Логотип
Милләттәш

Чит илдәге татар утравы 

Яшәү урыннары – Чехиянең башкаласы, кызыксынулары – иге-чиге булмаган дөнья, сулышлары – океан, тормыш фәлсәфәләренең чагылышы – балалары Сара белән Туранда. Без бүген чит илдә бер матур татар утравы булып яшәүче Лилия һәм Раил ӨМЕТБАЕВларда кунакта. 

 

 

Яшәү урыннары – Чехиянең башкаласы, кызыксынулары – иге-чиге булмаган дөнья, сулышлары – океан, тормыш фәлсәфәләренең чагылышы – балалары Сара белән Туранда. Без бүген чит илдә бер матур татар утравы булып яшәүче Лилия һәм Раил ӨМЕТБАЕВларда кунакта. 

   

Көне буе өйдә кем хуҗа?! Әлбәттә инде, балалар белән декрет ялында утыручы әни кеше! Лилиянең өстәле һәрвакыт әзер: чизкейк сыйфатындагы Алман классикасы «Кейзекухен», сигезаяк салаты, җиләк-җимеш, тәмле чәй... Өйдә тагы бер зур хуҗа бар – нәсел дәвамчысы,  яшь ярымын тутырып әле күптән түгел генә тәпи киткән, бураннар уйнаткан Туран! Апасы Сараны балалар бакчасына  илтергә дә ул булыша, әнисенә чех теле курсларында укырга, яшелчәләр алыр өчен базарга йөрергә, почтага кереп чыгарга, көнкүреш мәшәкатьләрендә кайнарга ул ярдәм итә әнә. 

– Әниемнең тамырлары – Әтнә ягыннан, әти Балык Бистәсе районыннан. Үзем – Казан кызы, Раил дә Казанда туып-үскән. Әнисенең тамырлары Биектау районына барып тоташа, әтисе – Чуашстан ягыннан, – дип гаилә тарихы белән таныштыра башлый Лилия. 

Ә яшьләр үзләре 2012 елда Прага шәһәрендә танышканнар. Бик кызык килеп чыккан ул. Раилнең «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләп йөргән вакыты әле бу. Испаниягә ял итәргә барганда берничә сәгатькә генә Прагада узучы Сабантуйга кереп чыгарга уйлый ул. Мондагы татарлар тормышы турында сюжет ясарга, Сабантуйдан репортаж төшерергә... Лилиянең дә эше бик кызу – Берлинда магистратурада укып, имтиханнарга әзерләнеп йөргән вакыты. Шулай да кыз, укудан, имтиханнардан бераз ял итеп алыйм дип, дуслары чакыруы буенча берничә генә сәгатькә булса да Прагага милли бәйрәмгә килә. (Германия белән Прага арасы дүрт сәгатьлек юл. – авт.) Менә шунда беренче тапкыр бер-берсен күрә алар. Исәнлек-саулык сорашудан узмаган гади генә аралашу була инде ул. Алай да Раил тагын бер атнадан үзенең Берлинда буласын әйтә, Лилиядән шәһәрне күрсәтүен сорый. Шулай итеп, Берлинда яңадан күрешергә сүз куешалар. 

Уку, төрле курсларда белем ныгыту, телләр өйрәнү... Шулай арып-талып өйгә кайтып егылган бер кичтә Раилдән хәбәр килеп төшә: «Мин Берлинда, очрашабызмы?» Әйткән сүз – аткан ук, сүз бирдеңме – үтәргә кирәк. Әмма шулкадәр арылган бүген... Раил тукталган җир шәһәрнең икенче очында булса очрашуга барып булмас, дип уйлый Лилия. Ә Раил бер тукталыш аралыгында гына урнашкан икән! Очрашалар алар ул кичтә. Бергәләп Берлин белән танышалар, сөйләшәләр, тормыш кыйммәтләрен барлыйлар. Чынлап торып танышу шунда булгандыр инде.   

 ...Март аенда Лилиянең укулары тәмамлана. Инде укуын Гонконгта дәвам итәргә максат куеп, гаризалар тутыра кыз. Димәк, сентябрьдән яңа илгә сәфәр чыгасы. Ә аңа чаклы Казанга, якыннар янына кайтып килергә дә була! Казан Универсиада уздыру мәшәкатьләре белән каршы ала аны. Лилия Универсиада дирекциясенә эшкә урнаша. Раил белән Фейсбукта язышып торалар. «Аралашкан саен уртак темалар күбәйде. Раил тормышка да җиңел карый. Гаиләдә хатын-кыз тегенди-мондый булырга тиеш дигән катлаулы таләпләре дә юк кебек. Аның мөстәкыйль кеше булуы миңа бик ошады», – дип искә ала  ул чакларны Лилия. Универсиадада эшләгәндә юллар яңадан кисешә яшьләрнең. Кайвакыт эш буенча очрашалар, кайчак кинога, циркка бергәләп баралар. Һәм... җәй башында Раил Лилиягә тәкъдим ясый. Һич көтмәгәндә! Бу тәкъдим шундый көтелмәгәнчә була! Ничек инде, Лилия бит сентябрьдән Гонконгка китәргә җыена. Ә Раил аңа тәкъдим ясый! Тәкъдим ясавы да бит әле – «смс» аша! 

Чынлап әйтәм, шаяра дип уйладым мин аны, – ди Лилия. – Шуңа үзем дә җиңел генә җавап язып җибәрдем: «Әйее!» «Никахны кая укытабыз соң?» дигән җавап килә, «Әй, үзең сайла инде», – дим, уйнап язышуны дәвам итеп. Шулай да бераздан күңелгә шом керде. «Син әллә чынлапмы?» – дим. «Чынлап! Хәзер әниләргә дә кереп әйтәм», – димәсенме! Уеннан кереп киткән әйбер шулай җитди борылыш алды да куйды. Минем әниләр шок хәленә килде. Кызлары монда Гонконгка китәргә җыена, ә без өйләнешү турында хәбәр итәбез! Никахны җәй башында укыттык. Туебыз 11 август көнне булды. Әле туй күлмәге белән дә кызык хәл килеп чыкты. Кайсы кибеткә кермә, күкрәк өстеннән бетә торган туй күлмәкләре саталар. Йөри торгач, бер кибеттә терсәккә кадәр ябык күлмәк күрдем дә киеп карадым. «Ошады, алам», – дим. Кибетчеләр шаккатып миңа карап тора. «Бер тапкыр киеп карап аласызмыни? Әллә сез генералга кияүгә чыгасызмы? Хәрби кеше хатыны булырга җыенасызмы?» – диләр гаҗәпләнеп. «Юк, нишләп алай сорыйсыз?» – дим. «Гадәттә алар гына шулай ашыгып ала, – ди сатучылар. – Кияләр дә, алып та китәләр. Ә башка кызлар күлмәкне киеп карар өчен дүрт-биш кат килә». Менә шулай бар да гади безнең. Чынлыкта, туй да уздырасы түгел идек әле. Әмма минем әниләрнең кыз үстереп тә, туй ясамыйча бирәселәре килмәде. Әниләр хакына туй үткәрдек. 

Казанда Универсиада гөрли, Өметбаевлар никах, туй мәшәкатьләре белән гөр килә, ике нәсел кушыла. Чын мәгънәсендә кызу җәй була ул! 

– Гел үзем генә яшәргә күнеккәннән соң, дөньямда тагы бер кешенең барлыкка килүе бераз сәер иде миңа. Өч ел чит илдә үзем генә яшәгән идем бит инде, моңа чаклы өйгә интернет кертү, лампа алмаштыру ише вак-төяккә кадәр бөтенесен үземә эшләргә туры килә иде. Ә монда кемдер бертуктаусыз сине кайгырта! Әй рәхәт! Миңа ул вакытлар әкият кебек тоела иде. Сентябрьдә Кытайга укырга киттем. Әмма Европада укыганнан соң, кытайларның тәртипләрен кабул итә алмадым. Банк хисабы, фәнни җитәкчеләр белән дә проблемалар чыга башлады. Бөтен дөнья: «юк, бу синеке түгел», – дия иде сыман. Өч атнадан ташладым да кайттым. Шуннан соң Раил белән бер дә аерылышмадык инде без. 

Лилия нинди генә максат билгеләсә дә, Раил беркайчан каршы төшми, үз иркенә куя. Казан университетына аспирантурага керәм дигәч тә... Юк, аспирантурага кергәнче, Лилия үз тормышын күздән кичерә дә, үзенә STOP! дия әле. Мәктәп, университет, чит илдә өч елга сузылган ике магистратура, Кытайдагы докторантура... Күпкә киткән бит! Һәм ул үзенә бер ел ял бирә. Язга таба яңадан Казан университетына аспирантурага керү хәстәрен күрә. Ул арада яшь гаиләгә әти-әни шатлыгын тату насыйп була. 

Сара белән Туран 

Сара Казанда дөньяга килә. Ә Туранны Прагага яшәргә күчкәч «алып кайталар». Балаларга төрле телләргә күчергәндә дә язылышлары, әйтелгәндә хәрефләре үзгәрмәгән исемнәр сайларга тырышалар. Борынгы, төрки исем булуы да мөһим. Сара – дини яктан тарихлы, тамырлы исем. Сара – «ханым» (госпожа), Туран – «җир, дәүләт» дигәнне аңлата. Ир баланың исеме көчле яңгырасын өчен «Р» хәрефе дә булсын, ди Раил. 

 Туран туганнан соң, тормыш миңа башка төрле күренә башлады. Картаяммы икән әллә, – ди Лилия көлеп. – Беренче бала белән күземне йомып алга барганмын сыман. Бигрәк тәҗрибәсез буласың шул! Туран тугач, икенче сулышым ачылды кебек. Бала гына тапмадым, үземне дә таптым, зирәклек тә килде сыман. Баланың температурасы күтәрелсә дә, әллә ни ис китми, тыныч кына даруын бирәм. Туран елый башлаганчы үз эшләремне эшләп йөрим. Сараны тапкач, дөньядан артта калам сыман тоелган иде. Әле Сара тыныч ул, бик тәти кыз булды. Ә Туран көчле характерлы безнең, үзенекен итәр өчен умырып ташларга да күп сорамый. Бик арыган вакытта, әтиләре эштән кайткач, бераз урамга чыгып йөреп кайтам. Су буена төшеп менәм, берәр дустым белән очрашам. Чехларда шундый әйбәт гадәт бар, алар балаларын кичке сигездә йоклатырга ияләнгәннәр. Әкренләп без дә шул режимга күчтек. Рәхәт. Балалар йоклагач, Раил белән үзебезчә яшәп алырга кимендә ике сәгать вакыт кала. 

Яшәү рәвеше 

Әти кеше эштә, без Лилия белән мондагы яшәү рәвеше, гаиләдәге гадәтләр турында гәпләшәбез. Чит илдәге әниләрнең бала ялы ничек уза икән? 

Туран белән атнага ике тапкыр йогага йөрим. Чех теле дәресләренә барабыз. Шәһәрдәге төрле чараларга йөрибез. Шимбә китапханәгә барып ярты көн фәнни эшләрем белән шөгыльләнергә тырышам. Анда өстәлләр дә, интернет та, кофе машиналары да бар. Раилнең мине аңлавы, теләгән вакытта теләгән эшеңне эшлә дип торуы бик мөһим. Америкадагы татар диаспорасы темасына яза башлаган фәнни эшемне тәмамлыйсым килә. Менә бу Туран исемле егетнең балалар бакчасына киткәнен генә көтеп ятыш... 

Гаилә йолалары 

Чит илдә татар гаиләсе булып яшәүнең читенлеге белән әлегә очрашмаган Раил белән Лилия. Гаиләдә фикер йөртү, сөйләшүләр татарча гына. Башка чит илдә яшәүче дуслары белән дә туган телдә аралашалар. Балаларга менә дигән үрнәк: кайда гына яшәсәң дә, татарча сөйләшеп булганын күреп үсәләр! Әти-әнинең яшәү рәвеше акрын гына балаларга да сеңә. Сара биредә узган Сабантуйларны бик ярата икән. Гаилә дуслары кыстыбый ясый торган кафе ачкан. Сабантуйдан соң анда кыстыбый белән чәй эчәргә җыелышалар. Бала өчен милли рухтагы бәйрәмнәрдә бөтерелеп, җылы, якты истәлекләргә  күмелеп үсү мөһим. Раил татар яшьләре оештырган төрле чараларга күбрәк йөри. Прагада татар яшьләре бик актив икән. Динне татарлыкның аерылгысыз бер өлеше дип саный. Дини гадәт-йолаларны гаиләгә кертеп, балаларга сеңдереп үстерү мөһимлеген аңлыйлар.  Сара белән Туран Корбан, Ураза гаетләренә бүләкләр ала. Гает шикәре белән сыйланалар. (Дөрес аңладыммы?)   

Балачагымда, мин комган тотып йөргән әбине күреп үстем. Ул минем өчен мөһим булган. Хәзер Сара белән Туран каршында намазлык алып намазга утыручы әти-әнисе бар, хәзер бу кызым һәм улым өчен бик мөһим.  Барысын да белеп-күреп үсәләр. Таләп итмибез, үрнәк күрсәтергә тырышабыз, – ди әни кеше. 

Еш булмаса да, бергәләп татар  җырларын җырлыйбыз. Раил ретро җырларны кабызып җибәрә кайчак. Сара күбрәк тыңларга ярата. Тыңлый-тыңлый да, аннары трамвайда баргандамы, урамдамы җырлап җибәрә. Без Казанда яшәгәндә Сара минем әтинең гармун уйнаганын тыңлап үсте. Биергә бик яратабыз. Ул безнең өчен медитация кебек. 

Бу гаиләнең тагын бер яраткан гадәте – балалар белән сәяхәт итү. Туран тугач, Франция, Испания, Исландиягә барып кайтырга өлгергәннәр. Атна ахырында машинага утырып Чехия буйлап сәяхәткә чыгып китәләр. «Безгә яңа урыннар күреп торырга кирәк. Сәяхәтләр безнең өчен китап уку, су эчү кебек зур бер ихтыяҗ. Балалар безгә яраклашырга тиеш, без балаларга түгел. Яңа дөнья күргән саен, балаларның яңа кичерешләре туа. Үсешләренә дә уңай тәэсир итә дип уйлыйбыз. 

Гаиләнең бер көне 

Иртән Туран бик иртә уята безне. Шуңа күрә иртәләрен Раил белән чиратлап торырга тырышабыз, – дип, көн тәртибе белән таныштыра Лилия. – Беребез Туранны карый, икенчебез Сараны бакчага әзерли. Апасын балалар бакчасына илткәннән соң, Туран белән чыгып китәбез. Базарга яшелчә алырга сугылабыз, кибеткә яки почтага кереп чыгабыз. Китапханәгә  кереп китап алмаштырабыз. Көн кояшлы булса, Туранны балалар мәйданчыгында уйнатып алам. Монда балалар мәйданчыклары бик матур. Инде йокы сәгате якынлаша башлагач, өйгә ашыгабыз. Туран йоклаган вакыт – минем үземнеке генә! Рәсем ясыйммы, компьютерда эшләремне эшлимме... Аннары Сараны алырга бакчага китәбез. Кайтып капкалап алганнан соң, уйныйбыз рәхәтләнеп. Аннары Раил кайтуга җылы ризык әзерлибез. 

Тәрбия фәлсәфәсе 

Бала белән бик күп сөйләшергә һәм аңа барысын да аңлатырга кирәк. Аңлатканда баланың башында мантыйк үсә. Әле күптән түгел генә Польша чигенә зур кыялар карарга барган идек. Сара шунда кап-кара төстәге күл күрде. Моңарчы аның беркайчан да кара су күргәне юк иде әле. Табигый рәвештә кыялар арасында җыелып торган, агач тамырларыннан каралган су иде ул. Кызым аңа шаккатып карап торды. Нишләп кара күл булуы турында сорады. Баскычлардан менә-төшә арып беткән булсак та, кызыбызга бу күл турында тәфсилләп сөйләргә туры килде. Икенче яктан, балалар үзләрен гел без уйлаганча гына да тотмый.  Менә монда педальсез велосипедлар модада бит инде. Балалар анда гәүдәне баланста тотарга өйрәнәләр дә, аннары  чын велосипедларга утырып йөреп китәләр. Шундый сәпидләрдә йөреп ничә сапоги-кроссовканың башын тишкәнне белсәгез! Аңлатып карыйм, алай йөрергә ярамый дип. Юк! Аптырагач, тишек сапоги белән дә йөртеп карадым, вакыты җитмичә барыбер шул сәпидне ташламадык. Аңлау үз вакыты белән килде. Кайбер күренешләрнең үз вакыты белән дә килүе мөһим икән, без әйткәнчә генә була алмый дигән сабакны «кесәмә салып куйдым». 

Киемнәрне секонд-хендтан алырга тырышам. Моңа үз карашыбыз бар: планетада чүп бик күп, нишләп без дә тагы бер чүп сатып алыйк дип, аңлатам балаларга. Мондагы татарлар арасында  балалар киемнәрен алмашу гадәте бар. Киемне ниндидер кабык кебек кенә кабул итәм. Баланың тышкы кыяфәте аның үзе турында бернәрсә дә сөйләми дип саныйм. Уен мәйданчыкларына килгәндә дә әниләр алмаш кием белән килә. Балалар комда аунап рәхәтләнеп уйный. Бу – артыгын рөхсәт итү дигән сүз түгел, уен белән мавыккан балага дөньяны кабул итүгә  ә бала бирелеп дөньяны кабул итүгә комачауламау гына. Бездә «ярамый, киемеңне чиста тот, әшәкеләтмә», – дигән әйбер юк. Андый чикләр куймыйбыз. Казанга кайткач, әти-әни урамга  алып чыкса, пычратма, дип кисәтү ясый башлый. Бу очракта инде әти-әнигә уйнасыннар, кергәч юып кидертергә киеме җитәрлек дип аңлатырга тырышам.  Бала бит ул «ярамый»ларны җыя-җыя да, аннары үскәч, «ярамый»ларын шундый итеп чыгарырга мөмкин! Инфантиль баллаар үсүе дә шул «ярамый»ларның артык күп җыелуыннан дип уйлыйм мин. Беркемнең дә иминлегенә зыян салмый икән – балага ирек бирергә кирәк. Сәер инде, әгәр дә син балага үз балачагын ирекле уздырырга рөхсәт итәсең икән, ул – аздыру кебек кабул ителә.  Бервакыт Казан аэропортында Сара диванга менеп китте. Анда кешеләр балаларын утыртып фотога төшерә икән. Сараның да менеп, тотып карыйсы килде ул диванны. Баланы үз ирке белән йөртәсез дип, и ачуландылар безне шул  вакытта! Исебез китте! 

 «Бану маҗаралары» 

Игътибар иткәнсездер, быел татар дөньясы чит илдә яшәүче татар әнисенең татар балаларын мөстәкыйль рәвештә фикерләргә өйрәтүче китап язуы һәм аны бастырып чыгару өчен бөтен дөньядан иганәчеләр эзләве турында сөйләп, шау-шу килеп алган иде. Китап инде басылып ята. Ә бу китапны язучы – безнең героебыз Лилия була инде! 

– Бану китабы Сараның китаплар дөньясына кереп китү тарихы белән бәйле. Кызымны китаплар белән таныштыра башлагач, Казаннан кочак-кочак  татарча китаплар алып килдем, берсе дә баланы кызыктырмый. Аптырагач, тәрҗемә итеп укып карадым, алай да бармый... 

Чехиядә китапларны яратырга бик иртә өйрәтәләр. Атнаның бер көнендә Сара йөри торган балалар бакчасына әти-әниләрне китап укырга чакыралар. Ул көнне, килеп, теләгән китабыңны укый аласың. Инглиз, чех китаплары бала кабул итә торган рәсемнәр белән матур эшләнгән. 

Танышларым белән заманча татар китабы турында сөйләшеп утырдык та, үзең язып кара әле, диделәр. Бер дустым яз, ди, икенчесе... Бу сүзләр мине бик илһамландырды һәм мин 2019 елны китап язуга багышлап, башкача яшәп карыйм әле, дип эшкә керештем. Бу эшне башкарып чыгарга миңа бернәрсә дә комачауламый иде, нияте яхшы булса, акчасы табыла аның. 

Китап язу идеясе кызымның үсешен, балалар психологиясен өйрәнгәннән соң барлыкка килде. Әсәрнең герое Бану – җыелма образ, аның кайсыдыр бер өлеше үземнән, Сарадан һәм мин  белгән яшь әниләрдән алынган. Китап язуым турында белдергәч, малайлар турында да шәп китаплар кирәк, малай герой белән дә яз, дигән хатлар алдым. Ләкин китапны уйлап чыгарып кына язып булмыйдыр ул. Аның өчен башымда күзәтүләр җыелырга тиеш. Хәзер менә улымны күзәтәм. Бәлки, малайлар өчен дә берәр әсәр туар әле. 

«Бану маҗаралары» күзәтүләрдән чыгып, җиңел тел белән язылды. Татар китаплары арасында әлегә андыйны очратканым юк. Бездә бит китап –  супер-мега әйбер булырга тиеш кебек кабул ителә. Аны олпат язучылар гына яза ала кебек. Баксаң, балалар бестселлерларын, нигездә, балалар дөньясын яхшы аңлаган, күзәткән декрет ялындагы әниләр язган икән бит! Китап язу өчен балаларны аңлап, аларның күңеленә үтеп керергә кирәк. Олылар тарафыннан гына ничек булырга тиеш дип язылган китапларны алар кабул итми. Китап язып карау миңа бик ошады, яңа сулыш, яңа тәҗрибә булды. Кулыңда кечкенә бала булганда Гималайга да чыгып китә алмыйсың, яңа курсларга да язылып булмый, күрше шәһәргә дә бара алмыйсың. Кечкенә бала белән китап язып карау шәп тәҗрибә бирде. 

Китап яраттыру идеясе хәреф таныттырудан башланмый ул. Баланың китапны кабул итүен фәнни яктан өйрәнгән галимнәр фикеренчә, китапны кая утырып уку, әти-әни белән сөйләшү, фикерләшү, баланың кулы җитәрлек урынга кую, тактиль рәвештә битләрен ачып, танып белү – болар барысы да китап уку мәдәниятен сеңдерүгә зур өлеш кертә, диләр. Минем дә татарча китап уку мәдәниятенә үз өлешемне кертәсем килә. Китап язып, бизнес проект эшләргә тели, дип гаепләүчеләр дә табылды. Әмма татар китабы язып супермиллионнар эшләп буламы соң? Гафу, әлбәттә... Минем кебек тагын ун әни балалар өчен татарча китап язарга алынса да шәп булыр иде әле! Туган телдә язылган балалар китаплары стена булып һәр өйдә өелеп торсын иде ул! 

...Лилия һәм Раил Өметбаевлар гаиләсенең яшәү рәвеше, уйлау киңлекләре, фәлсәфәләре безнекеннән нык аерыла. Ничектер иркен аларның дөньясы, бернәрсәгәдә бәйле түгел. Алар белән аралашкан саен, иркен сулыш аласың, нидер үзгәртәсе килә башлый.  Менә шундый татар гаиләләре – милләтнең төп байлыгы бит инде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар