Логотип
Милләттәш

Милләтемә таяныч булырга телим! 

Эльмира Дәмирәл – Балык бистәсе кызы. Казан дәүләт университетында журналистика факультетында белем алган. Искиткеч тавышка ия моңлы кызны Студентлар язы фестивалендә ишетеп бөтен факультет таң калган иде – йолдызлы киләчәк вәгъдә иттеләр, таныласың, диделәр. Ләкин Эльмираны язмышы бөтенләй башка якка алып китә...

Фотода Эльмира әнисе белән

Эльмира Дәмирәл – Балык Бистәсе кызы. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган. Искиткеч тавышка ия моңлы кызны "Студентлар язы" фестивалендә ишетеп, бөтен факультет таң калган иде – йолдызлы киләчәк вәгъдә иттеләр, таныласың, диделәр. Ләкин Эльмираны язмышы бөтенләй башка якка алып китә... Еракка. Төркиягә. Без кинолардан күреп белгән, солтан малайларын тәрбияләүче, алардан идарәче үстереп бирүче атаклы  Манисада яши ул хәзер. 

Университетның дүртенче курсын тәмамлагач, Бөтендөнья татар конгрессы актив студентларны «II Бөтендөнья татар яшьләре форумы»на төркем җитәкчесе булырга чакыра. Эльмира берничә төркемдәше белән бу җаваплы эшкә алына. Юктан гына булмаган, күрәсең. Язмышы шунда сагалап торган аны. 

Эльмира төркеменә Төркиядән килгән яшьләрне билгелиләр. Форум кысаларында узган чараларга бергә йөриләр, иртән тулай торактан автобуска утырып бергә чыгып китәләр, бергә кайтып керәләр. Яшьләр бар да актив, уздырган чараларга, Казанга, туган телләренә мөкиббән, дуслашалар, аралашалар. Аралашу дигәннән, татар яшьләре форумы булса да, бөтен катнашучы да аңласын өчен төп чаралар рус телендә бара, аңлатмаларны, көн тәртибен дә русча язалар. Төркиядән килгән кунак егете Шөкрү Эльмирага ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шөкрү нибары ике телне – төрекчә һәм татарча белә икән. Шуңа күрә аңа башкаларны аңлау кыенрак, ул төркем җитәкчесеннән тәрҗемәче булуын үтенә. Шулай итеп, алар аралаша башлыйлар һәм... форумның соңгы көнендә Шөкрү Эльмирага тәкъдим ясый. Ни хикмәт, күңеленә хуш килгән егеткә каршы килми Эльмира да – риза була. Вәгъдәләшеп аерылышалар. Телефон аша гына аралашып, сөйләшеп торган ике яшь йөрәк бер елдан соң кабат аерылмас өчен кавыша: Шөкрү Эльмираны алырга кайта, кызның кулын сорый. Берничә көннән никах укытып, яшь гаиләне Төркиягә озаталар. 

Бүген Эльмира белән Шөкрү Маниса төбәгендә яшиләр. Өч кыз үстерәләр. Чын төрек хатын-кызларына хас булганча, Эльмира балаларын тәрбияләү, өй җылысы булдыру белән мәшгуль. Кызларын төрекчә, татарча сөйләшергә өйрәтә. Зәйнәпназ, Заһидәнур, Зөбәйдә әниләренең моңлы татар җырларын тыңлап үсәләр. 

Бөтенроссия халык саны исәбен алу Төркиягә кагылмаса да, Эльмираны туган җире белән тыгыз җепләр бәйли. Ул үзе әле дә туган авылында – Балтачта исәпләнү сәбәпле, җанисәптә үзенең татарлыгын расларга, милләтебезнең тагын бер кызын «татар» дип яздырырга тели. «Иремнең исеме төрекчә булса да, татар ул. Җаны-тәне белән татарлыгына горурланып яши торган кеше! Россиядәге җанисәп хәлләрен социаль челтәрләрдән бик кызыксынып карап барабыз. Һәр җанисәптә булган кебек, монысында да каршылыклар сизелә, кызганыч... , Авылымның үзидарә советы ярдәме белән, мин дә Татарстанда җанисәптә катнашачакмын. Кайда гына яшәсәк тә, үз милләтебезгә таяныч, терәк булу, үзәгебезне онытмау – безнең бурыч», – ди Эльмира. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар