Беренче мәхәббәт дигәннәре...

Миңа унсигез яшь. КДУ-ның I курсын тәмамладым. Зөлфәт белән дә шунда таныштым. 1 сентябрь иде. Көн кояшлы, аяз күктә болытлар йөзә, дөнья рәхәт, дөнья киң. Ул үзе минем яныма килде дә: “Син миңа ошыйсың, әйдә очрашыйк”, — диде. һәм мин, ике дә уйламыйча, риза булдым. Тик аның белән очраша башлаган көннән үземне уңайсыз хис иттем. Ул миңа шәхси милке кебек карады, әйтерсең лә мин аның хатыны. Башка кешеләр белән сөйләшергә дә, исәнләшергә дә рөхсәт итми иде. Ямьсез, авыр сүзләр белән мине кыерсытты, рәнҗетте. Ә мин, җүләр, барысына да сабыр итеп түзеп тордым. Зөлфәт кызлар белән аралашырга ярата иде. һәрвакыт минем курсташ кызларым белән уйнап, көлешеп йөрде. Ә үзе миңа: “Яратам сине”, — дия иде. Мин аңа ышанып, барысы да яхшы якка үзгәрер дип көттем. һәрвакыт аның белән ихлас булдым, имтиханнарын уңышлы гына бирсен, дип изге теләкләр теләп, догалар укый идем. Ул минем эчкерсезлегемне аңламаган, күрәсең, хәзер аерылышкач та, мине күргән саен начар сүзләр әйтеп китә. Хәтта аның гаиләсе мине түбәнсетте, әнисе бигрәк тә. Ул миңа сүгенү сүзләре белән кычкырды. Күпме кимсеттеләр, күпме күз яшьләре түктем мин алар аркасында! Гомердә андый сүзләр ишеткәнем юк иде. Авыр сүзләре колагымда әлегәчә чыңлап тора.

Күрәсең, Зөлфәт әнисенең сүзләренә карап шулай кылангандыр. Ул минем хисләремә кагылды, мине алдады: “Без, һичшиксез, бергә булырга тиеш, мине ташлама”, — дип сөйләнә иде. Күңел хисләренә саксыз кагылды ул. Мин хәзер барысын да онытырга, аны уйламаска тырышам. Чөнки аны уйлаган саен, күңелемне бушлык били. 

Менә шундыйрак күңелсез хәлләр белән беренче мәхәббәт дигәннәре үтеп тә бара. Әле мин яшь, алдагы тормышыма тәҗрибә алдым һәм мондый ялгышларны кабатламам дип уйлыйм. Аны башка күрәсем дә, ишетәсем дә килми — ул минем өчен юк. Нахак сүзләр ишетү, әлбәттә, миңа авыр булды, йөрәгемә тирән яра салды. Тик күз яшьләрем, рәнҗешләрем аңа төшә күрмәсен! Мин аңа начарлык теләмим. һәркем үзенчә бәхетле булсын.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8006
    1
    104
  • 8567
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9594
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...