Логотип
Күңелеңә җыйма

Алдашу

Гомеренең иң матур елларын совет чорында уздырып, җаннары белән шунда торып калган кешеләр бар. Әлеге заман белән килешеп яшәргә тырышсалар да, еш кына төрле матавыкларга тап булалар. Шундыйларның берсе – минем әни...

Гомеренең иң матур елларын совет чорында уздырып, җаннары белән шунда торып калган кешеләр бар. Алар партия дип утка керергә атлыгып тормый инде, әмма күңелләрендә гаделлек тойгысы, кешелеклелек төшенчәсе сакланып калган. Әлеге заман белән килешеп яшәргә тырышсалар да, еш кына төрле матавыкларга тап булалар. Шундыйларның берсе – минем әни. Ул хәтта акча чутын да элеккечәрәк исәпли. Йөз сум аның өчен бик зур акча булып тоела. Шуңа күрә меңлекне йөз сум дип йөртә. Акча чутлый башласаң, аның белән буталып бетәсең. 
Менә шул гадәте сәбәпче булгандыр инде… Хәер, баштанрак башлыйм әле. Мин ул көнне каен бөресенә дип урманга киткән идем. Кайтып төшүемә, юлда безнең капка тәңгәлендә бер машина тора. Игътибар бирмәдем инде, ихатага уздым. Каен бөресен сәндерәгә киптерергә куеп, өйгә атлаганда капкадан бер хатын чыгып киткәнен күрдем. Моңа да артык игътибар итеп тормадым. Инәй янына күрше-күлән дә, шәһәрдән кайтучылар да кереп-чыгып йөри. Сөйләшеп чәйләп тә утыралар. Аларның үз дөньясы. Барысына да кысылып йөреп булмый бит инде. Бу юлы да карап кына куйдым да оныттым. 
Бераздан өйгә керсәм, әни өстәл янында ниндидер тавыкны урнаштырып маташа:
– Шулхәтле хакка сатып, җонын да юньләп тазартмаганнар, – дип чәйнәнә үзе.
– Нәрсә зарланып йөрисең анда? – дигән булам.
– Менә, тавык сатып алдым әле, – ди әни, өстәл өстендәге табакка күрсәтеп. – Күркә хәтле бар.
Тавык чынлап та зур гына, чынлап та күркә хәтле. Шуңа мин хакын белешәм.
– Дүрт мең булды бөтенесе, – ди әни. – Бишкә бирәсе иде, бер меңне чигерде.
Тавык зур, әлбәттә. Әмма барыбер дүрт мең була алмый бит инде. Безнең якта ул суммага чүт кенә өстәсәң, сарык та алырга була. Мөгаен, ялгыша торгандыр. 
– Дүрт йөздер ул, – дим, шелтәле шаянлык белән. – Син гел бутыйсың инде.
– Юк, улым, бутамыйм. Дүрт мең. Менә монда үзең ун мең калдырган идең бит, шуннан алып түләдем. Ышанмасаң, чутлап кара.
Мин әлбәттә, ышанмадым һәм чутлап карадым. Чынлап та! Әни дүрт меңгә бер тавык сатып алган. И-и карт кеше… И-и… Мин артык хискә бирелеп тормадым, китеп өлгермә-сәләр дип, урамга атылып чыктым. Эзләре суынган иде. Шулай да ачу килү басылмады. Кайсыдыр юньсезе чит авылга килеп туксанга якынлашкан кортканы алдап киткән. Аңлыйм инде мин, заманы шундыйрак. Кешеләргә акча кирәк. Әмма ул акчаны әбиләрне алдамыйча да эшләп була. 
Өйгә кердем. Әни аш салырга маташып йөри. «Алдаганнар бит сине, әни. Бу тавык бит ул кадәр бәя тормый», – дип әйтмәдем инде. Алдану – бер нәрсә, алдануыңны аңлау – икенче. Икенчесе күпкә авыррак. Ул авырлыкны инәй кешегә йөкләү мәҗбүри түгел бит инде. «Бигрәк олы тавык булган бу!» – дип, күңелен күтәрергә азапландым. 
Ләкин нәфрәт югалмады. Теге хатынны табып, кирәген кигезү теләге юкка чыкмады. Авыл җире ич инде бу, кемгә кем кергәнен белеп торалар. Шуңа аны табу кыен булмады. Тагын бер-ике күршегә тавыктыр-үрдәктер сатып чыккан әле ул. Аларын алдый алмаган инде, яшьрәкләр бит. Башта машина маркасын, шуннан номерын әйттеләр. Аннан соң инде кем икәнен, адресын табу кыен эш түгел.
Мин бик сиздермәскә тырышсам да, күршеләргә кергәч, инәй үзенең алдануын белеп чыккан:
– Биш йөзгә алганнар. Шул ук тавык. Миңа дүрт меңгә сатты, оятсыз! 
Хәзер инде мин дә яшереп тормадым.
– Кайда торганнарын белештем. Барып иманнарын укытып кайтам әле.
– Йөри күрмә, балам, – дип карышты әни һәм минем тыңларга җыенмавымны күреп, өстәп куйды. – Ризалыгым юк. Ике аягыңның берсен дә атлама. Ходай җәзалар. Сиңа ризалыгым юк.
Нишлисең инде. Шулай өзгәләнеп әйткән сүзен дә тыңламасаң, рәнҗеткән кебек була. Йөрмәдем. Суындым. Вакыт үтә торды. Җәй уртасы җитте. Күп нәрсәләр онытылды, онытылмаганнарына кул селтәдем. Шулай да бер мәлне күрше районга баргач, теге авылга сугылып чыгарга булдым. Авыл урамына кереп, йортларын сорагач, бер апа:
– Хәзер монда тормыйлар бит, – дип көрсенеп куйды. – Яшен сукты аларны. Ирен җирләдек, хатынын балалары алып китте. Урын өстендә ята. 
– Яшен? – дип аптыравымны үзем дә сизми калдым, ә апа шундук эләктереп алды.
– Әйе. Хан сарае кебек дөнья җиткергәннәр иде, барысы да янып бетте. – Һәм минем ни әйтергә белми торуымны күреп, өстәп куйды. – Хәрам байлык бәхет китерми шул. 
Мин сүзсез генә юлга кузгалдым. Кайбер нәрсәләр турында бер сүз дә әйтеп булмый. Бәлки, кирәкмидер дә.

Фото: Food фото создан(а) photoangel - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе,бар инде шундый кешелэр,минем дэ 88 яшьлек Энкэйне алдап,бал дип,сироп сатканнар,...кайтып керсэм,Энкэй эйтэ,кызым сина бал алып куйдым эле ди,мин аптырап киттем,ачып карасам бал урынына сироп сатканнар,2 мен сум б-н,3 банка алган,сине алдаганнар бит Энкэй дигэн идем,нишлэп алдасыннар ди,бер яшь кенэ матур егет сатып йорде машинасы б-н,даже банкаларны ойгэ кертеп бирде ди,таба идем миндэ ул алдакчыны,Энкэй туктатты,кирэкми кызым,эзлэмэ дип,харам бер кешегэ дэ бэхет китерми дип......

    Хәзер укыйлар