Австралия татарлары: Татарстанда туган тел сакланмаса, безгә дә авыр булачак

Җир шарының икенче ягына  – Австралиягә татарлар ничек барып чыккан, алар анда туган телебезне саклау өчен ниләр эшлиләр? 
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Австралиянең татар диаспорасы вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә бүген шулар хакында сөйләнде. 

Суфия апа Вәли – безнең күбебезгә таныш. Ул ел саен җәйне Казанда үткәрә. Без аны шагыйрә буларак та беләбез. Ул инде монда берничә китап бастырып чыгарырга да өлгерде. Әлеге китапларның соңгысы – әнисе Фатыйма апа хакында. 

– Австралиядә инде 37 ел яшибез, – диде Суфия апа. – Туган илдән чыгып киткәндә әти-әниләребезгә нибары 16-18 яшь булган. Татарстанның Апас һәм Кукмара районнарыннан аларның гаиләләре Кытайга 1881 елларда күченәләр. Әти белән әни Урумчи шәһәрендә кушылып, балалар үстерәләр, гореф-гадәтләребезне, телне, йолаларны, динне саклыйлар. Без инде Ватаннан читтә үскән 3-4 буын вәкилләре монда. Туган телдә сөйләшүебез өчен әти-әниләребезгә рәхмәтлебез. 
 
Айсылу Садри   –  Татарстанда туып-үскән, Чаллы кызы. 2009 елны язмыш аны булачак ире белән очраштыра, ә ул Австралия татары булып чыга. 
– Без Равил белән бары тик татарча гына аралаштык. Ике арада хисләр бар икәнен аңлагач, өйләнештек, – ди Айсылу. – 2011 елдан бирле Австралиядә яшим. Мине анда бик җылы каршы алдылар – әйтерсең, әллә кайчан белгән туганнары. Ирем белән ике бала үстерәбез хәзер. 

Зөһрә Садри исә Австралиядә туып-үскән. Туган телдә сөйләшергә әти-әнисеннән өйрәнгән, якшәмбе мәктәбенә йөреп, татарчасын камилләштергән. Ире – инглиз, аның белән бер кыз үстерәләр. 
– Кызым белән татарча гына сөйләшәм, – диде ул. – Ирем аның белән инглизчә аралаша, әмма татарча белгән сүзләрен ул да әйтә. Бала 3-4 тел белсә, бик әйбәт дип саныйлар алар. Балам белән бергә туган телемне үзем дә камилләштерәм хәзер. Икәү аның белән хәзер татарча китаплар укыйбыз. Әлбәттә, безгә китаплар җитми. Мин инде 100 дән артык инглиз телендәге китапны татарчага тәрҗемә иттем. Туган телне өйрәнүдә моның үземә дә файдасы булды. 


Балаларны татар итеп үстерүне монда – Татарстанда да кыен дип саныйбыз, ә анда хәлләр ничек тора?
– Баланың иң зур укытучысы – әнисе, – диде Суфия апа. – Улын яки кызын татар итеп үстерү – ата-ананың төп вазыйфасы. Мәктәпкә киткәч, безнекеләр дә инглиз теленә күчә. Туган тел – өйдә генә кала. Мин үзем килгән саен 25 килограмм китап алып китәм – безгә самолетка шуның кадәр йөк алырга ярый.  Якшәмбе мәктәбенә татар теле өйрәнергә йөрүче балаларга тел белүнең мөһимлеген аңлатабыз.  Тел күбрәк белгән саен, мөмкинлекләр күбрәк ачыла, дибез. Мин үзем, мәсәлән,  8-9 телдә сөйләшәм, тәрҗемәче булып эшлим. 

Мөшәррәф Вәли – Аделаидада яшәүче татарлар өчен оештырылган якшәмбе мәктәбендә инде 30 елдан артык укыта. Аның үзенең өч кызы  – Сөембикә, Иделбикә һәм Хафиза да татарча сөйләшәләр. Бу юлы Мөшәррәф ханым Казанга үзенең төпчек кызы Хафизаны һәм туганнарының тагын ике кызын Татарстан белән таныштырырга алып килгән. Яшьләр бу көннәрдә  «Сәләт» лагерендә ял итәләр, яшьтәшләре белән аралашалар. 

− Кызларны мәктәпкә машина белән озата идем, –  дип сөйләде ул. – Үзара инглизчәгә күчсәләр, машинаны туктата идем дә: «Төшегез, мин инглиз балаларын ташымыйм», – дия идем. Туган телебезне өйрәнүдә – Татарстан безгә зур таяныч. Илебездә туган телебез көчле була икән, аны саклау безгә дә җиңелрәк булачак.Аның сүзләрен Айсылу Садри дәвам итте:
– Татарстанда туган тел сакланмаса, аны без дә үзебездә саклый алмаячакбыз. Татарча китаплар гел укыйм балаларыма. Интернеттан мультфильмнар да карыйбыз. Әмма аларның күбесе Г. Тукай әсәрләренә нигезләнгән. Бүгенге заман белән бәйләнгән әсәрләр җитешми. 

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6562
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9190
    0
    73
  • 4323
    0
    49
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3435
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 15 апрель 2021 - 10:33
    Без имени
    Йомшак күңелле балалар үзләре башлап сөйләшергә дә белмиләр шул. Минем дә бердәнбер улымның йөрегән кызлары үзеннән олы була. Ахрысы, кызлар үзләре кыюрак минем улымнан. Берни дә әйтеп булмый. Үзе тормышын үзе корсын, дип, барысына да риза мин.
    Улыбыз өч балалы хатын алган...
  • 15 апрель 2021 - 08:49
    Без имени
    Мескен апа, жылап укыдым. Рэхмэт Фагилэ
    Сания апа бәхете
  • 15 апрель 2021 - 09:13
    Без имени
    Тиле Бергена торле булмый шул! Анны биргэн акчаларын нык жыеп тоталар иде..узендэ берэр торып урын кара Иден бу кон килэчэге кон кебек ачык иде лэбаса!
    Бумеранг законы 
  • 15 апрель 2021 - 06:36
    Без имени
    Кайчандр улда бит хатыныкы г-на булган син аны аертп алдын.алай бэхетле булп буламы. Тап башканы буйдак аерылганны. Хэм яшэ гаилэ короп балан булгач бэлхем иялэшерсен. Купме хатын ялгыз тормош алып бара. Авыр булсада. Баласы дип Яши. Парлы матур гаилэне бозоп аерп яшэмэгез. Гел тормош ак полосадангна тормый. Ометлэнеп яхшы хыяллар, эчкерсезлек уцсезлек б, н яшэргэ кирэк. Кешегэ хэттэ дошманынада яхшы телэк телэсэ, узендэ унай ягы б, н кайтр.
    Бумеранг законы 
  • 15 апрель 2021 - 06:49
    Без имени
    Гомер буе матур тороп булмый, аннан баланы сонга калп тапсан, устеруе читен. 35 тэ2 табалар.ул барбр хатынын ташламый, тормош алып баррга ул яхшы, балалары очендэ яхшы эни. Атнага 1 Ир курэм дип ят инде. Ялгзак булып. Анлаш. Анын б, н. Яшьлек утэ сизмисен олгайганны. Хатыны белсэдэ дэшми. Топле. Ул бары синен назын рэхэтлеген алыр оченгнэ килэ бит. Утрып чэйдэ эчмэгэч. Бу ярату тугел. Э син куркасын авырлыктан тормош алып бара алмам башка б, н дип. Акча эз булсада житэ. Куп булсада бетэ. Парлы булып анлашп яшэгэндэ житэ.
    Cөяркәм фатир бүләк итте
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи