Ирләр нигә яратудан туктый: бу турыда һәр хатын-кыз белергә тиеш

Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр шундый нечкә: кайчак аларны җимерергә бер саксыз сүз, бер ялгыш адым җитә. Шуңа күрә дә ике арадагы хисләрне саклау өчен бик тырышырга туры килә.
Икәү кушылып яши башлагач, күпләр тынычлана, «Ул инде хәзер минем янда, беркайчан беркая да китмәячәк», – дип уйлый. 
Бөтен ир-атны да бер калыпка салу кирәкми, әлбәттә. Әмма күзәтүләрдән күренгәнчә, ир-ат, гадәттә, берничә сәбәп аркасында яратудан туктый. 
Тагын шуны да аңлагыз, кеше бер көн эчендә генә яратудан туктамый. Ул – озакка сузылган, җыелып килгән, гел кабатланган хәлләрнең нәтиҗәсе генә. 
Ир-атны араларны өзәргә менә нинди сәбәпләр этәрә ала: 


Безнең артык бәйләнчек булуыбыз
Мондый хатын-кыз һәрвакыт ир-атны янында гына тотарга тели. Ул янәшәдә булмаганда, бертуктамый аңа шалтырата, хәбәр җибәрә. Ир-ат кая гына барса да, үзе дә аның белән барырга тырыша, моның өчен үзенең планнарыннан баш тарта. Һәм иң кызыгы – ир-аттан да шуны көтә. Өстәвенә, ул әле сабырсыз да. 
Боларның барысын күрә дә, ир-ат нәтиҗә ясый: димәк, аның үз-үзенә ышанычы юк дип уйлый ул. Хатын-кызның бөтен тормышы, бөтен барлыгы бердәнбер кеше –  бары аның үзенә генә бәйле булуы ир-атка, чынлыкта, ошамый.  Читтән караганда безне бу күренеш сокландырырга да мөмкин, ә менә ир-атның үзен, әйткәнемчә – юк. Ул аны, киресенчә, бу хатын-кыздан читкә этәрә. Менә ни өчен хатын-кызның ир-атка бәйле булмаган үз планнары, үз тормышы да булырга тиеш.  


Безнең тавыш-гауга чыгарырга яратуыбыз
Үзенә кем янында рәхәт, күңелле, үзен ул кем белән бәхетле саный – ир-ат шул хатын-кызны сайлый. Ә инде бу хатын-кыз атлаган саен чебеннән фил ясый башласа, юкны бар дип күрсә – ул инде ир-ат өчен үзе проблемага әйләнә. Ташла бу тамаша ясауларыңны дип, ул инде телләп дә әйтеп карый, әмма хатын-кыз, кызганыч, аны ишетми... 
Ир-ат, гадәттә, мондый очракларда үзен ничек тотарга белми. Ике арадагы мөнәсәбәтләр аның өчен болай да зур җаваплылык. Моның өстенә хатын-кыз атлаган саен юктан да тавыш китереп чыгара, күз яшьләре түгә икән, үзара мөнәсәбәтләр, уртак бәхетегез өчен дә үзен җаваплы санаган ир арый, талчыга, ялыга. Һәм... читкә китүне хубрак күрә.   

Без аны бәяләп бетермибез кебек тоелганда 
Ир-ат күңеле белән бездән әлләни аерылмый да:  ул да кемнедер яратырга курка, чөнки үзен кабул итмәсләр, кире кагарлар дип уйлый. Җәмгыять аңа йөкләгән бурычлар да шактый зур бит: ир-атның эше дә булырга тиеш, акчасы да, уңышлары да, ул гаиләсен дә тәэмин итәргә тиеш...
Һәм болар барысы да җаваплылык булып аның иңнәренә төшә. Бу тырышлыкларын кемдер бәяләвен сизми икән – аның шунда ук куллары салына. Хатын-кызның иң зур гаебе – никахлары бәхетле булмауда ир-атны гына гаепләү.  Ир-атның һәр тырышлыгын хатын-кыз күрергә, әйтеп, мактап торырга тиеш, шул очракта гына ул тагын да күбрәк тырышачак. 


Хатын-кызның ир-атка ниләр кирәген онытуы
Ир-атка да гашыйк булу, кемнедер ярату ошый. Без аның хисләрен бәяләп кенә бетермибез. Бу хисләр аңарда да безнекеннән ким түгел, тик ул аларны бик күрсәтми генә. Хатын-кыздан ул нәрсә көтә: үзен җенси яктан канәгатьләндерүне, үзенә таяныч булуны, аның белән горурлануны.   

Хатын-кызның аны үзенә бөтенләе белән бәйләп куюы
Менә шуның өчен дә ир-ат никахтан уттан курыккандай курка кайчак. Башлы-күзле булсам, дуслар белән дә очраша алмаячакмын, бергә футбол карап та, сыра эчеп тә булмас дип уйлый ул. Ир-ат үзенең бәйсезлеген җуя икән, хатын-кыз аны инде югалта. 


Чынлыкта, хатын-кызга ир-атны тыңларга, ишетергә генә кирәк. Алар бит бик гади. Әгәр ул нәрсәнедер ошатмыйм дип әйтә икән, моңарда артык казынырга, бу сүз артында ни ята дип уйланырга кирәкми. Җавап бик гади – ул аңа ошамый, һәм хатын-кызның бурычы – моны үзгәртү: аңа ошарлык итү. Ир-ат, хатын-кыздан аермалы буларак, гел турысын сөйли. Без генә ул күп вакыт әйтеп бетермибез, ниндидер серләргә төрәбез... 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7816
    1
    68
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7758
    1
    53
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5712
    2
    53
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    4053
    1
    46
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 12 май 2021 - 11:54
    Без имени
    Дура - бердэнбер туры килгэн суз. Ничек шулкадэр узенне яратмаска була ул,анламыйм
    Сабыр төбе – кара упкын
  • 11 май 2021 - 13:31
    Без имени
    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?
    «Әни, аталар, без парта астында....»
  • 11 май 2021 - 14:59
    Без имени
    Аллаһы тзгалә сабырлыклар юирсен. Сабыйларга шифа бирсен Раббыбыз.
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 11 май 2021 - 23:40
    Без имени
    Аллаһ ярдәменнән , рәхмәтеннән бер мизгелгә дә калдырмасын! Балалар исән - сау терелеп чыксыннар! Бик авыр кайгыгыз белән уртаклашам..Аллаһ Раббым сабырлык, түземлек бирсен. Әмин!
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 12 май 2021 - 11:24
    Без имени
    Бик кызганыч.Яшь кыз баланың гомере өзелде.Ата- анасы,туганнары өчен бик зур кайгы. Хезмәт юлын күптән түгел генә башлаган укытучы,мәктәпне,балаларны яратып эшләгән бит ул. Авторга әйтәсе сүзем шул- Эльвира чын укытучы,шуның өчен үзенә авыр булса да мәктәбен,укучыларын калдырып китә алмаган.Мәктәп тормышы белән яшәгән,укучылары ,аның өчен,иң кадерле кешеләр булганнар.Ул җаны,тәне,йөрәге белән тырышып эшләгән.Эх,Эльвира кебек укытучылар күбрәк булсын иде.
    Эльвира Игнатьева: «Май аеннан яши башлармын...»
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»