Логотип
Милләттәш

Казан-Хаҗитархан арасы... №3

Өченче көн: Сарай-Бату

Без Сарай-Батуга барабыз. Күз күреме арада — иксез-чиксез дала. Даланың уянып маташкан мәле: яшелләнеп килә. Аннан ул саргаер. Аннан кызыл төскә керер. Аннан — кап-кара булыр. Дала шулай гел үзгәреп тора. Кешеләр язмышы төсле. Илләр-дәүләтләр язмышы төсле. Туу-яшәү-үлем. Һәм… кабат туу?

Дөнья мәңгелек хәрәкәттә. Далага карап, мин шул хәрәкәт турында уйланып барам. Бу хәрәкәтне Алтын Урда дәүләтенә бәйләп уйлыйм. Бөек дәүләтнең башкаласы булган Сарай-Батуга барышыбыз бит. Мин анда ни күрергә өметләнәм соң? Китаплардан, язмалардан укып, кайчандыр гүзәл шәһәр булган урында инде иксез-чиксез дала гына җәйрәп ятканын беләм. Тик… анда әллә ни күрермен кебек. әллә ни табармын кебек. Күңел ашкына.

Дала тигезлеген бозып, уң якта зур калкулык — курган күренде.
— Ханнар төрбәсе булган монда, — ди Наилә ханым. 

Вакыт тар булса да, курган янында тукталмый китәсе килми. Әйе, вакыт ашыктыра шул. Сарай-Бату җирләрендә дә иркенләп йөрисе килә. Поездга да өлгерергә кирәк. Без инде кайтыр юлда. Әстерханга кире кереп тормыйча, Харабалидан Казанга китәчәкбез.
Автобустан төшүгә борынга әчкелтем ис — әрем исе килеп бәрелә. Безнең як әременнән үзгәрәк ис бу. Йомшаграк дип әйтимме?..



Без ашыга-ашыга курганга таба атлыйбыз. Аяк астында кәлтәләр йөгерешә. Кәлтә балалары. Алар шундый күп. Нигәдер кулга тотып карыйсы килә. Мин бара-барышка кәлтә тотмакчы булам. Юк, бик тиз йөгерешәләр. Тотып кара! Үткән даныңны тотып булмаган төсле, хәтта җиңел генә даланың кәлтәсен дә эләктерә алмыйсың!..

Уртасы чокырланып киткән курган өстендә басып торабыз. Монда татар ханнары — үзбәк, Тинибәк, җанибәк, Бирдебәк күмелгән диләр. Шушы җир астында ятамы аларның асыл сөякләре, юкмы, берәү дә әйтә алмый. Курган казылмаган, өйрәнелмәгән. Татар тарихында казыну Мәскәү өчен хәтәр фал шул. Шуңа күрә дөньяда тиңе булмаган дәүләтнең башкаласы да, башка шәһәрләре, каберлекләре дә җир астында. Тарих төпкелендә. Бүгенге сәясәт, билгеле, аны күтәрергә мөмкинлек бирмәячәк. Бу хәлне шовинистлык сөременнән азат руслар да таный. Безне Сарай-Бату җирендә каршы алган археолог Евгений Ми­хайлович Пигарёвны без шаккатып тыңлыйбыз. Алтын Урданы өйрәнүгә гомерен багышлаган галим тарихи хаксызлыкка әрнеп сөйли:
— Менә монда — күз күреме арада — Сарай-Бату шәһәре булган.

Тирә-ягыбызны күздән кичерәбез: без басып торган калкулыктан күз күреме ара — офыктан-офыккача. Шул­кадәр зур булганмы бу шәһәр? Булгандыр. Ул бит бер-ике катлы йортлардан торган.
— Парижда — 26 мең, Лондонда  30 мең кеше яшәгәндә, Сарай-Батуда 300 мең кеше яшәгән. Мәскәү ул чакта 300 йортлы авыл булган, — ди галим. — Сарайның зәңгәр, фирүзә төсләргә буялган сарайлары, мәчетләре ерактан караганда күк зәңгәрлеге белән кушылып, алтын гөмбәзләр һавада эленеп торган төсле күренгән.

Аның буявын ничекләр ясаганнар икән? Автобустан төшкәч тә аяк астыннан иелеп кенә алган зәңгәр кыйпылчыклар бүген дә — 700 елдан соң да — беренчел җете төсен үзгәртмәгән. Гаҗәп…
— Сәмәрканд төслерәк, ләкин аннан күпкә зуррак, гүзәлрәк кала булган Сарай-Бату. Менә бу — без басып торган калкулык алты почмаклы зур гына йорт урыны. Елга буенда төрле остаханәләр урнашкан булган. Бу як­та — аерым һөнәрчеләрнеке, арырак — елганың теге борылышында — ханнарныкы — дәүләт остаханәләре тезелеп киткән.



Каршыбызда зәп-зәңгәр Актүбә җәйрәп ята. Елганың мул сулы чагы. Ярларыннан чыгып, үзәнлекләргә дә җәелгән. Су буйлары — хәтфә үлән. Агач-куаклар җете яшел.
— Сарай-Бату хәрабәләрен җимереп, ташларын шушы су юлыннан әстерханга ташыганнар. Рус Әстерханы Сарай-Бату ташларыннан төзелгән. Рус дәүләте өчен бер атуда ике куян — Алтын Урданың башкаласын юк итү дә, төзелеш өчен әзер материал да була бу.
— Ә Әстерхан шәһәренең 450 еллыгын билгеләп үтәргә җыенуларына ничек карыйсыз? — дип сорыйбыз Евгений Михайловичтан.
— Берничек тә карамыйм. Бәйрәм ясарга кирәктер, бәлки… Рус дәүләте гасырлар буе уйдырма тарих эчендә яши. Татар-монгол изүе дигәне дә чеп-чи ялган. Алтын Урдада һәр халыкка үзе теләгәнчә яшәргә, инанган динен тотарга ирек булган. Ә «татар-монгол изүе» дигәнен Петр I Европага «тәрәзә ачкач» уйлап тапканнар. Алга киткән Европа каршында Рус дәүләтенең фәкыйрьлеген аклау өчен сәбәп кирәк булган. һәм бүген дә хак тарихны ачу мөмкин түгел. Бу калкулыкларның һәрберсе астында йорт, мәчет, җәмәгать мунчасы, сарай нигезләре, — дип, карашыбызны эреле-ваклы калкулыклар белән тулы дала ягына юнәлтә Евгений Михайлович. — Без аларны ачабыз да сызымнарын алып, яңадан күмәбез. Казу — бер хәл, нәкъ шул хәлендә калдырып, кире күмү читенрәк.

Әгәр Сарай-Батуны казырга рөхсәт һәм матди мөмкинлек бирсәләр, Евразиядәге иң зур тарихи һәйкәл булыр иде бу. Бөтен дөньядан галимнәрне, туристларны җыяр иде… Әстерхан татарлары аның казу проектын да эшләделәр. Тик Алтын Урда турында сүз барганда Мәскәүне туризмнан керәчәк акча да кызыксындырмый…

Археологка ияреп, Тоз күленә таба атлыйбыз. Борынга бик нечкә — баллы ис бәрелә. Вак-вак чәчәкле ниндидер үлән исе икән. Иелеп өзәм дә, кулыма алып исним. Бал исе килә. Күңел кытыклана. Бал исе… әрем исе… Дала исе. 
— Тоз күленә башың белән бер кат чумып чыксаң, йөз яшькә кадәр яшисең, имеш, — ди Евгений Михайлович.
— Ә сезнең чумганыгыз бармы соң?
— Әйе, ел саен чумабыз.
— О-о, димәк меңгә кадәр яшәячәксез, — дип көлешәбез. Күңелдән, бу кешегә чынлап та озын гомер телим. Башкарасы изге эшләре бик күп бит әле аның. әнә, Селитренное авылында Алтын Урда музеен төзергә җыенып йөри. Бина да табылган. Тик ул бинаны ремонтларга кирәк. Ә ремонт өчен акча бирәбез дип торучы юк.

Без, музейны күрергә, авылга таба китәбез. Сарай-Бату хәрабәләре өстендә утырган бу авыл XVIII гасыр башында барлыкка килгән. Исеменнән үк күренгәнчә, монда селитра заводы булган. Петр I патша фәрманы белән төзелгән ул.
— Монда кеше сөякләреннән дары ясаганнар диләр?



