Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эксклюзив җырчы концерты турында Винера Ганиева: «Бу ымса, ымса гына түгел...»

Стильле сәхнә, җанлы музыка, эксклюзив җырчы, Алла Пугачева, Уитни Хьюстон репертуарыннан җырлар, сыйфатлы музыкага сусаган тамашачы... Казанда Илнар Мирановның беренче сольный концерты узды.




Винера Ганиеваның иң талантлы укучыларының берсе. Ул тамашачыларга «Үзгәреш җиле» проекты аша танылды. Үзенчәлекле җырлау сәләтенә ия булган җырчы татар эстрадасының яңа буынының бер вәкиле. Илнар Миранов бөтен җаны тәне белән иҗат кешесе. Андыйларны һаваларда очып йөрүче дә дип атыйлар. Бары тик иҗат белән янган җырчының концерты да ихлас була. «Музыка минем мәхәббәтем. Җырларым тормышымны чагылдыра», – дип башланды концерт. Әлбәттә, кеше тормышында иң төп кеше – әни. Илнар Миранов та иң элек аңа багышлап җыр җырлады. (Җырчының әнисе күптән вафат. – Ч. Г.) Әниләр темасы Зәйнәб Фәрхетдинова белән «Әниемә» җырын башкару белән дә дәвам итте. Зәйнәб Винера Ганиевадан кала, концертта катнашкан бердәнбер җырчы иде. 

Илнар Миранов интервьюларында Алла Пугачева, чит ил эстрадасы йолдызы Уитни Хьюстон җырларында тәрбияләнгәнен әйткән иде. Уитни – аның кумиры. Концертында әлеге башкаручылар репертуарыннан да җырлар булды. Алла Пугачева җырларын шулкадәр зур осталык белән башкарды, күзеңне йомып тыңласаң, Казан сәхнәсендә Пугачева җырлый кебек. (Хәзерге тормыш реалияләрендә бу бөтенләй мөмкин хәл булмаса да.)

 
Концертның сыйфатын арттыручы төп күрсәткечләрнең берсе – җанлы музыка. Концертта Валерий Коротков җитәкчелегендәге JIVE джаз төркеме уйнады. Джаз татар эстрадасы өчен ят агым, чөнки бар җырчы да аны башкара алмый. Ә ул колакны иркәли, күңелләрне кытыклый торган музыкаль жанр. Илнар Миранов әнә шул юнәлештә камил итеп җырлый алуы, сыйфатлы вокалы белән башка коллегаларыннан аерылып тора.

«Зәңгәр томан», «Син үлгәнче мине сагынырсың» җырчының визит карточкасы. Әлфис Кыямов халыкка таныткан «Кил син» җырын да Илнар джаз стилендә башкарды. Хәтта татар халкының «Син сазыңны уйнадың» җырына да укучысы Амелия Феофанова белән яңа яңгыраш салган. (Илнар Миранов укытучылык эшен дә алып бара). «Мин һәр җырны үземчә, күңелем кушканча башкарам», – диде ул. 

Концертта иң абруйлы кунак – Илнар Мирановның укытучысы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева иде. «Табигатем буенча бик таркау кешемен, мине җыеп, күктән җиргә төшерүче Винера Әхәтовна», – диде Илнар. «Илнар, улым», дип эндәшеп, тәүге концерты белән тәбрикләде укытучы. Татар эстрадасының әнисе булган Винера Ганиева Илнар Мирановны эксклюзив җырчы дип атады. 


– Бүген без тамашачылар белән бер могҗиза дөньясына эләктек кебек. Безнең алда укникаль, эксклюзив җырчы. Бөтен җырчыны да эксклюзив дип әйтеп булмый. Алар безнең республикада бармак белән генә санарлык: Илнар Миранов, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Винера Ганиева (Винера Ганиева белән Филүс Каһиров исемен залдан кычкырдылар –Ч. Г.) ... Андый җырчылар операдан арияләр дә, романслар да, чит ил әсәрләре дә, татар халкының озын көйләрен дә башкара ала. Син бу өлкәдә универсаль җырчы. Горурланам синең белән. Син җырның драматургиясен дөрес итеп төзеп тамашачыга җиткерәсең. Бу ымса, ымса гына түгел.


Тамашачыга Илнар тавышының бөтен мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, мөгаен, Винера Әхәтовна укучысыннан сәхнәдә имтихан да алды. Шәкерте татар халкының сузып башкарыла торган моңлы җыры «Зөбәрҗәт»не акапеллага башкарды. Тамашачы яратып өлгергән дуэтлары «Ике йолдыз»ны башкаргач зал бик озак кул чапты. 

Гомумән, концертка килгән тамашачы да үзгәрәк тоелды. Әйдә, нәрсә белән шаккаттырасың инде мине, нинди күлмәкләр киеп чыгып көнләштерәсең дә, нинди мәзәкләр сөйләп көлдерәсең дип утыручылар түгел иде алар. Чын-чынлап Илнарның тыйнак иҗатын яратканнар килгән. Үзен эмпат (кешенең эчке дөньясын тоя белүче – Ч. Г.) дип санаган Илнар: «Тамашачылар чын һәм ихлас бүген», – диде. Тамашачыдан битәр, Илнар үзе ихлас иде. Шуңа да бар җырлары мәгънәле, йөрәге аша узып чыкты.

Ихласлык бүгенге көндә бик дефицит сыйфат. Бигрәк тә сәхнәдә! Шуңа да Илнарның дулкынлануын да, сәхнәдә рус телендә генә сөйләвен дә (татар җырларын башкарганда бер генә дә дөрес әйтелмәгән татар сүзе булмады. Сөямне сиям дип җырламады ул) гаепләмәде, чөнки ясалмалык түгел, самимилек хакимлек итте концертта. Бик сагындырган ул атмосфера! Ә тамашачыга хәзер әнә шул җитми шоуларга әйләнгән концертларда.

Җырчы турында башка язмалар: https://syuyumbike.ru/news/skhn-m-yazmysh/ilnar-miranov-min-btenly-bashka

Фотолар: «Татар-информ» агентлыгыныкы һәм авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    12 шәр күлмәк алмаштырып, сәхнәлә пәри туйы ойоштороп, мә әнәһе , осһо ло юмор һөйләп, бер көнлөк йыр ар менән сы ыш яһаган йырсылар күп шул хә ер.Ильнар ың моңо, йыр ары и китмәле .Талантына баш эйәм, афарин!

    Хәзер укыйлар