Логотип
Мәдәният

Кариев театры: алты премьера, «Алтын битлек» лонг-листында, ел спектакле

Театрлар сезон яба башлады. Димәк, чебешләрне санар чак җитте.  Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. Сезондагы иң әһәмиятле вакыйгалары, җиңүләре.


Театрлар сезон яба башлады. Димәк, чебешләрне санар чак җитте.  Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. Сезондагы иң әһәмиятле вакыйгалары, җиңүләре:


 33 нче сезонда  алты премьера тәкъдим иттеләр: «Корт», «Озын-озак балачак», «Мио, минем Мио!», «Яратып туялмадым», «Тылсымбикә» һәм «Бәхетле көнем»;


Алты проектны гамәлгә ашырдылар: «TAMGA» III режиссерлар лабораториясе, «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», Instagramда онлайн проектлар;


Биш фестивальдә катнаштылар: «Федерация» II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале, «Арлекин» XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург);


Санкт-Петербург шәһәрендә узган XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивалендә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты булды. Шулай ук, Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә Эльдар Гатауллин җиңү яулады.


 Сойжин Жамбалова куелышындагы «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына керде, шулай ук Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде.

 

Сез яратып өлгергән «Озын-озак балачак» премьерасы «Инде» интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылды!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар