Булган бар көчемне бер йодрыкка (дөресрәге, аякларга) туплап, бусагадан эчкә атлыйм. Хәтта суларга да оныттым бугай.

…Өлкән яшьтәге озын гына буйлы ир-ат гәүдәсе. Ул шулкадәр дә ябык — тире белән сөяктән генә тора төсле. “Организмы бик нык йончыган, хәлсезләнгәнлектән ике көн элек үлгән”, — диделәр. Мәетнең эче, әйткәнемчә, буш. Корсак куышлыгында нинди орган булса, барысын да алып читкә куй­ганнар. Мин аларга, шулай чагыштыруымны гафу итегез, халык төркемендә таныш йөзне күргәндәй кебек итеп карадым. Чөнки алар зурлыклары, төсләре белән дә без күреп белгәннәрдән аерылмыйлар диярлек.

Баскыч буйлап аска, подвалга төшәбез. Суыткыч мон­да урнашкан икән. Мәетләр берсе өстендә берсе ята — ком тутырылган капчыкларны өеп куйган кебек. “Кыз­ганычка каршы, суыткычыбыз кечкенә, бәйрәм арасы булганлыктан, халык туганнарын алып өлгермәде”, — диделәр.

Кире өскә күтәрелгәндә озата йөрүчебез гафу үтенгән тавыш белән: “Игътибар итмәгез инде, подвалдагы стеналарның буявы капкан, тиздән ремонт ясыйбыз”, — диде. Аның бу сүзе урынсыз, мәгънәсез булып тоелды: күр, монда никадәр мәет, ә ул ремонт ди?!

Ак тукымага төрелгән — кәфенләнгән мәетләр кырыннан, ярганнан соң инде тегелгән — эчләренең буеннан-буена җөй эзе сузылган шәрә гәүдәләр янын­нан узабыз. Кайсы ишекне ачсаң да, өстәлләр янында халат һәм алъяпкыч кигән яшь кенә ир-ат һәм хатын-кызлар кайнаша. Үзара сөйләшкән сүзләре безнең институт ашханәсе пешекчеләренекеннән аерылмый. Шундый сәер…

Мәетләргә грим сала торган җиргә кереп чыктык, ритуаль хезмәтләр күрсәтелүче бүлмәгә сугылдык. Аннан, белмим, әллә куанып, әллә үкенеч, кызгану, әрнү хисләре белән чыгу юлына таба атладык. Күз карашым берничә мизгелгә генә егерме яшьләрдәге чибәр генә егет мәетенә тукталды. Бер карасаң, аңа берни дә булмаган, ял итәргә дип кенә сузылып яткан кебек — модалы итеп кистерелгән кара чәч, аз гына ачылып торган кара күзләр. Һәм… инде бернәрсә дә аңлатмаучы караш. Бернинди хис юк. Шулай ук — уйлар да…
Актлар залына кереп утырдык. “Сез түбән курста, без — югарыда” дип сүз көрәштерүләр онытылды, без хәзер һәммәбез дә бер — йөзләр ап-ак, уйлар — әле генә күргәннәр тирәсендә бөтерелә.

Суд-медицина экспертизасы теориясен тыңлыйбыз. Укытучының сөйләгәннәрен колак ишетсә дә, алар аңга барып җитми. Без менә монда, заманча җиһазландырылган залда утырабыз, ә анда — стена артында гына — яшәү белән үлем арасындагы чик уза. Андагылар бу чикне инде атлап чыккан. Җирдә яшәгәндә нинди булганнар — баймы, ярлымы, чибәрме, ямьсезме, бәхетлеме, әллә бәхетсезме — боларның берсе дә хәзер инде мөһим түгел, алар барысы да буйдан-буйга сузылган җөйле эчләре белән, шәрә килеш өстәлләрдә яталар.

Урамга аяк баскач кына сиздем — коточкыч арыганмын. Үзем уйлаганча ук көчле дә түгел икәнмен. Аннан, минем хәзер үк әтием белән әниемне күрәсем килә икән. Кулым әтинең телефон номерын җыя…
Бертуктамый үзебезне иснибез. Киемнәрдән нәкъ элеккегечә үзебезнең ис килә кебек, шул ук вакытта мәетләр исе дә сеңәргә өлгергән кебек. Әллә тоела гынамы шунда?!

Институтка кайтырга дип автобуска утырдык. Гөрләшеп сөйләшеп барабыз-барабыз да  кинәт тынып калабыз, һәркайсыбыз үз уена чума… Юл буе ике исерек егет колак төбемдә вак акча саныйлар. Џич кенә дә ун сум җыя алмыйлар. Боларны “яши” дияргә тел әйләнми, әмма әлегә алар чикнең теге ягында да түгелләр. Ул якта ни-нәрсә барын белү безгә бирелмәгән. Әмма әлеге чиккә җиткәнче тормышның һәр мизгеленә куанырга, аңардан ямь-тәм таба белергә хак­лыбыздыр… Әнә күктә кояш ничек балкый, каурый болытлар йөзә, күзен көнгә ачкан гөл ничек сөенә. Бер генә сүздән торган SMS-хәбәр килеп төшә: “Елмай!” 

Күңелсез тәмамланган киноның ахырында рәхәтләнеп елап тынычлык тапкан кебек, җандагы бу авырлыктан елап котыласы килә. Тик күздән яшь чыкмый. Тизрәк өйгә кайтып юынасы да бик килә. Аңлап кына бетермим — әллә шулкадәр үлемне күргәч җанга кереп оялаган авырлык хисен юып төшерәсе килә, әллә шул үлемнән курку хисен?! Ә аннан, юынганнан соң, йокыга таласы иде. Тизрәк яңа көн тусын да, монысы артта калсын, онытылсын…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язманы укыгач утканнарга айланеп кайттым,НАК шундый халне улым сойладе моргтан кайткач,ул да юрислыкка укый иде .Диплом гына алырга олгермаде балам.....

    Хәзер укыйлар