Евгений Михайлович безнең шомлы мәгълүматыбызны кире кага:
— Юк, нишләп кеше сөягеннән булсын. Далада көтү-көтү мал йөргән. Исәпсез-сансыз. Мал сөякләре бик күп булган бу тирәдә.

Завод инде күптән беткән. Ә авыл калган.
— Шушы Селитренное бит инде ул! — туктап калабыз. — Акбүредәге Аня апаның туган авылы…
Күптән түгел генә Яңа Чишмә районының Акбүре мәктәбендә булган очрашуны искә төшерәбез. Анда «Сөембикә»нең элгәрерәк чыккан саныннан бер битен күтәреп килгәннәр иде. Бер язмада туган авылының исеме искә алынган өчен генә журналның шул битен кисеп алып, кадерләп саклаган ханым турында сөйләделәр. Шушы Селитренное авылында туып-үскән, язмыш җилләре Татарстанга ташлап, Акбүре авылында гомере буе фельдшер булып эшләгән Аня-Әминә апа… Үзе әйтмәсә, милләтен дә белә торган түгел, рәхәтләнеп татарча сөйләшүче рус хатыны. Кызык бу язмышның борылмалары. Менә без Аня апаның туган авылында йөрибез һәм, мөмкинлек булса, тапшырырбыз дип, туган җиренең туфрагыннан тарих кыйпылчыкларын — борынгы чүлмәк ватыкларын җыябыз…

Кечкенә генә авыл йортының ямь-яшел үлән үскән ишегалдыннан үтеп, ишектән эчкә уздык та… 700 елга үткәнебезгә кайттык. Археолог Евге­ний Пигарёвның эш һәм… иҗат урыны бу. Кисәк-кисәкләрне ялгап җыелган чүлмәкләр, касәләр… Шүрлек­ләрдә оста кулыннан яңадан туар сәгатен көтеп ятучы керамика ватыклары… Кайсыбер­ләре сәнгать әсәре саналыр бизәкле тәлинкә, ваза, чүлмәккә әверелер аларның, кайсы — гадәти көнкүрештә кулланган савыт-сабага…

Евгений Михайлович бер киштәдән алып, безгә чүлмәк саплары бүләк итте. Һәрберсенә Бату ханның тамгасы төшерелгән. Аны кулга алгач та тән буйлап сәер дулкын, билгесез сискәнү йөгереп үтте. Геннар хәтеренең шулай дулкынланып алуымы? «Буында типкән кан калыр…» «Идегәй» дастанының мәгълүм юллары хәтерне ярып үтә. Буында типкән кан… калган… Калган бит. Юкса без — татар балалары — җан ашкынып Сарай-Бату урынын карарга атлыкмас идек. 

Без монда ни күрдек соң? Дала. Эреле-ваклы калкулыклар белән чуарланган коры дала гына. Без монда ни тойдык соң? Хөрлек. Зурлык. Иркенлек. Чиксезлек… әрнү… Иксез-чиксез дала офыкларына бәрелеп бәргәләнгән җанның әрнүе. Югалту ачысы. Бал исе катыш әрем исе. Бу исләр һәм бу хисләр татар бәгырен мәңге сулкылдатачак.



Күгебездә — «Сарай-Бату» йолдызы!
2001 елда, искеләреннән җир шарында Мисыр пирамидалары гына калганлыктан, дөньяның яңа җиде могҗизасын билгеләү фонды булдырылган иде.

2005 ел ахырында бөтен дөнья күләмендә тавыш бирү башланды. Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, Әстерхандагы дөнья могҗизасы өчен дөньяның 35 иленнән алты меңгә якын кеше тавыш биргән иде. Номинантлар исемлеген Әстерхан кремле, Петр I имәне, Каспий төнбоегы, мәрсин балыгы, Сарай-Бату, Баскынчак күле һәм Ильинкадагы чиркәү тәшкил иткән булса, Әстерханда үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча дөньяның сигезенче могҗизасы итеп Алтын Урда дәүләте башкаласы Сарай-Бату игълан ителде.

Җиңүчене мәңгеләштерү күпсанлы чаралардан торган проект нигезендә тормышка ашырылачак. Әлеге вазифа «Лукойл» ачык акционерлык җәмгыятенә тапшырылды. Моннан тыш, үлчәү йолдызлыгында балкучы йолдызларның берсенә Сарай-Бату исеме биреләчәк.

«Сөембикә», № 10, 2007.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар