Логотип
Күңелеңә җыйма

“Бәлки” белән дөнья тулган шул...

Мине урлап киттеләр. Күзгә карап, әти-әнием белән сөйләшеп, бөтенләй яратмаган кешемә урладылар.
Училищены тәмамлагач, мине үзебезнең районның бер авылына башлангыч мәктәп укытучысы итеп билгеләделәр. Яшәвем клуб мөдире булып эшләүче Хәлимә апа йортында. Агачтан салынган ике бүлмәле йорт иде ул. Кухняда ашыйбыз, икенче якта язабыз-сызабыз, ял итәбез.

Фатир хуҗам зарланырлык булмады анысы. Тик эшенең кич башлануы гына пошаманга сала иде. Ни дисәң дә, төнге унбергә кадәр ишекне бикләмичә көтеп ятарга кирәк, ә иртәгесен иртүк торып мәктәпкә барасы.

Булачак ирем Фәндәс ул вакытта тирә-якта атаклы баянчы буларак танылып, мәктәптә җыр дәресе укыта иде. Шаян, җор телле, бер итәкне дә яныннан җибәрә торганнардан түгел үзе. Беренче күрүемдә бер дә ошатмадым мин аны. Әллә ничек шунда, шадра битле, сары чәчле, масаерга ярата. Мин мәктәпкә килгән көннән үк артымнан калмыйча йөри башлады. Кирәксә-кирәкмәсә дә бүләк бирә, кич утырырга чакыра. Җитмәсә, Хәлимә апа да җае чыккан саен, ычкындырма, әйбәт егет бит, ата-анасы байлар, дип теңкәмә тия. Ул вакытта Фәндәс турында уйлау исемдә дә юк, армиядәге егетем Хәлим белән хат алышабыз. Бу турыда Хәлимә апа да белә, тик барыбер дә Фәндәскә үгетли.

Бу авылда бер ел укытканнан соң, үз авылыма, әти-әнием янына кайтып киттем. Туган ягыма кайтуыма бер шатлансам, бәйләнчек Фәндәстән котылуыма ике шатландым. Ләкин борчуым да юк түгел: кисәк кенә Хәлимнән хат килми башлады. Берне түгел, икене, өчне яздым, җавап күренмәде. Серен соңыннан гына белдем. Мин авылга дип кайтып киткән ял көннәрендә Фәндәс Хәлимә апаларга килеп йөри торган булган. Минем кәгазьләрем арасыннан Хәлимнең хатларын табып алган. Хәлимә апа белән сүз берләшеп, егетемә хат язганнар болар. Янәсе, минем башка егетем бар һәм тиздән мин кияүгә чыгам. Бу турыда еллар үткәч кенә, үзе дә гаиләле булып, минем дә өч балам туганнан соң, уйламаганда гына район үзәгендә очрашкач, Хәлим үзе әйтте. Ләкин соң иде шул инде.

Фәндәскә кияүгә чыгуым болайрак булды. Район үзәгендә эшли идем. Мәктәпләр арасында конкурска Фәндәс тә килгән. “Җәйгә өйләнәм”, — ди бу. “Котлыйм”, — дидем. Үзе миңа карый, үзе нидер уйлый. “Туема килерсең бит?” дигәненә, шатлана-шатлана: “Килмәгән кая, котлап җыр да җырлармын әле”, — дидем. Куен кесәсеннән балдаклар чыгарды бу. Миңа күрсәтә, янәсе. Шаярып кына булачак кәләшнекен киеп карадым. “Бәй, миңа да чак икән бу”, — дим. “Шулайдыр шул, булачак хатынны сиңа охшаганнар арасыннан эзләп таптым, йөрәгемне ярып киттең бит”, — ди Фәндәс.

Уенын-чынын бергә кушып сөйләшкән бу күрешү хакында мин инде борылу белән оныттым. Берничә атналап вакыт узгандыр, капка алдыбызга берничә машина килеп туктады. Матур итеп бизәлгәннәр үзләре — туй машиналары. Берсеннән Фәндәс төште дә, туп-туры өебезгә таба атлый башлады.
— Саумы, мин сине туйга алырга килдем, — ди, минем аптырап карап торуымны күргәч.
— Мине әти-әни җибәрми, — дим.
Фәндәс, мин аларны үзем ризалатам, дип, бу вакытта бакчада кайнашкан әти белән әни янына чыгып китте. Карыйм, ярты сәгатьләп вакыт үткәннән соң, күзләре яшьләнгән әни кереп килә. Үзе:
— Кияүгә чыгасың килгәч, алдан әйтәләр аны, көне килеп җиткәч, кыз сорау буламыни ул? — дип миңа сукрана. Һаман да эшнең нидә икәнен аңлый алмыйм бит әле.
— Әни, мин кунак булып кына барам бит, — дим.
Әни белән сүз көрәштерә торгач, Фәндәснең мине алмага килгәнен, кәләшнең бүтән кеше түгел, ә үзем булачагын аңладым. Көләргә дә, еларга да белмим. Ләкин кеше сүзе белән исәпләшкән әти белән әни ул көнне мине көчләп диярлек Фәндәскә тагып җибәрделәр. Үзләре дә кешелеккә кия торган киемнәреннән киенеп, кодалар белән танышырга туйга киттеләр.

Шулай итеп, туй күлмәгем дә булмаган көенчә, мин кәләш идем. Туй үткәч, ике ай башым күтәрми еладым.
— Дөнья бетмәгән лә, көнозын урында аунамасаң, — дип каенана каныма тоз коя торды. — Минем улым кебек акыллы, талантлы баланы кайдан тапкан булыр идең, бәхетеңә шөкер ит тә, тик елмаеп йөр, — ди.

Аерылу турында еш уйласам да, иптәш кызлар, таныш-белешләр алдында оялдым. Ул вакытларда кияүдән кайткан хатыннар турында ниләр генә сөйләмиләр иде: кыз булмаган икән, ире куып чыгарган икән... Мин әнә шул сүзләрдән курыктым да, тешемне кысып, яшәргә тырыштым. Фәндәс гел, сине генә яратам, дип тәкрарлап торса да, башка хатыннарга да күз салгалады. Иң гарьләндергәне: ул йөргән хатыннарның миннән бер генә артык җирләре дә юк иде бит. Болар турында белгәч, китү турында ешрак уйлый башладым. Ләкин әни: “Кеше ни әйтер, берәүнеке дә алтын түгел”, — дип, һаман да шул кеше сүзеннән куркып, миңа кирегә юл юклыгын искәртә торды.

Өметсез көннәр белән тулган еллар бер-бер артлы үтте. Юанычым булыр дип, башта Илназымны алып кайттым, аннан соң игезәк кызларым туды. Әйтмим, Фәндәс алар өчен әйбәт әти. Балаларым, дип үлеп тора. Ләкин икебез арасында гына җылылык юк. Бәлки, мин үзем дә гаеплемендер: аның яратуын беркайчан да кабул итәргә теләмәдем. Тәкәбберләрчә яшәвемне дәвам иттем. Азрак наз, җылылык күрсәтсәм, бәлки Фәндәс хыянәт турында уйлап та карамас иде. Кем белә инде, “бәлки” белән дөнья тулган шул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланыкы Инде барсыда туачак балалар халэль жефеть. Сез просто мечтали узгэ егет белэн булырга. Кем белэ бэлки ул бэхетле ясамас иде сезне. Ходай белеп кыла. Мэхаббэтсез авыр конечно самый байдык балалар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул Фэндэс барыбер йоргэн булыр иде дип уйлыйм. Кызны ничек итеп аерган яратканы белэн, эти-энисеннэн матур итеп кулын да сорый белмэгэн. Нэрсэ котэргэ инде мондыйдан. Ярый инде авторны кыерсытмаган, балаларны яраткан. Бар яклап та черегэн кеше тугел. Э бит "Соембикэ"дэ дэ торле хэллэр турында язалар: улеп бетеп яратып, кыз бик риза булып кияугэ чыгып, хатын-кыз да, балалар да бэхетсез булган очраклар да бар.

      Хәзер укыйлар