Логотип
Мәхәббәт

​Ирләрнең һушын алуның 5 ысулы

Отышлы якларыгызны күрсәтергә өйрәнегез. Җитешсезлекләрегезне уйлап, аларны яшерергә тырышмагыз

1. Сездән үз-үзегезгә ышанганлык бөркелеп торсын. Бу сокландыра торган
сыйфат һәм ул сезгә шарм өсти. Беренче адымны үзегез ясаудан
курыкмагыз. Хәтта беренче очрашуны да үзегез билгели аласыз.


2. Отышлы якларыгызны күрсәтергә өйрәнегез. Җитешсезлекләрегезне
уйлап, аларны яшерергә тырышмагыз. Киресенчә, тәнегезнең һәр өлеше
белән горурланыгыз.

 3. Ирләр үзгәрүчән. Образыгызны үзгәртеп, гаҗәпләндерегез үзләрен. Алар
белән «мәче-тычкан» уены уйнагыз, кызыктырыгыз.

4.  Ир-ат өчен иң беренче урында хатын-кызның тугрылыгы тора. Кем
беләндер юри генә флирт уйнап, анда көнчелек уятырга тырышмагыз.


5.  Ир-атның баш тартуыннан курыкмагыз. Ни теләгәнегезне төгәл беләсез
икән, юлыгызда нык торыгыз.

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар