Логотип
Матур булыйк

«Яшьлек» ашамлыклары

Сезнең өчен картаюга каршы торган 7 төрле ашамлык исемлеге әзерләдек. 

Тыгыз тән, төз гәүдә, ныклы сәламәтлек – һәрберебез әлеге яшьлек күрсәткечләрен озаграк сакларга телибез. Туклану монда ярдәмгә киләме? Әлбәттә! Сезнең өчен картаюга каршы торган 7 төрле ашамлык исемлеге әзерләдек. 

Авокадо
Бу җимештә 20 төрле файдалы матдә бар. Аларның берсе – органимзны рактан саклаучы авокатин В. Авокаданың майлылыгы 70% ка кадәр җитә. Ул ялкынсынуны (картлык авыруларына китергән сәбәпләрнең берсе) баса һәм гәүдә авырлыгын нормальләштерә. Шуңа да ябыгучылар өчен төп ризыкларның берсе. Аннан нигездә салат ясыйлар. 

Брокколи
Ул хатын-кызлар азыгы. Анда эстроген гармоны алмашуы бозылганда барлыкка килгән матдәләрдән саклый торган элиментлар бар. Гармоннар эшчәнлеге көйсезләнү сәламәт күзәнәкләрне зыянлауга китерә. Нәтиҗәдә тән тиресе картая башлый, онкологиягә китерүче сәбәп тә булырга мөмкин.

Кара виноград
 Аның җимешләрендә ресвератролматдәләре бар. Ул картаю процессын генетик дәрәҗәдә көйли. Төгәлрәк әйтсәк, организм картаюын тизләткән геннар активлыгын киметә. Виноградны ашау арасында чикләвек белән бергә куллану мөһим. 
 
Карри
Бу аш тәмлеткечендә полифеноллар, аерым алганда, куркуминбар. Ул ДНК молекуласын зыянланудан саклый. Шул рәвешле, үзгәргән геннар санын киметә. Ә ул яшь барган саен җыелып, картайтуны тизләтә. Каррины кара борыч белән куллану зарур. Болай эшләү организмга  куркумин тәэсирен көчәйтә.
 
Кечкенә майлы диңгез балыклары
Балыкларда булган Омега-3 май кислотасы организмдагы ялкынсынуны киметә, йөрәк-кан системасын саклый. Балыкны суда яки томалап пешереп, тозлап ашау файдалы. 

Зәйтүн мае 
Составында булган Е витамины һәм антиоксидантлар күзәнәкләр картаюга каршы тора. Шулай ук май кислоталары организмдагы ялкынсынуны киметә. 

Гөмбә
Яшьлекне саклау буенча гөмбә тылсымлы азык булып тора. Андагы дисахарид – трегалоза иң яхшы пребиотик (эчәкләр өчен файдалы бактерияләр). Шулай ук әлеге матдә күзәнәкләрдә җыелган “чүп-чар” чистартуны стимуллаштыра. Фән телендә бу процессаутофагия дип атала. 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт яусын.Бик ошады.

    Хәзер укыйлар