Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер тамчы ярату

Чит илгә ялга барырга путевканы тәмам гарык булган көндәлек тормышымны азга гына онытып торып булмасмы дип алдым. 

Әйе, максатым бер генә иде – ун көн булса да исерек иремне күрмичә яшәү, тынычлану. Соңгы вакытта күңелгә курку кереп оялады – җан тынычлыгымны башка таба алмам да, бу хәлләргә түзмичә исәрләнермен кебек...

Күз үзеңдә булмаганга төшә: Төркия ханымнары ирләренең алиһәләре икән. Хәер, бездән барганнарның да күпчелеге ирләре белән бергә шау-гөр килеп, иркә хатыннар булып кына ял итеп, рәхәт күреп ята.

Боларга карап кәефемне төшерергә ярамый иде миңа. Дөньядагы иң кадерле кешем – газиз балам сау-сәламәт, янымда. Тормышта төрлесен күрдем һәм күптән шуны аңладым: хатын-кыз өчен баладан, аның исән-сау булуыннан да зур бәхет юк. Мондагы икенче шатлыгым исә – диңгез. Ходайның олуг бу могҗизасына мин күптән гашыйк. Зурлыгы, тирәнлеге белән куркыта, шул ук вакытта серлелеге белән үзенә тарта, күңел түрен әллә нинди хисләр белән ымсындыра. Адәм балаларының бер тамчы судан яратылулары шулай суга тартамы икән әллә аларны?!

Онытылып йөздем диңгездә, бар хәсрәтләрем, иремә булган үпкә-рәнҗешләремнән арынырга теләп йөздем. Яр читендә генә чыпырдаучы кешеләрдән эчкәрәк кереп, дулкыннарда ялгызым гына тирбәлеп, үз уйларым белән генә калып, хыялый дөньямда хозурланып... Бөтен гәүдәмә таралган рәхәт талчыгу белән ярга таба атлаганда башыма килгән уйдан хәтта туктап калдым: мин моңарчы үз-үземне яратырга тиешмен дип белмәгәнмен дә ләбаса. Һаман кемнәргәдер ярдәм итәм. «Ә нишләп мине берәү дә кызганмый соң?» дигән вакытлар да булды бит. Бала белән бер тиенсез декретта утырганда, коры сөяккә калсам калдым, зарланмадым. Иремнән көтүнең буш икәнен аңлагач, төннәр буе тәрҗемә иттем, компьютерда текстлар җыйдым. Ничек тә очын очка ялгарга тырыштым.

Миңа да, гомеремдә бер булса да, үземне яратырга, кадерләргә, иркәләргә ярыйдыр бит! Акчамны кызганмадым – тәнемә массаж, битемә маскалар ясаттым, кызу саунада тәнемә сихәтлек өстәдем.  (Төрек мунчасына кергәннәр аның рәхәтлеген хәтерлидер!) Аннан, хатын-кыз өчен әзергә бәзер булып кына табын артына килеп утыру, аш-су, плитә тирәсеннән арынып тору үзе бер ял, үзе үк бәйрәм ләбаса! Ә минем, әни гүр иясе булганнан бирле, инде ун елга якын әзер табынга түгел, кайнар чәйгә дә уянганым юк... 

Теләгемә ирештем – ярсыган  күңел дәрьяларыма ял бирә алдым. Ә бәхетле икәнеңне яшереп булмый, ул шунда ук йөзгә, күзләргә чыга. Үз-үзен яратканнарны башкалар да ярата дию дә дөрес икән. Ир-атның үземә игътибар иткәнен күптән сизгәнем юк иде. Ә аны тою хатын-кызга барыбер кирәк ул. Юк, юк, кем беләндер танышу уема да кереп карамады. Мин андый теләктән ерак идем.

Ерагын ерак идем дә... Ялыбызның ахыргы көннәрендә мине бер күз карашы «эзәрлекли» башлады. Мин аның үземә төбәлгәнен әллә кайдан сизеп алам, нигәдер каушый башлыйм, капкан ризыгымны йоталмый торам, күзләремне качыру өчен тизрәк кара күзлегемне киям... Бер яшердем күземне, ике, ахырда хатын-кыз кызыксынуы җиңде – әлеге карашның хуҗасына күтәрелеп карамыйча булдыра алмадым. Һәм үземә сокланып текәлгән күзләр белән очраш­тым. Отельнең туристлар янында аш вакытында гына күренүче бер хезмәткәре иде ул.

Шул ук көнне кичке аштан соң улым белән ял итеп утырганда, аның белән безнең карашлар тагын очрашты. үзем дә сизмәстән елмаеп куйдым. Ә ул бездән читкәрәк китеп, аптыраган кыяфәт белән нидер уйлап басып тора башлады. Аннан бер карарга килде бугай, сүзсез генә алдыма бер кәгазь кисәге куйды да, ашыгып янымнан китеп барды. Кәгазьгә русча: «Сез бик матурсыз. Мин Сезгә якындагы шәһәрне күрсәтергә телим. Мин рус телен белмим», – дип язылган иде. Калганын мизгелләр хәл итте. Уйлар, нидер хәл итәр халәттә түгел идем. Кулларым үзеннән-үзе: «Минем балам бар», – дип язды. Төрекчә! Юк, төрек телен мин белмим диярлек, сүз байлыгым да чамалы, бары латин аша бу телнең графикасы белән генә таныш.

Җавап язганымны карап, күзәтеп торган бугай – шунда ук алдымдагы кәгаземне килеп тә алды. Һәм санаулы минутлар узуга кабат каршыма килеп басты.
– Сез төрекчә беләсезмени?
Миңа да, гомеремдә бер булса да, үземне яратырга, кадерләргә, иркәләргә ярыйдыр бит! 

Аңардагы сөенечне, күзләреннән ташыган шатлыкны күрсәгез! «Аз гына», – дидем. «Мин сезне улыгыз белән бергә чакырам, кичке 8 дә көтәм».
– Ярый...
Акылым йөрәгемә «син нишлисең?!» дияргә дә өлгермәде...

Инде бу хакта Казаннан бергә килгән юлдашыма – дус кызыма әйтергә кирәк иде. Белеп торам, ул моңа каршы төшәчәк, дөресрәге, мине аңламаячак, кычкырып әйтмәсә дә, минем хакта  начар уйлавы да бик мөмкин. Ләкин исемен дә белмәгән кешегә биргән вәгъдәмнән баш тартырга соң иде инде. Дөресрәге һәм иң аңлашылмаганы – баш тартырга теләми дә идем...

Мин күзаллаганча булды, дус кызым күтәрелеп кенә бәрелмәде: «Бер белмәгән кешегә ничек ризалык бирә алдың? Күз-күрмәгән чит ил бит бу. өстәвенә, бала ияртеп. Ни уйлыйсың син?» Ахырда шулай килештек: дус кызым без утырган машинаның номерын карап кала, ә мин «ничәдә кайтабыз?» дигән сорауга җавап алмыйча, машина ишеген япмыйм.

...Аның ягымлы карашын күрүгә, сүзлеккә карап ятлаган җөмләм башымнан чыкты да очты. Тел белмәүгә каушау өстәлде. Нәкъ биш тапкыр кабатлаганнан соң, аңлаштык тагын: «Ничәдә дип әйтсәгез, шул вакытка кайтарырмын». 

Хәер, ул бу сүзләрне әйтмәсә дә, мин инде аңа ышана идем. Күңел җепләре, хис-тойгылар юкка бирелмәгән! Айһан (ә аның исеме шулай булып чыкты), чыннан да, без ял итүче отельдә эшли икән. «Исәп-хисап өчен җавап бирәм», – диде. Иң элек гаилә хәлемне сорады. Үзенекен дә яшермәде: 
«Синең улың яшендә кызым бар», – диде. 
 
Бүген кайтып китәм, ә җаныма якын берәү монда кала. Ут белән су янәшә була алмаган кебек, безгә дә бер-беребезгә якынаю ярамый. 

Аңлаша, сөйләшә алуыбыз гаҗәп иде миңа. Дөрес, безнең халыкларның телләре арасында охшашлыклар шактый. Ялга үзем белән сүзлек алуым, аңа күз төшергәләвем дә бушка узмаган. Ләкин барыбер... Бу минутларда күбрәк безнең күңелләр сөйләшмәдеме икән?! (Миңа хәзер, ул көннәр инде артта калгач, бигрәк тә шулай тоела.)

Айһан безне Лунапаркка алып килде. Улым белән төрле аттракционнарда рәхәтләнеп күңел ачтык. Аннан, бераз шәһәр күрсәтеп йөргәннән соң, ул безне бормалы-бормалы юллар буйлап каланың иң биек ноктасына алып менеп китте. Искиткеч матур манзара ачылды. Шәһәрне төрле яктан таулар уратып алган. Урыны-урыны белән ул таулар күк белән тоташканнар сыман тоела. Бөтен якта җемелдәп утлар балкый, түбәндә диңгез шаулый, ә шәһәр өстендә шәрык көйләре хакимлек итә...

Отельгә кире кайтканда диңгез буена туктадык. Улым суга таш атып уйный. Ә мин Айһанны тыңлыйм. Ул мине бер күрүдә ошатуын, үткән-сүткәндә гел безне күзәтүен, диңгездә еракларга китеп оста итеп йөзүемне карап торуын, алтынсыман чәчләремнең дулкыннар өстендә йолдыздай балкуын, үзенә тартуын, баламны ничек итеп яратуыма соклануын сөйли. «Гаиләм дә якын, тик син гомергә онытылмаслык булып йөрәгемдә урын алдың», – ди. Бу сүзләрне кабат-кабат әйтә. әлеге минутларда, яшермим, башымны җуеп, аның кочагына чумарга да әзер идем. Тик Айһан ялгышып та миңа кагылмады.

Тагын бер көннән без инде кайтып китәргә тиеш идек. Айһан: «Иртәгә ял көнем, эштә булмыйм», – диде. Тик иртәгәсен диңгездә йөзгәндә, үземне иркәләгән таныш карашны сизеп, тау өстенә күтәрелеп карадым. Анда, чыннан да, Айһан басып тора иде. Күзе белән генә ишарәләп, ул мине үзе янына чакырды. «Керфеккә-керфек какмыйча төн уздырдым, сине күрми булдыра алмаганга, «эшкә чакырдылар», дип, тагын килдем», – диде. Сөйләшмәдек, дәшмичә генә янәшә басып тору да рәхәт иде безгә...

...Уянганда ук моңсу, ямансу, сагышлы идем. Бүген кайтып китәм, ә җаныма якын берәү монда кала. Ут белән су янәшә була алмаган кебек, безгә дә бер-беребезгә якынаю ярамый. Мин китәм, ул кала һәм без беркайчан башка күрешмәячәкбез... 

Төш вакыт бүлмәне бушаттык та, автобус көтәбез. Сизәм, аның җылы карашы миңа төбәлгән. Ләкин үзе якын килми, дәшми. (Ул беренче көнне үк отельдә аңа минем белән аралашырга ярамавын, моның рөхсәт ителмәвен әйткән иде.) Мин дә күземне күтәреп аңа карамыйм. Айһанның үз-үзенә урын тапмый әрле-бирле йөрүен каш астымнан гына күзәтәм. Инде менә безне алып китәсе автобус та күренде. Багажымны урнаштырганда Айһан миннән бер адым ераклыкта гына тәмәке көйрәтте. Отель капкалары ачылып, автобус урыныннан кузгалганда, мин утырган тәрәз яныннан атлады. Мин моны карамасам да, сиздем. 

Ниһаять, Айһанга иптәш кызым игътибар итте: «Кара әле, сине кем озатып бара анда!» Автобус китәсе юлга борылып баскач, нигәдер туктап торды. Айһан да юлның бу ягына чыгарга өлгергән, кабат тәрәз яныма килеп баскан иде. Күңелемдә дулкыннар таулар биеклеге булып күтәрелсә дә, тыштан тыныч идем. Дус кызымның: «Ул бит сиңа чынлап гашыйк!» – диюе генә, нигәдер еракта, томаннар артында яңгырагандай ишетелә иде...

Автобус кузгалды да, бүтән туктамады. Артыма борылып карамадым. Дөньядагы иң ягымлы, иң якын күзләр иясенең һаман шул ноктада басып торуын болай да белгәч, нигә борылырга?! Аннан күз яшьләрем корган пәрдә аны миңа барыбер күрсәтмәс иде.

Ә алда – яңа тормыш көтә. Кулларыма богау салсалар да, мин инде элеккечә яши алмаячакмын!


P. S. «Икенең берсен сайла — йә без, йә аракы». 

Бу сүзләрне иремә әйткәндә мин гомердә булмаганча тыныч идем: еламадым, ялвармадым, инәлмәдем, үтенмәдем... Аңласа  — аңлар, аңламаса — гафу, мин юлда ук хәл иттем — аерылышам. Илдә булмаган хәл  түгел ләбаса. 

«Бәндә меңне юрый, Алла берне юллый», диләр. Ирем инде шактый гомерләр аек. Ышанасы килми хәтта!  Моңа иң сөенгән кеше — улыбыз. Ә без әлегә икебез дә эндәшмибез: мин өебез эчендәге соңгы үзгәрешләрне нәрсәгә юрарга да белмим — давыл алдыннан була торган тынлыкмы бу, әллә безнең яңача яши башлавыбызмы?! «Хәерлесен бир, Ходаем!» дим. 

«Бик-бик сагынган чакларымда номерыңны җыярмын. Синең хакта уйлавымны шуннан белерсең», — дигән иде Айһан. Телефонымда аның номеры күренеп киткәндә көннәр гел кояшлыга әйләнә. Йөрәк түремә үк яшергән серем ул Айһан. Мине хатын-кыз итеп яңадан тудырган серем...

Нурия Гафурова, психолог




Без барыбыз да романнар укып үстек. Һәм китапларда сөйләнелгән илаһи, гүзәл мәхәббәт күпләрнең хыялына әйләнде. Өзелеп көткән насыйп ярың бары тик ал җилкәннәр белән, ак атка атланып кына килергә тиеш иде! Тик тормыш романнардан аерыла шул... Шаһзадәне көтеп гомер уза, ә ул күренми дә күренми. Хыялларының тормышка ашачагына өмет өзгәннәр, көтеп-көтеп арыгач, җәмгыятьтә кабул ителгән тәртипләр, алган тәрбия кушуы буенча гаилә коралар. Әйе, үзе кичерергә өметләнгән кљчле сөю утында янмаса да, яхшы кеше очраткач, кияүгә чыгарга яки өйләнергә карар итә адәм баласы. Аннан гаилә тормышы үзенең кануннарына, кагыйдәләренә буйсындыра һәм кеше нәкъ башкалар шикелле тормыш куа башлый...

Шулай бертөсле тыныч кына яшәп ятканда, кинәт, көтмәгәндә күңелгә өермә булып хисләр дулкыны килеп керә, җанда сөю очкыны кабына! Бу хәл күбесенчә кеше кљндәлек мәшәкатьләреннән арынып, берәр җиргә ял итәргә баргач була... Нидән шулай килеп чыга бу, моның сәбәбен берәр ничек аңлатып буламы?  Сәбәпләрнең башы исә балачакка барып тоташа. 

«Сөембикә», № 6, 2010.
Фото: 
https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Адэм баласы ниндидер бер омет белэн яшэргэ тиеш,гонах кылып йормэгэн бит,ирдэн жылы караш булмагач,нишлэсен инде.Тореклэргэ бик ышанып бетеп булмыйдыр анысы.

    Хәзер укыйлар