Логотип
Матур булыйк

Сипкелле диләрме сине?

Яз җитүен барыбыз да зарыгып көтәбез. Кояшы да, гөрләвекләре дә, саф һавасы да сагындырган. Әмма яз килүгә көенүчеләр дә бар икән. Язгы кояшның биткә-йөзгә сипкелләр төртеп чыгуы ошамый аларга. Сипкелләрне булдырмый калу яки инде тоныкландыру өчен халык медицинасы чаралары җитәрлек. Болар гади, куркынычсыз, һәркем куллана алырлык ысуллар.

Беренче кагыйдә – язын битне спиртлы тониклар, лосьоннар белән чистартмаска! Чөнки спирт тирене юкарта һәм аның кояш нурларына сизгерлеген арттыра.

Кояшта озаграк йөрергә туры килеп, битегез кызарып китсә, оеган сөт яки кибет каймагы ягыгыз. Бөтнек, хуш исле алма үләне (ромашка аптечная), кара чәй төнәтмәләре белән дәвалау да бик булыша.

Март аеннан башлап, урамга чыгар алдыннан кояштан саклый торган кремнар сөртегез. Крем булмаса, кершән булса да ягып, битне кояштан сакларга кирәк.

Бит тиресен көнгә өч-дүрт тапкыр оеган сөт яки лимон суты белән ышкып, сипкелләрне тоныкландырырга була.

Уган кыяр, изгән бакча җиләге, каен җиләге, кара карлыганнан ясаган маскалар да бит тиресен матурлата. Җиләкләрдәге органик кислоталар бит тиресен бик яхшы чистарта да бит әле.

Сатуда бит тиресен агарта торган махсус кремнар да бар. Әмма бу кремнарны урамга чыгар алдыннан ягарга ярамый. Кичке якта, чиста биткә ягып, бераздан кәгазь тастамыл яки юеш мамык белән артык кремны сөртеп алып кына кулланалар аны.  

Агарта торган кремны өйдә дә ясап була. Составы болай: 1 аш кашыгы лимон сутына, 1 аш кашыгы 6 процентлы аш серкәсе салып, шуңа 2 чәй кашыгы кайнган су кушабыз. Бит тиресе бик коры булса, аз гына глицерин да кушып җибәрә аласыз. Шушының белән чиста бит тиресен ышкыйлар.

Петрушка суты да битне бик шәп агарта. Моның өчен петрушканы ваклап, өстенә шаулап торган кайнар су коялар. Бераз төнәтеп, сөзәләр һәм көнгә берничә тапкыр биткә сөртәләр.

Түзем булыгыз, ике тапкыр сөртүгә, нәтиҗәсе күренмәс әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар