Логотип
Күңелеңә җыйма

Болганчык еллар корбаны

«Озын буйлы, киң җилкәле, кап-кара чәчле бу егетне күргән саен сокланып туя алмый идем. Үзе чибәр, үзе акыллы, белемле, итәгатьле иде». Әни күрше фатирда яшәгән апаның бүген инде 50 яшен тутыручы малае хакында әнә шулай мактап сөйләргә ярата. Минем исем китә. Кирәк бит шулай үзгәрергә?

«Озын буйлы, киң җилкәле, кап-кара чәчле бу егетне күргән саен сокланып туя алмый идем. Үзе чибәр, үзе акыллы, белемле, итагатьле иде». Күрше фатирда яшәгән апаның бүген инде 50 яшен тутыручы малае хакында әни әнә шулай мактап сөйләргә ярата. Минем исем китә. Кирәк бит шулай үзгәрергә?

Бүген «егет» урамдагы сәрхушләрдән әллә ни аерылмый: сәләмә генә киенгән, ябык гәүдәле, ике бөртек чәче булган ямьсез генә кеше. Калын пыялалы, кадими заманнан калган күзлеген дә киеп куйса, куркып качарлык. Әнисе инде 5–6 ел элек бакыйлыкка күчте. Ә улының шушы йортка кайтканына, әле күп булса, берәр елдыр. Аңа кадәр кайда йөргәнлеге, нинди хәлләр кичергәнлеге турында  билгеле түгел. Фәрит исемле икәнен генә  беләбез. Калганы әнисе сөйләгәннәрдән әкренләп ачыла төште. Мәгълүмат күрше-күләмгә бөртекләп кенә бирелде. 


Мин бу «чибәр» кешенең егет чагын бөтенләй хәтерләмим. Без үсә төшеп, бераз акыл керә башлаганда, ул юкка чыккан иде инде. Хәер, аны күрмәсәк тә, барлыгын белеп яшәдек. Чөнки әнисе Гөлбикә апа безгә чәйгә кергән саен улы турында истәлекләр сөйләми калмый иде. «Фәритебез мәктәптә гел «бишле» билгесенә генә укыды, җаным. Бер генә ярышны да калдырмыйча чаңгыда чаба иде. Гел үземә охшаган», – дип, Гөлбикә апа горурлык хисен яшермәде. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Фәрит Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Аны да кызыл дипломга бетерә. Дөрес, бу уңышларының рәхәтен генә күрә алмый. Яшьлеге чәчәк аткан чагы 90 нчы елларга – үзгәртеп кору чорына туры килә аның. Өстәвенә, Казанда криминалның да «чәчәк аткан» вакыты. Ул чакта җәмгыятьнең нинди законнар буенча яшәгәнен аңлатып тору кирәкми. Коточкыч еллар. Яшь белгеч тә «разборкалар»га эләккәндер, күрәсең. Нәтиҗәдә, аны кеше үтерүдә гаепләп, утырталар. Без бу хакта дистә ел узгач кына белдек. Кинәт кенә юкка чыккан Фәрит безнең өчен «ерак командировкада» иде. Әнисе шулай диде. 


Еллар бераз тынычлана башлагач, Гөлбикә апа да ачыла төште. Улының бер гаепсезгә төрмәдә утыруы турында өзгәләнеп сөйләде. Иң аянычы: ул аны конвой белән озатылганнан бирле бер тапкыр  да күрмәгән. Башта улын Иркутск якларындагы колониягә җибәрәләр, соңыннан Ижауга кайтаралар. Әмма Гөлбикә апа, сәламәтлеге начараю сәбәпле, анда да чыгып китә алмады. Шунысы гына билгеле, уңай характеристика һәм яхшы тәртибе өчен Фәрит төрмәдә чагыштырмача иркен шартларга күчерелә. 


Гөлбикә апаның бердәнбер улыннан кала, башка якын кешесе юк, дип йөргәндә, оныгы пәйда була. Төрмәгә эләккәнче Фәрит язылышмыйча гына бер хатын белән очрашкан. Кызы туган, ләкин ул хакта әнисенә әйтмәгән. Балага 10 яшь тулгач кына, килен кайнанасын эзләп табарга була. Гөлбикә апаның шатлыгы эченә сыймый. 
Күрше апа 20 ел дәвамында көн саен улым дип йокыга ятты, улым дип уянды. Әни кеше өчен бу нинди сынау булганын хәзер  генә аңлый башладым. Гөлбикә апа сер бирмәде. Ул кадерле газиз баласының өйгә кайтуын еллар буе көтте. Аңа танышлары аша пенсиясенә алынган күчтәнәчләрен юллады. Адвокатлар яллап җинаять эшен яңадан тикшертте. Дөрес, аңа карап, нәтиҗәсе әллә ни үзгәрмәде. Әмма өмет белән яшәү әни кешегә көч бирде.        


Бер көнне нотариуска баруын кереп сөйләде Гөлбикә апа. Фатирын улына яздырып кайткан. Иреккә чыккач, аягына ныклап басарлык торагы булсын дигән. Күңеле сизгән ананың. Оныгы үсеп җиткәч, бу фатирга кул суза башлый. Аннан бигрәк егете үткен булып чыга. Янәсе әби үлсә, онык – бердәнбер нәсел дәвамчысы. Фәрит бөтенләй урамда каласы булган икән дип уйлыйбыз хәзер. Ул онык Гөлбикә апага, гомумән, рәхәт күрсәтми. Бу кызның язмышы шулай ук катлаулы. Әти тәрбиясен күрми, әнисе яшьли үлеп китә. Әбисе белән яши башлагач кына бер егет белән таныша. Ул тәмам башын әйләндерә аның. Фатирга кызыгыпмы, Гөлбикә апаның йөрәген ашыйлар. Соңыннан икесе дә юкка чыга.  


Улының иреккә чыкканын сәгатьләп көткән ананың бу кайгы-борчуын йөрәге күтәрә алмый. Моннан 5–6 ел элек, Фәрите белән күрешә алмыйча, үлеп китә. Бәлки, шулай яхшырак та булгандыр дип уйлыйбыз. Ул улын яшь, чибәр, сөйкемле егет итеп күз алдына китереп яшәгәндер. Фәритнең үзгәрүен күреп, йөрәге бик нык теленер иде. 
Фәритнең әнисе фатирына кайтканын без сизмәдек тә. Лифт янына таныш булмаган ир кеше чыгып баскач кына, абайладык. Әни тартынып тормаган, «Син Фәритме?» – дип сораган. Әйе, дип баш каккан ирдән  шундук хәл-әхвәлләрен сораша башлаган. Берзаман фатирыннан төрле вакытта төрле хатыннарның чыгып китүен күрә башладык. Әни болар хакында да белешкән. «Алар минем хатыннарым», – дигән Фәрит. Баксаң, аның колония саен бер хатын булган. Һәрберсеннән бала да бар! Телгә оста, белемле, укымышлы, чибәр егет төрмәдә утырып та хатыннарны үзенә гашыйк итә алган, күрәсең. Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме, Гөлбикә апа үзенең «бай» дәү әни булуын белмичә китеп барды...


Бүген инде Фәрит чибәрлеге белән мактана алмый. 20 елдан артык колонияләрдә «йөрүе», холкына да тәэсир итми калмагандыр. Ә бит тормышы башкача башланса, ул хәзер зур урында эшләүче җитәкче булырлык булган. Ярый инде хәзер  үзенә ипи-тозлык акча юнәтә ала. Халыкка юридик хезмәтне бушлай күрсәтүче оешмага киңәшче булып урнашкан. Хуҗасы – элеккеге курсташы. «Башка дуслар белән элемтәләр юк, аларны таба алмыйм», – дип зарланган әнигә. Гөлбикә апаның горурланып үстергән улы бүген шундый язмышка дучар. 
   
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар