Җәй кызлары

Әлеге типтагы хатын-кыз зәңгәрсу ак йөзле (Кыш хатын-кызлары кебек), кояшта янып китүчән тиреле, чәче исә көлсу төстә була. Җәй хатын-кызлары коңгырт чәчле, сипкелле дә була — Көз белән бутамагыз! Иң мөһим аерма шунда — Җәй тибындагы хатын-кыз салкын төсмерләргә бай, сипкелләре дә аның алтынсу түгел — көрән-көлсу.
Үзегезне таныдыгызмы? Алайса сез Алсу Әбелханова (фотода) кебек —Җәй тибындагы хатын-кыз. Сезгә килешә торган макияж турында сөйләшик.
Җәй хатын-кызларына табигый макияж килешми, чөнки ул аларны төссез итә. Макияжда, киемдә салкын төсләр сайлагыз.
МАКИЯЖ. Тән төсендәге тональ крем (алсурагы да мөмкин) сайлагыз. Кершән исә тональ кремнан ярым тонга яктырак булырга тиеш. Яңакларга нәфис-алсу бит иннеге тидереп алыгыз. Зәңгәр күзлеләр-
гә – көлсу-зәңгәр, шәмәхә; көрән күзлеләргә – тонык зәңгәр, көлсу-көрән; яшькелт-соры күзлеләргә – тонык яшькелт-соры, шәмәхә төсләрдәге күз буявы килешә. Тонык йә перламутр күз буяуларын куллана аласыз. Кыскасы, барлык зәңгәрсу төсмерләр – сезнеке. Әфлисун-кызыл, сары, барлык контраст төсләр турында онытыгыз! Зәңгәр күзлеләргә тимер төсендәге, салкын зәңгәр, күк, фирүзә, нейтраль соры күз каләме тәкъдим итәбез. Күзегез көрән икән, сезгә салкын көрән төсмерләр, тонык яшькелт-соры каләм төсләре килешер. Яшькелт-соры күзләрнең матурлыгын соры, яшькелт-соры, кычкырып тормаучы шәмәхә каләм ассызыклар. Керфекләрне куе соры яки көрән тушь белән буягыз, кара һәм төсле тушь сезнеке түгел. Иренгә тирән алсу, перламутрлы нәфис алсу, карбыз төсендәге иннек сөртегез. Шунысын да онытмагыз: күзгә акцент ясарга уйласагыз, иренгә “кычкырып” торган иннекләр сөртмәү хәерле.
ЧӘЧ. Төсен үзгәртергә уйласагыз, җирән тоннар сайламаска киңәш итәбез.
КИЕМ. Тонык, пастель тоннар – сезнеке. Якты, кычкырып торучы төсләр, контрастлар, эре бизәкләр сезгә килешмәс. Кара төс белән дә сак булырга кирәк – арыган булып күренүегез бар. Ак төс белән дә шул ук хәл, иң яхшысы – йомырка кабыгы төсен сайлагыз. Гомумән, гардеробыгызда нәфис зәңгәрсу-соры, коңгырт-алсу, ачык шәмәхә... төсләр күбрәк булсын, алар кура җиләге, лимон, яшел диңгез төсе белән бик тә килешә! Шотланд шакмаклы, төрле төстәге сызыклы тукымалар сезгә килешмәс, абстракт акварель төсендәге, фантазияле бизәкле киемнәргә өстенлек бирегез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.