Логотип
Матур булыйк

Зифа булыйм дисәң...

Ябыгырга ниятләгән кешеләр порцияне киметеп яки бериш ризыкны гына ашап, артык килограммнардан арынмакчы булалар. Монысы – иң популяр ысул. Ә бит әле тагын дистәләгән төрле диеталар бар. Арадан иң яхшысын, сәламәтлеккә зыян салмый торганын ничек сайлап алырга соң?

 

Ашамыйча ябыгу

Һәртөрле ризыктан баш тарту, әлбәттә, ябыктыра. Ләкин бу вакытта матдәләр алмашы бозыла, организм стресс кичерә. Аксым җитешле кермәгәнгә күрә организм үзенең мускул тукымасын «ашый» башлый. Ә менә май катламы «эреп бетәргә» ашыкмый.
Ач торуны туктатуга безнең җисемебез май запасы туплауга керешә. Ачлык дәвере тагын кабатланмагае дип курка ул. Нәтиҗәдә, ач тору тәмамлануга ук үлчәү уклары өскә таба менә башлый. Әле артыгын да җыеп ташлый.
 

Монодиеталар

Сәламәтлек өчен иң зыянлысы һәм иң хәтәре – монодиеталар, ягъни бер генә төрле азыкны ашап, ябыгырга тырышу. Карабодай яки кефир, кәбестә яки алма – монодиета өчен теләсә кайсы ризыкны сайларга мөмкин. Монодиеталар түбән калорияле булганга күрә тиз ябыктыра.
Ләкин монодиета идеаль вариант була алмый. Аларның һәркайсы организм өчен зыянлы, чөнки ризык балансы сакланмый. Шуңа күрә матдәләр алмашы акрыная, ашказаны-эчәк авырулары килеп чыгарга, булганы көчәеп китәргә мөмкин.
 


Чи ризык ашап тору

Чи ризык ашауга күчеп, сәламәтлеккә зыян салмас өчен диетология җәһәтеннән күпмедер белемең булу зарур. Пешмәгән ризык ашап кына организмны бөтен витаминнар белән тәэмин итеп бетереп булмый. Чи ризык ашаган кешеләрдә В12 витаминына кытлык башлана. Андый кешеләрнең теш эмале ашалучан була, бөерләренә таш утыра, гастрит, панкреатит башлана, аллергия килеп чыга.
 

Аксымлы диеталар

Аксым күп, ә углеводлар аз булган диеталар чыннан да нәтиҗә бирә. Тик алай да ике-өч килограммга кимү сәламәтлеккә килгән зыянны аклыймы соң?
Аксымлы диетаның асылы күпләп ит, сөт ризыклары, йомырка (сарысыннан башка гына), балык ашаудан гыйбарәт. Углеводлар белән майлар бөтенләй ашалмый. Андый диетаны балансланган дип әйтеп булмый. Болай туклану нәтиҗәсендә бөерләр зарарлана, организм чүпләнә. Бәвел бүлеп чыгару әгъзаларына  һәм йөрәк-кан тамырларына көч килгәнгә күрә, кеше бик тиз арый, холестерин микъдары артып китә, йөрәк кага башлый.
 

Майсыз диета

Май кеше организмында мөһим функция башкара. Ул күзәнәк мембраналарының эластиклыгын тәэмин итә, майда эри торган витаминнарны үзләштерергә ярдәм итә. Майлар җитешмәү акыл эшчәнлегенең сыйфатында үзен сиздерә, гормональ дисбаланска китерә.
Кыска вакытлы майсыз диета сәламәтлеккә сизелерлек зыян салмас. Әмма озак вакыт майдан баш тартканда күңелсез нәтиҗәләр үзен сиздерә башлар. Тән тиресе төссезләнер, чәч коела башлар, авитаминоз, тәшвишләнү, таркаулык, талчыгу, йокысызлык күзәтелер. Ризыкта май җитмәүдән килеп чыккан үзгәрешләрнең беразы гына әле болар.
 
 
Ә ничек итеп ябыгырга соң?
ЯБЫГУНЫҢ ИҢ ДӨРЕС ЮЛЫ – ТУКЛАНУ БАЛАНСЫН САКЛАУ. Түгелгән энергия кергән энергиядән артыграк булырга тиеш. Ризыкны төрләндереп һәм вакытында ашарга кирәк. Су эчү хакында да истән чыгармагыз. Диета сайлаганда рационны кисеп кенә теләгән авырлыкка ирешеп булмый.  Нәтиҗәле һәм зыянсыз ябыгу өчен актив физик күнегүләр белән метаболизмны «куаларга» кирәк. Дөрес туклану, спорт, үз-үзеңне тәрбияләп тору – барыбызга да мәгълүм ябыгу сере шушы.     

фото: https://pixabay.com    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар