Логотип
Күңелеңә җыйма

«Чәч үсте, чәчтарашханәгә барасы килә!»

Бетәр бит инде бу, име? Туннельның да очында яктылык була, диләр бит. Менә шул яктылыкка әзерләнә башларгадыр бәлки?! Эшлисе эшләрне, күрешәсе кешеләрне барларга...

Бетәр бит инде бу, име? Туннельның да очында яктылык була, диләр бит. Менә шул яктылыкка әзерләнә башларгадыр бәлки?! Эшлисе эшләрне, күрешәсе кешеләрне барларга...


Бу көннәрдә иҗат кешеләре белән аралашып, хәлләрне белешеп торабыз. Күпләр бу катлаулы көннәрнең озакламый узасына ышана, күңел күтәренкелеге сакларга тырыша. Үзизоляция тәмамланганнан соң, кемнәр нәрсә эшләргә җыена?!

Рамил Хәйруллин, алып баручы-җырчы:
«Карантин бетү белән иң беренче чиратта дәү әниләр янына кайтырга иде. Аннары барлык туганнар белән очрашып, күрешеп хәлләрне белешәсе килә. Мәчеткә барырга исәп. Чәчтарашханәгә дә барасы килә, чәчләр үсте инде. Эшләр, кәсепләр турында борчылмыйбыз, алар барысы да Аллаһ кулында. Бу хәлләр тизрәк бетүен, узуын телим. Барлык кешеләр дә тыныч кына яшәсен иде. Бу безнең барчабызга да кимчелекләребез, хаталарыбыз өчен сынаудыр. Дөнья артыннан гына куарга кирәкми, бераз уйланырга да вакыт җиткәндер. Минемчә, карантиннан соң башкача булачак. Дус-тату яшик!»  

Гөлнара Җәлилова, бүгенге көндә гаиләсе белән Грозный шәһәрендә яшәүче журналист:
«Балаларны җитәкләп, иркенләп, ашыкмыйча саф һавада паркка барып, тормышның матур, рәхәт булуына сокланып йөрисе килә. Болай төшенкелеккә бирешмибез, башлар исән-сау булсын! Бу зәхмәтне бергәләп үткәреп җибәрергә язсын! Аллага шөкер, табыннарыбыз мул, ашарга ризыгыбыз, торыр җиребез бар. Тизрәк гадәти тормышка кайтып, элек күреп җиткезмәгән гадәти әйберләрнең тәмен белеп яшәп китәсе килә.» 

Динә Закирова, скрипкачы:
«Үзизоляция беткәч, мин җиң сызганып ял иткәндә корган планнарымны чынга ашырырга ашыгачакмын, Алла боерса! Бассейнга барырмын, йөзәсе килә. Дусларым белән очрашып, күрешеп рәхәтләнеп аралашып утырасы иде.» 

Гөлчәчәк Шәйхетдинова, тележурналист: 
«Авылга кайтырга, урманга, Иделгә барырга, мунча керергә хыялланам, Алла боерса!»

Илүзә Галиәхмәтова, блоггер:
«Бу көннәр озакка сузылмас, тизрәк бетәр дип өметләнәм. Эш урынына барасы иде. Авылга кайтып бакчаларны карарга, кишер утыртырга вакыт җитте. Казанда ремонт белән дә эшне бетерәсе бар.»  

Ильмира Нәгыймова, җырчы:
«Кредитларыбыз, ипотекаларыбыз бар, шуңа күрә үзизоляция тәмамлануга эшкә тотынасы иде.»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар