Логотип
Милләттәш

Асыл нәсел балалары

Әстерханда абруй казанган, дәһри елларда ислам динен саклап калуда үзләрен аямаган Дубиннар нәселе яши. Бу нәселдән атаклы табиблар, укымышлы кешеләр байтак чыккан.
Шуларның берсе – инде җитмеш яшен тутырган затлы нәсел баласы, озак еллар Татарстан телевидениесе һәм радиосы дикторы булган, гаҗәеп үзенчәлекле шәхес – Абдулла ДУБИН.

Телевизор экранындагы ыспай кыяфәтле, ачык йөзле, бәрхет тавышлы Абдулла абыйга карап, әни: «Бу кеше бик күркәм холыклыдыр, югыйсә шундый дәрәҗәле эштә озак еллар эшли алмас иде», – дип әйтә иде. Чыннан да, Абдулла абый егерме ел буена татар телевидениесе һәм радиосында хезмәт куйды. Күпләр өчен ул – зәңгәр экраннар кумиры, бәгъзеләр аны туган якны өйрәнүче, филокартист дип белә. Ә аның әтисе Ибраһим абый белән әнисе Хәдичә апаны Әстерханның өлкән буыны әле дә хәтерли, бик игелекле кешеләр иде, дип, олы хөрмәт белән искә ала. Абдулла абый 20 яшеннән үк Казанда яшәсә дә, Әстерхандагы милләттәшләребез аны танып-белеп тора. Ул туган якларына кочак-кочак газета-журналлар төяп кайта, андагы татар дөньясы белән танышып бара. Без аның белән чиксез горурланабыз. Эш күрсәткән ирне ил онытмас, диләр. Ул чын мәгънәсендә ватанпәрвәр. Күптән түгел кулыбызга бик тә затлы бер китап килеп керде. Ул «Старая Волга» дип атала.

Ее люди, Ее суда, Ее судьба...» дип исемләнгән альбом. Монда Абдулла Ибраһим улының гомер буе диярлек җыйган хәзинәсе – Иделебезнең фотоларда сакланган тарихы тупланган. Китап белән танышкач, хаҗи Абдулланың туган як турында әйткән сүзләре кайтаваз булып колакта озак яңгырап торды әле. «Туган як – адәм баласы үзен өендә дип хис иткән төяк ул. Минем өчен Әстерхан белән Иделне искә төшереп торган балачак хатирәләренең берсе – өстәл өстенә савыт тутырып салып куелган кара уылдык... Уылдыгын уылдык та, ә ипи юк! Без ул уылдыктан тәмам туйдык, хәтта миндә аңа аллергия башланды. Ул вакытта кара уылдыкның бер банкасы илле биш тиен тора иде. Ә хәзер зур акчалар түләп тә кара уылдыкны көндез шәм яндырып эзләргә кирәк.

Һәм моның сәбәпләренең берсе: без Идел-әнкәбезне кадерсезләп, шушы көнгә төшердек.

Югыйсә 1943 елда күпме кан коеп алып калдык бит... Су ризыкка караганда да мөһимрәк, кирәгрәк шул!» Дубинның альбомында да шушы фикер баштан ахырга кадәр куәтләнеп бара. Әйе, сүз дә юк: Дубиннар – Идел балалары.

Язмыш үземне Әстерхан якларына алып килгәч, атаклы Дубиннар нәселе белән якыннан аралашып яши башладым.

Шушы асыл нәселнең нык тамырлы Шаһидулла белән Әдилә гаиләсе, шул гаиләнең күренекле хатын-кызлары турында тәфсилләбрәк сөйлисем килә. Шаһидулла белән Әдилә Дубиннар Диләрә һәм Асия исемле ике кыз тәрбияләп үстерә. Кызларның икесе дә әниләре эзеннән табиб һөнәрен сайлый. Диләрә ханымны эшем буенча Әстерхан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология кафедрасы мөдире буларак ишетеп белә идем, шул ук академия доценты Галия апа Яхъяева аша якыннанрак таныштым. Галия апа белән Диләрә ханымның эш урыны – кафедра мөдире бүлмәсенә килеп керүгә, күзем шкафның өстәге киштәсендәге Коръән китабына һәм догалыкларга төште. Россиядә эш бүлмәсен шулай бизәп кую өчен үзеңне, динеңне, милләтеңне саклый алырлык эчке потенциал булу кирәк. Диләрә белән таныштык. Сөйкемле, нурлы ханым. Йөзендә асыл нәсел хатын-кызларына гына хас сыйфатлар мулдан тупланган. Ул үзе турында сөйләргә яратмый, күбрәк әти-әнисе, дини һәм милли тәрбия турында сүз алып бара.

Дөньялар үзгәрә башлагач, 1990 елда Әстерханда беренчеләрдән булып, агалы-энеле Шаһидулла белән Абдулла Дубиннар хаҗ кыла. Аларны Согуд Гарәбстаны короле кабул итә. Диләрәнең эш бүлмәсендә шул очрашу хөрмәтенә бүләк итеп бирелгән Коръән икән.

 

Дубиннар Әстерхан халкы хәтерендә илгә-көнгә игелекле юмарт зат булып саклана.

 

Бу гаиләдә дини, милли тәрбиягә электән үк зур урын бирелгән. Өлкән Дубин – Ибраһим бабай дәһрилекнең иң котырган елларында Әстерхан үзәк мәчетендә мөәзин булып эшли. Совет чорында балалар ураза тотмасын өчен мәктәпләрдә авызларына кашык белән су каптырып йөргәннәрен әбисе сөйләгәннәрдән хәтерли Диләрә.

Дубиннар – аталары ягыннан мишәр канлы татарлар, Пенза якларыннан. Ибраһим бабалары балаларының күңеленә чиста күңелле, зур ап-ак куллы булып кереп кала. Гомере буе икмәк пешерүче булып эшли. Ибраһим кызы Ханбикә тәтәләре (Әстерханда апа дигән сүз) сыерлар тоткан, авыр елларда Аллаһ ризалыгы өчен сөт өләшә торган булган.

Диләрәнең әнисе Әдилә апа – Уфа татары, таза тормышлы, укымышлы нәселдән. Әстерханда гомере буе Пирогов исемендәге поликлиникада күз табибы булып эшли, оныгы Ильясны тәрбияләр өчен эш урынын кече кызы Асиягә калдырып китә. Асия бүгенгәчә бу эшнең дәвамчысы. Әдилә апа ире турында: «Шаһидуллага балачактан ныклы гаилә тәрбиясе, дини тәрбия салынган. Итагатьле, әдәпле-тәртипле булып гомер кичте ул. Шофер булып эшләде, пенсиягә чыккач, гомерен дингә багышлады.

 

Хезмәттәге уңышларына кызыгып та, көнләшеп тә караучыларга Диләрә: «Минем яклаучым бар. Ул — Коръән», — ди.


Хаҗ кыла алуына бик шатланды, дөньядагы иң зур бәхетнең берсе дип санады», – дип сөйли. 1990 елның хаҗы җәйнең бик эссе вакытына туры килә, хаҗилар ышык эзләп туннельгә ашыга. Шунда шактый кеше һәлак була. Безнең Әстерхан халкы эссегә күнеккән, алар тау башында кала. Шаһидулла абый: «Пәйгамбәребез яшенә җитик, аннан карарбыз», – ди торган булган. Шулай килеп чыга да: иртәнге азан белән торып тәһарәт ала да намаз укыганда оеп кына бакыйлыкка күчә. Соңгы сүзе «Аллаһу әкбәр!» була.

Диләрә кияүгә чыгарга җыенгач, әтисе аңа бер генә сорау бирә: «Мөселманмы?» Шулай да уртак тормыш барып чыкмый, гаилә бозыла. Диләрә бар көчен эшенә, улын тәрбияләүгә сала. Тәрбия эшенә әби-бабай, сеңлесе Асия дә кушыла. Шаһидулла абый оныгы Ильяска кечкенә вакытыннан дини тәрбия бирә. Кечкенә Ильяс бабасы артыннан намазга баса, Салават әйтә, сүрәләр, ислам дөньясын өйрәнә.

14 яшьлек Ильяс, гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, Татарстан, Казан шәһәре белән кызыксына.

Апасының ирдән аерылуы җиткән кыз Асиягә дә йогынты ясамый калмагандыр. Үз тиңе чыкмагач, тормышын күңеле ятмаганнар белән бәйлисе килми.

Россиядә яшәүче татар кызы Диләрә нинди дә булса уңышка ирешү өчен башка милләт вәкилләреннән өстенрәк, һәр яктан да үрнәк булырга тиешлеген һәм хаталарга хакы юклыгын аңлый. Куйган хезмәт үз нәтиҗәсен бирә: Диләрә Шаһидулла кызы 35 яшьтә – кафедра мөдире, 36 да – фәннәр докторы, 40 яшендә профессор дәрәҗәсенә ирешә. Провизор дипломы алырга да өлгерә.

Килешеп бетмәсә дә, сүзнең дилбегәсен икенче якка тартып, турыдан-туры сорау бирәм: «Гаилә кору вакытыгыз әле үтмәгән. Бәхетегез Казан ягында ачылса, ни әйтерсез?» Диләрә Татарстан, Казан ягына хөрмәт белән каравын әйтә. Әнисе Әдилә апа:

«Мин дә, кызларым да хезмәткә җаваплы карадык, әмма ябышып ятмадык. Кызларымның бәхете Казан ягында ачылса, бик шат булыр идек», – дип кушыла. Әйе, Әстерханда гына түгел, Казанда да үз кеше инде Дубиннар. Идел кебек үк олпат та, затлы да.

Кем әйтмешли, аслиһи-нәслиһи...

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар