Логотип
Күңелеңә җыйма

Биш меңлек игътибарсызлык

1983 елда ирем белән икебезгә бакча өчен җир кишәрлеге бүлеп биргәндә, 34 елдан соң моны кабат үзебезнеке итәр өчен никадәр көч, вакыт һәм чыгым кирәк булыр дип башыбызга да китермәгән идек. 

Безгә биргәндә ачык ялан булган бу җирләрне уңдырышлы кара балчык иткәнче күпме хезмәт кергәнен үзебез генә беләбез. Ирем, ун ел буе, эштән соң бара-бара, алны-ялны күрмичә, үз көче белән кирпечтән ике катлы бакча йорты салды, мунча күтәрде.
Бу җирне инде бер тапкыр хосусыйлаштырган идек. Аннан соң да берничә тапкыр документларны үзгәртергә туры килде. Ел саен дигәндәй, законга үзгәрешләр керә дә, җир документларын кабат үзгәртергә туры килә.

Быел менә бакчабызны сатарбыз дигән идек. Кулдагы кәгазьләр тагын яраксыз булып чыкты. Былтыр кадастр номерлары алган идек, быел җирне межалатырга да кирәк икән. Җирне хосусыйлаштырган вакытта йорт күрсәтелми калган. Хәзер үзебез салган шушы йортыбызны да хосусыйлаштырасы, ди. Бу эш белән йөрүчеләр белә инде: анда һәр кәгазь, һәр тамга түләүле. Алары – аерым бер тарих. Сүзем ул хакта түгел. 

Шушы бакча документлары артыннан йөри башлагач, Казанның үзебез яшәгән район БТИсына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Хәзер шунысы ярый – бер оешма икенчесеннән документларны электрон рәвештә генә соратып ала. Документлар ярты сәгатьтән килеп тә җитте. БТИ хезмәткәре – яшь кенә кыз озаклап нәрсәләрдер язды да, кәгазьләрне безгә тоттырып, күрше бүлмәдә генә урнашкан банк бүлекчәсенә акча түләргә җибәрде. Бик ашыга идек, ниһаять документларны кулга алгач, тикшереп тә тормастан, шул килеш кенә 4678 сумны түләдек. Йә, кем инде тикшерми генә документларны кабул итеп ала?! Бу очракта гаеп безнең үзебездә дә бар.

Инде монысы булды, дип, тынычлап кайтып китсәк, БТИдан кабат шалтыраталар. Баксаң, электрон аша безнеке урынына башка бер кешенең документларын җибәрелгән. Мондагылар карамыйча безгә биргән, без дә тикшерми генә алып тыгып куйганбыз, өстәвенә, хәзер кешенең документлары өчен банкка да түләгәнбез булып чыга.

Мондый хәл бер безнең белән генә булса, очраклылык, дияр идең. Юк шул. Болар һәр эшкә дә шулай җавапсыз карарга өйрәнгән, ахрысы. Беренче барганда, бер егетнең елар чиккә җитеп: «Инде нишләргә?» – дип гаҗизләнеп соравына игътибар иткән идем: баксаң, егетнең 90 квадрат метрлы өйләрен БТИ хезмәткәрләре 40 квадрат метр итеп ясап биргән. Хәзер өйнең кәгазьдә күрсәтелгәннән күпкә зуррак икәнен фәкать суд аша гына дәлилләп буласы икән. Егетнең, бик каты ачуланып, чарасыз чыгып китүдән башка хәле булмады. 
Инде менә безнең белән шундый ук хәл. Һәм бу да соңгысы түгел. Кулыбызга адашып килеп кергән теге документларны илтә барганда, безнең алда торучы ханымның да кәгазьләре буталган булып чыкты. Нихәл бу? Документлар белән эш иткәндә болай да сак һәм игътибарлы булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар