Логотип
Күңелеңә җыйма

«Байларча» яшибез

Бер көнне «Россия» каналында байлар тормышын күрсәтеп яталар. Студиягә 23 яшьләр тирәсе бер кызны чакырып чыгардылар. Алып баручы аның гардеробы белән кызыксына. Ә ул исе китмичә генә, гадәти әйбер сөйләгәндәй: «Минем гардеробымда 150 миллион сумлык кием эленеп тора. Мин киемнәрне әледән-әле алыштырырга яратам. Бер кигәнне өч-дүрт мәртәбә кимим», – дип тезеп китте. Моны тыңлап утырган тамашачы аңа гөрләтеп кул чапты.

 Минем шуңа җен ачуларым чыкты. Нигә аны алкышлый халык. Әллә алары да акылдан язганмы?! Баксаң, бу кыз бай әти-әнисенең җилкәсен кимереп ятучы икән. «Ә нәрсә, – ди ул, – егетләр исәбенә яшәгәнче, мин әти-әни исәбенә яшим». Тагын гөрләтеп кул чабалар. Менә сиңа тамаша.

Хәер, акчасын кая куярга белмәгән адәмнәрнең бүген чуты-саны юк. Алар үзләренең нинди тормышта яшәүләрен кешедән яшерергә уйламыйлар да. Тик «кесә тулы алтынга» ирешү маҗаралары турында гына ләм-мим алар. 

Үзәк матбугатта юк-юк та күренгәләп киткән исемлектә череп баючылар арасында дәүләт чиновниклары да, Дәүләт Думасы депутатлары да, министрлар, төрле ведомство вәкилләре дә бар. Аларның халыкка түгел, үз кесәләренә актив эшләп ятуларын белгәч, тагын йөрәк әрнеп куя. Әле күптән түгел генә, мәгълүм банкларның берсеннән Дәүләт Думасы депутатының 7 миллион доллар акчасы алынды. Сахалинның элеккеге губернаторы Александр Хорошавинның «намуслы хезмәте» белән җыелган 1,1 миллиард сум акчасын да каян килгән дип уйлыйсыз? Әйе, әйе безнең кесәдән. Безне, хезмәт кешесен талыйлар угрылар. Моның ише мисалларның исәбе-саны юк. Хәтта Россия эстрадасындагы атаклы җырчыларыбыз да алардан калышмый. Тагын бер мисал гына китерәм дә... Россиянең беренче вице-премьерының хатыны О. Шувалова: «Үзебезнең самолетта этләребезне халыкара дәрәҗәдәге күргәзмәләләргә йөртәбез. Россия данын яклыйбыз», – дип гаҗәпкә калдыра. Дөресен әйткәндә, этләргә түгел, әле безгә дә самолет тәтеми. Чөнки кесә такыр.

Танышымның сөйләгәне хәтердән чыкмый. «Пенсия акчасы алдым да, кибеткә барып бөтен тәмле әйберләрне алып кайтып, балаларыма өстәл кордым. И-и, рәхәтләнеп, бер туйганчы ашадылар. Оныгым: «Дәү әнием, байларча утырабыз, әйеме?!» – дигән була ди. «Шулкадәр нәрсәләр алган идең соң?» – дип кызыксынам. «Тәмле булкалар, сөт-май, колбаса ише әйберләр инде, үзең беләсең, безнең өчен шунысы да байларча...» 

Безнең өчен шунысы да байларча. Артыгына акча юк. Кая ул көн саен гардероб алыштыру?! Елына бер-ике кием алыштырсаң, шунысына да бәхетле без.

Шәһәр урамнарында хәер сорашып утыручы әбиләр янында еш тукталам, аз гына булса акча салып китәм, сөйләштерәм. «Ун мең пенсиягә ничек яшисең, балам?» – диләр алар. Тормышлар елдан-ел катлаулана. Хезмәт хаклары артмаса да, кибетләрдә бәяләр артканнан-арта. Әбиләргә генә түгел, тир түгеп, тиеннәр эшләп алган хезмәт кешесенә дә яшәүләре яман. «Бөтен акчам фатир өчен түләүгә, даруга китеп бара. Ходай сөт белән ипидән, бәрәңгедән аермасын». Кем белән генә сөйләшмим, шуның ише сүзләрне ишетәм. Шулай шул, пенсионерларга гына түгел, күп балалы гаиләләргә дә, балаларын ялгыз үстерүче әниләргә дә, эш таба алмый урамда каңгырып йөрүче яшьләргә дә бик авыр. Шәһәрдән авылга күчеп китүчеләргә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Хет анда җир алырга, шул җирдә тырышкан кешегә нидер үстерергә, кош-кортын үрчетергә, мал-туарын карарга була. Бәлкем, бөлгенлеккә төшеп, хәерчелеккә чыгудан котылуның бер юлы шушыдыр. Юк, мин барыгыз да авылга китегез, дип, берегезне дә өндәмим. Кеше бу фикергә үзе килмәсә, берни дә майтарып булмаячак. 

Ил байларга һәм ярлыларга бүленде. Уртача хәлле дигәне дә, дөресен әйткәндә, хәерчелек чигендә. Бу хәлләрне илдәге кризиска сылтыйлар. Нинди кризис ул?! Байларга гади халыкны тагын да ныграк сыгу өчен сылтау гына түгелме икән ул? Яшиләр бит әнә: үз самолетлары, миллиардлаган акчалары, чит илләрдә өчәр-дүртәр виллалары...  Ә халыкны һаман билләрен кысыбрак буарга чакыралар. Өзелеп чыкмагае... Кинәт кенә баеп китүчеләрнең нәрсә исәбенә кояш елмаюын беләбез: бюджетны имәләр, башкача берничек тә түгел, ягъни янә сезнең һәм безнең акчаларны суыралар, гади халык кесәсен талыйлар...

Тиздән Дәүләт Думасына сайлаулар. Татарстаннан без халык илчеләре итеп, мохтаҗларга хезмәт итәргә әзер торучыларның иң булдыклы, иң зирәкләрен сайлаячакбыз. Тормышларпыбызның имин-тыныч, мул булырына ышанып-өметләнеп, ихлас күңелләребездән тавыш бирәчәкбез.  Әлегә бит алар ышанычыбызны аклый килделәр.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар