«Ата үтүк, инә үтүк»

Кыз балага уйнарга нәрсә кирәк? Курчак булсын да, һәм аңа күлмәк тегәргә – корама. Апалардан калган курчаклар бар барлыкка, тик менә корамасы юк. Ярым шәрә курчак белән әллә кая китеп булмый, әрем арасында аяк савыты тартмасыннан ясалган «бишегендә» яткырудан узмыйсың. Туйдырды бу әрем арасы «подпольесы»! Курчак күтәреп «кеше арасына» чыгасы килә. Дөрес, мәктәпкә укырга киткәч, курчак уйнаган кызлардан көләләр бездә. Көлсеннәр, минем беркемдә дә эшем юк. Курчак уйнарга яраткач, нишлим инде?! Миннән бер яшькә зуррак апам да миннән калышмый, икәүләп уйныйбыз.
Әнкәйдән корама сорап, ялкытып бетергәч, беркөнне ул безгә аның урынын күрсәтте. «Әнә, «кбуга» (дөресе – КБО – комбинат бытового обслуживания инде) керегез дә сорагыз, барыбер чүплеккә чыгарып ыргыталар». Без әнкәйнең авызыннан шул сүз чыкканын гына көтеп торганбыз икән – йорт аша гына урнашкан «кбуга» апа белән кереп тә киттек. Йомышыбызны ояла-ояла гына әйткәч, кием тегеп утыручы апаларның җавабын көтеп, ишек төбендә басып калдык. Фәрәһия апа безне түрдәге урындыкларга утыртты да, бераз көтеп торырга кушты. Утырабыз сабыр гына, тын гына шулай. Тынлыкны, авылда шаянлыгы белән даны чыккан Мәмдүдә апа бозды. «Карагыз әле, кызлар, сез инде мәктәптә укыйсыз, ә урысча беләсезме?» Мин ападан уздырып: «Бик яхшы беләм», – дип әйтеп ташлыйм. «Каяле, ничек беләсез икән?» – дип, безнең урысчабызны тикшерергә тотыналар. И-и-и, җип-җиңел сүзләрне белмәскә: хлеб, вода, школа, портфель, стол, стул… Мин автоматтан аткан кебек тезәм тәрҗемәләрен, апама авыз ачарга да ирек бирмим. Һәм… осечка! Ниндидер, мин ишетеп тә карамаган «п» хәрефенә башланган ят бер сүз сорыйлар. Мин апама карыйм. Ул: «Син белмәгәнне, мин кайдан белим», – дигән кыяфәт чыгарып, җилкәсен җыера. Сер бирергә ярамый! Эре генә: «Без ул сүзне үтмәдек әле», – димен. Тегүче апалар буылып көләләр, ә мин, гарьләнеп, еларга җитешәм. Байтак еллар үткәч кенә кызыгын сөйләделәр. Ул вакытта алар биш хәрефтән торган оятсыз урысча сүзнең татарчасын сораганнар икән. Ну, чынлап та, ул сүз мәктәп программасында үтелми, җавабым дөрес булган булуын.
Урысчаны яхшы беләсез икән, дип мактап куйгач, кәеф бераз күтәрелде. Наҗия апа берничә кисәк корама да китереп тоттыргач, бөтенләй тугарылып киттек. Өйгә кайтырга исәп юк, чөнки тагын корама өмет итеп утырабыз. Аннан килеп, тегүче апаларның күңелле итеп сөйләшеп утырулары да безгә кызык. Бераздан Нәзирә белән Фәрәһия апа да безгә өлеш чыгардылар – матур чәчәкле тукыма кисәкләре бәләкәй генә капчыгыбызга кереп чумды. Һаман утырабыз, һаман чыгып китмибез. Ныклап ияләшеп беткәч, корамаларыбызны үтүклисе килеп китте. «Булдыра алсагыз, үтүкләгез», – диде Луиза апа. Шәпләнеп, үтүкне күтәреп алмакчы булган идем, чак кына аягыма төшерми калдым. Өйдәге кебек, җип-җиңел электр үтүге булып чыкмады. Кызыксынучанлык көчле. «Ә нигә бу үтүгегез шулкадәр авыр ул?» – дип сорыйм. Мәмдүдә апа, авыр сулап, җавап бирә: «Балакайлар, ата үтүк ул, шуңа авыр. Инә үтүккә әйләндереп бирүче булса, рәхәтләнеп үтүкләр идек». Мин, тегүче апаларны жәлләп: «Ничек инә үтүккә әйләндереп була соң?» – дип үҗәтләнәм. Сүзгә, шаянлыгы белән Мәмдүдә апаны да уздырган Фәрәһия апа кушыла: «Аның эчендә ташы бар, шул ташны алдырырга кирәк. Сезнең әтиегез генә эшләсә эшли инде, ул техника паркы хуҗасы бит».
Ташлы «ата үтүкне» күтәреп, апа белән паркка юнәләбез. Әткәйгә бөртекләп проблеманы аңлаткач, ул: «Кем җибәрде сезне?» – дип сорый. «Фәрәһия апа белән Мәмдүдә апа». Шулай дигәч, ул безне үтүгебез белән бергә мотоциклына утыртып, КБОга кире китереп куя да: «Анда тегүчеләргә комаучаулап утырмагыз, үтүкне кертегез дә, өйгә кайтыгыз», – дип кузгалып китә. Тегү цехында махсус авыр үтүк кулланганнарын, анда эшләгән апаларның безне шаяртырга теләгәннәрен кайдан белик инде без ул чакта?
Корама белән бергә, шәп дәрес тә алып чыктык ул көнне тегүче апалардан. Йомышыңны йомышлагач, кеше ялкытып утырма, «ата үтүк» тоттырып чыгарып җибәрерлек булмасын, вәйт!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 07:00
    Без имени
    Бу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 20 апрель 2021 - 22:40
    Без имени
    Балакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 19 апрель 2021 - 18:53
    Без имени
    Аллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.
    Мин бала таба алмаячакмын….
  • 18 апрель 2021 - 20:50
    Без имени
    Изге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏
     Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
  • 17 апрель 2021 - 21:42
    Без имени
    Жалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына
    «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»