Логотип
Милли ризык

«Кош теле»

«Кош теле» рецепты



Кирәк: 

 

2 йомырка; 

100 мл сөт; 

бер чеметем тоз; 

2 аш кашыгы үсемлек мае; 

1 бал кашыгы чәй содасы + аш серкәсе (уксус); 

350-400 г он. 

 

Сироп өчен: 

 

150 г шикәр комы; 

100 мл су; 

ярты бал кашыгы лимон кислотасы. 

 

Эш барышы: 

 

Йомыркага тоз, сөт, үсемлек мае, аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы салып, әйбәтләп туглыйбыз. Йомшак итеп камыр басабыз. Камырны пакетка салып, 20 минутка калдырып торабыз. 

Камыр әзер булгач, 2-3 миллиметрлы калынлыктагы җәем җәябез дә 12 х 7 сантиметрлы турыпочмакларга кисәбез. «Кош тел»ен формалаштырабыз. Һәрбер буйны җыеп, ахырына кадәр җитмичә кисәбез. Аннан, киң итеп ачып, җыябыз. Уң яктагы өске почмакны  сул яктагы аскы почмак белән тоташтырып беркетәбез. Шуннан соң икенче өске почмакны астагы сул почмак белән тагын шул ук тәртип белән тоташтырып беркетәбез. Иң соңыннан икенче аскы почмакны беренче почмак белән тоташтырабыз. Ягъни тоташтыру уң як почмакка таба барырга тиеш. Майга салып күперткәндә, ул җилпәзә (веер) кебек ачылып китә. 

Хәзер инде үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. 

Сиропны 5 минут чамасы кайнатабыз. 2 аш кашыгы бал да өстәргә мөмкин. Чәчәк балы булу мөһим. 

Әзер «кош тел»ләрен сиропка манчып, өстенә кунжут орлыгы сибәбез. Яисә шикәр пудрасы (сахарная пудра) гына сибәргә дә мөмкин. 

Чәйләрегез тәмле, татлы булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар