Логотип
Матур булыйк

Син «А»мы, «О»мы?

Журналыбызның декабрь санында укучыларыбызга: «Йолдызларның киенү рәвешенә карагыз», — дип биргән киңәшкә хәзер үзебез үк үкенеп куйдык. Нишләп тагын, дип сорарсыз..

Журналыбызның декабрь санында укучыларыбызга: «Йолдызларның киенү рәвешенә карагыз», — дип биргән киңәшкә хәзер үзебез үк үкенеп куйдык. Нишләп тагын, дип сорарсыз. Күптән түгел генә милли музыкаль премия тапшыру тантанасында булырга туры килгән иде. Кайбер эстрада йолдызларыбызның сәхнәгә киеп чыккан киемнәрен күреп, исебез китте: мода һәм имидж стилистларының киңәшләре иң беренче чиратта аларга кирәк икән ләбаса!

Тазалык яки ябыклык нәселдән килә. Әйдәгез, фигура төрләре һәм аларның үзенчәлекләре хакында сөйләшик. Үзебезнең кайсы төргә керүебезне ачыклаганнан соң, белгечләр киңәшенә дә колак салырбыз. Фигураны ничек сакларга һәм берочтан сәламәт булырга да өйрәнербез. Чөнки дөньяда сәламәтлектән дә кадерлесе юк.

«А» тибындагы фигура
Иңбашлары – тар, янбашлары – киң. Элек заманнарда мондый хатын-кызлар бик матур саналган. Борынгы матурлык алиһәләре нәкъ менә шундый итеп сурәтләнә. Киң янбашлары хатын-кызның бала тудырырга сәләтле булуын күрсәтә. Хәзер безнең өчен тамак кытлыгы юк, шуңа күрә янбашларындагы андый «милек»кә ихтыяҗ да юк.

Мондый тип фигуралы хатын-кызларның аскы ягы авыр, ә өске яклары ябык. Тик бу аңа гомере буе шундый булырга тиеш дигән сүз түгел. Бик тырышсаң, мондый фигураны үзгәртеп була.

Туклану
Аларның матдәләр алмашы бик акрын бара, шуңа күрә бөтен ашаганнары янбашларына «ягыла». Моннан котылу чарасы бар.

Баллы, майлы әйберләр ашаудан тыеласы, камыр ризыкларын онытасы. Тәмле пироженоеларны – җиләк-җимешкә, боткаларны – яшелчәләргә, ак ипине көрпәлесенә алыштырасы.

Көненә өчтән дә ким ашамагыз. Ә иң яхшысы – биш-алты тапкыр ашау. Аз-аз өлешләр белән ешрак ашарга тырышыгыз. Алай иткәндә, ашкайнату системасына авырлык килмәс, димәк, организм да артык таушалмас. Иң соңгы ризык йокларга ике-өч сәгать кала ашала. Өстәл яныннан туяр-туймас кузгалуың әйбәтрәк.

Ач тору диеталары матдәләр алмашын тагын да акрынайта. Ач торып, өч кило авырлыгыгызны киметерсез, ә диетадан соң ул биш булып әйләнеп кайтыр.

Көнгә бер тапкыр гына ашау ярый торган эш түгел! Алай итсәгез, сезнең организм кергән калорияләрне туплап калырга ашыгыр.

Киенү
Сезнең өчен иң мөһиме – билнең нечкәлеген, янбашларның матур тулылыгын ачыграк күрсәтү. Кием гәүдәгә артык сыланып та тормасын, шул ук вакытта капчык кебек бик киң булганы да килешмәс. Асылынып-салынып торучы киң күлмәкләр болай да кешене юанайта. Янбашында гына эленеп тора торган каеш яки чылбыр, баска, янбаш сызыгы аша үтүче декоратив бизәкләр, аркылыга буй-буй юллы итәкләр – болай да тулы янбашларын тагын да тулырак күрсәтәчәк.

Ә менә билне буып кую гәүдәне матурайта. Лалә чәчәге рәвешле, карандаш кебек туры итәкләр, каты тыгыз тукымадан тегелгән күлмәкләр кимәгез. Күлмәк сайлаганда гәүдәнең аскы ягы белән өске ягын тигезләүгә игътибар итегез: сезгә иңбашларны киңрәк, янбашларны таррак итеп күрсәтергә кирәк. Итәк караңгырак, өске як ачыграк яки блузканың бизәге эрерәк, итәкнеке ваграк булганда гәүдәгез пропорциональрәк күренәчәк. Күлмәк, кофталарның изүе «V» рәвешле яки көймә сыман (лодочка) булганын сайларга тырышыгыз. Шарфлар, бантлар, ялтыравык кофталар, күпертелгән җиңнәр, иңбашына куела торган иңсәләр – сезнеке.

«Н» тибындагы фигура
Бу ханымнар киң сөякле, кечкенә күкрәкле, юан балтырлы була. Карап торышка, аларның иңбашы, биле һәм янбашы – барысы да тигез кебек күренә.

Туклану 
Матдәләр алмашы уртача тизлектә бара. Әгәр дә вакытында чарасын күрмәсәң, яшь барган саен, май катламы да калынайганнан-калынаер дигәнне аңлата бу.

Май, майонез, ысланган сыр, казылык, майлы ит кебек ризыкларга борылып та карамагыз. Балык ашагыз. Тавык ите, яшь терлек ите дә яхшы ризык. Яшелчәләрне бары тик пешереп кенә ашагыз. Камыр ризыклары сезнең өчен түгел.

Ипи белән ботканы яшелчәләр һәм көрпәле ярмалар алыштырыр. Иртәнге ашны этеп куймагыз. Углеводларны көннең беренче яртысында ашасаң, аларның май булып утырып калу куркынычы күпкә кими. «А» фигуралы ханымнарга биргән киңәшләр сезгә дә файдалы.

Киенү 
Сезгә күкрәкне калкурак, билне нечкәрәк итеп күрсәтергә кирәк. Моның өчен киемнең өске һәм аскы өлешендә аркылыга буй-буй сызыклар булганын сайларга мөмкин (артык авырлыгы булмаган ханымнарга гына кагыла бу киңәш).

Билне киң каеш белән буып куегыз. Сезгә нечкә каеш килешми. Күлмәкләрнең рәвешне яхшы саклый торган тыгыз тукымадан тегелгәнен сайлагыз. Өрфиядәй юка тукымалар сезнең өчен яхшы вариант түгел. Блузка, кофталарның изүе ачык яки «V» рәвешле булсын. Жакет, кардиганнарның кыскасы, кендек тирәсендә бер төймәгә генә төймәләнә торганы отышлы. Итәкләр сайлаганда кояш, ярымкояш фасонлысына, лалә чәчәге рәвешендә тегелгәненә өстенлек бирегез. Чалбарларның турысы яки аска таба тарая төшкәне матур булыр. Муенга озын муенса, чылбыр ассаң, җилбәгәй җибәргән шарфлар салсаң килешә. Ә менә реглан җиңле киемнәр, озын пиджаклар, тәнгә сыланып торучы һәм кыек кисем белән тегелгән күлмәкләр, бөрмәгә җыелган итәкләр сезне бизәмәс.

«О» тибындагы фигура
Бу фигурага ия ханымнарның янбашлары, оча сөяге киң, җилкәләр дә «сөбханалла», ә менә иңбашына һәм тубык сөякләренә таба гәүдә тарая. Мондыйларның мускул катламы бик зәгыйфь. Матдәләр алмашы акрын барганлыктан, организмга бик күп май запасы туплана. Ябыга башласа, иң элек болай да ябык булган бите, күкрәге, кул-аяклары нечкәрә.

Туклану
Авырлыкны киметү өчен гел ач торырга кирәк дигән мифны онытыгыз! Энергиягә даими рәвештә кытлык кичергәндә организм бөтенләй йокы халәтенә күчә. Монда инде бөтен нәрсә – шул исәптән тире асты май катламының «януы» да акрыная. Авырлык кимүен кимер, тик янбашларында һәм бил тирәләрендә тупланган май шул килеш калыр. Туклануга килгәндә, алдагы киңәшләрнең барысына да колак салыгыз.

Киенү
Иң мөһиме: гәүдәне озынчарак итеп күрсәтү. Игътибарны җәлеп итәрдәй барлык детальләр яки бик өстә – күкрәктән биегрәк, яки бик аста – янбашларыннан астарак булырга тиеш. Туры фасоннар нәкъ менә сезгә атап тегелгән. Күлмәк, итәкләр кыска булырга тиеш түгел. Киемнең артык сыланып торганы да, бик киңе дә килешми. Киемдә эре бизәкләр, зур кесәләр булмасын. Бик вак чуар-чабыр бизәклесе дә матур түгел.
Билдән бөрмәләр, бөкләмнәр юанайтып күрсәтәчәк. Бертөсле киемгә өстенлек бирегез. Шоколад, баклажан, пурпур, малахит, охра ише куе төсләр килешә. Букле, бәрхет, вельвет кебек тукымалар гәүдәгә тулылык өсти, андыйны алмагыз. Шифон күлмәкләр, ялтыравык тукымалар дә юан күрсәтә. Тукымалар йомшак, дулкынланып төшеп тора торган булса яхшы. Озын муенсалар, шарфлар әйбәт. Итәкләрнең озынлыгы балтыр уртасына кадәр яки тубыкка җитеп торсын. Тәбәнәк буйлыларга тезгә кадәр яки аз гына астарак булганын сайларга кирәк – аска таба чак кына киңәеп китүче итәкләр матур. Күлмәкләрнең биле өстәрәк тегелсә, бил тирәсендә буйга тегелгән җөйләр, сызыклар булганда гәүдә зифарак күренә. Җиңнәр гади генә булсын, киң җиңле күлмәк-блузкалар сезнең өчен түгел.

«I» тибындагы фигура
Бу фигура ияләренең сөякләре бик нәзек, мускуллары зәгыйфь. Матдәләр алмашы бик тиз барганлыктан, май катламы бөтенләй юк диярлек. Аларга нәрсә ашасалар да ярый – симерү янамый. Тик шулай да мондый ханымнарның үз проблемалары – кайда кагылсаң, шунда сөяк, май катламы һәм мускуллар зәгыйфь булгач, иммунитетлары да түбән. Ә менә целлюлит дигән зәхмәт, юанга, ябыкка карамый, ул мондый фигуралы ханымнарда да бар. Әгәр дә чамасыз ябыклык берәр чир белән бәйле булмаса, тормыш рәвешен үзгәртү хакында уйланырга кирәк.

Туклану
Вакытында ашау һәм туйганчы йоклау зарур. Йокы туймау аркасында организм энергияне күбрәк сарыф итәргә мәҗбүр. Кофе һәм кофелы эчемлекләр эчмәгез, алар бик ябыктыра.

Киенү
Кием сайлауга килгәндә, мондый фигуралы ханымнарга иңбашларны киңрәк, күкрәкләрне калкурак, янбашларны тулырак күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, киң итәкле күлмәкне киң каеш белән буып кисәң, бил нечкә, янбашлары тулы күренә. Күлмәкләрнең бик ачык изүлесен алмагыз. Иң яхшысы – кечерәк кенә «V» кисемлесе, көймә сыман изүлесе. Кыска буйлы ябык ханымнарга эшлекле костюмнар бик килешә. Жакетларның кыскасын, тәнгә ятып тора торганын сайларга кирәк. Бер генә төстән тегелгән кием кешене биегрәк итеп күрсәтә. Караңгы төсләр гәүдәне «ябыктыра», ә ачык төсләр «тулыландыра». Киемегез бик тар да, киң дә булмасын, гәүдәгезгә ярашлы итеп тегелгәне матур. Эре бизәкле тукымалардан тегелгән кием­нәрне, контраст төсләрне әйләнеп узыгыз. Сезнең бизәк­ләр – шакмак, аркылыга буй-буй юллар, дулкынсыман сызыклар, чигешләр. Катлы-катлы киемнәр дә килешергә тиеш. Бу кәбестә кебек киенергә дигән сүз түгел – блузка өстеннән кардиган кияргә була. Җиңсез күлмәк-блузкалар кимәскә киңәш итәбез. Кыска тар итәк, тар чалбар да сезнең вариант түгел. Итәкләр­нең турысы, аска таба аз гына киңәеп киткәне, бөрмәле­се килешә, бөкләмнәр ясап тегелгәне дә, лалә чәчәге рәвешлесе дә, гармун итәк тә матур. Калын табанлы, алагаем зур күренүче аяк киемнәре кимәгез – нечкә балтырлыларга килешми ул.

«V» тибындагы фигура
Бу ханымнарның җилкәләре – киң, оча сөякләре – тар. Мондый гәүдәле хатын-кызлар ир-егетләргә охшаган була. Аларның биле беленеп тормый. Май катламы барлыкка килсә дә, ул, нигездә, гәүдәнең ян-ягында, җилкәләрдә туплана. Матдәләр алмашы уртача. Ашауны арттырсалар, юанаялар, киметсәләр – тиз арада кабат элекке хәлгә кайталар.

Киенү
Калорияләрнең исәбен белегез. Ризык белән кергән калорияләргә караганда, организм сарыф иткәне артыграк булсын.

Туклану
Иң мөһиме җилкәләрне таррак күрсәтеп, бөтен игътибарны аякларга җәлеп итәргә. Кычкырып тора торган ачык төсләр сезнеке түгел! Күлмәк, кофталарның оваль изүлесен сайлагыз, «V» кебеге дә килешле. Итәкләрнең янбаш тирәсендә тәнгә сыланыбрак, ә аска таба киңәеп киткәне килешә. Кыска туры итәктән дә баш тартмагыз. Биле түбән итеп тегелгән күлмәкләр дә килешергә тиеш. Тукыманың бизәгенә килгәндә, авыш шакмаклы, авыш юллы, озынча бизәкле, тар һәм еш сызыклысы гәүдәне пропорциональ күрсәтергә ярдәм итә. Киемнең өске ягы караңгы төстән, ә аскы ягы ачыграк булганда да моңа ирешеп була. Каеш һәм чылбырларны янбашында йөртсәң матур. Сезгә зур сумкалар, искитмәле итекләр, туфлиләр алырга кирәк – аскы як эффектлы булсын. Ә менә киң итеп бәйләнгән пуловерлар, изүе түгәрәк һәм артык ачык булган киемнәр, зур якалар, эре бизәкләр, иңсәләр, юка трикотаж ягына борылып та карамагыз. Ике бортлы пиджак, аска таба тараеп килүче күлмәкләр, чалбарлар, бик озын итәкләр, артык озын җиңле киемнәр дә килешми.

«X» тибындагы фигура
Бу фигура хатын-кызлар өчен иң матуры санала. Иңбашларның киңлеге янбашларныкы белән тигез. Өзелеп тора торган нечкә бил һәм тулы күкрәкләр аны бик матур күрсәтә. Аяк-куллар ябык та, юан да түгел. Матдәләр алмашы уртача.

Туклану
Артыгын ашап ташласаң, арт якларга, янбашларга хәзер май туплана башлый. Мондый гәүдәле ханымнарга ябыгырга да, тазарырга да кирәкми. Аларга фигураларын ничек бар шулай сакларга тырышырга гына кирәк. Ә моның өчен – чама белән генә ашарга, хәрәкәтләнергә онытмаска! Күнегүләрнең яртысы – кардиотренировка, яртысы – көч таләп ителүче күнегүләр булса яхшырак. Беренчесе йөрәк-кан тамырларын, үпкәләрне ныгытса, икенчесе – гәүдәнең кызыктыргыч формаларын сакларга булышачак.

Киенү
Матур гәүдәле кешегә нәрсә кисә дә килешә шул ул. Иң мөһиме – күкрәкчәне дөрес сайлау, күкрәкләр салынып төшмәслек булсын. Гәүдәнең бөтен матурлыгын дөрес сайламаган бюстгалтер юкка чыгарырга мөмкин. Сезгә ачык изүле киемнәр килешәрәк төшә. Ябык изүлеләре тулы күкрәкләрне алагаем зур күрсәтә. Мондый төр фигурага ия ханымнарның нечкә билләренә күпләр кызыгырлык. Шуңа да билләре өздереп тегелгән күлмәкләр бик килешә. Аларның озынлыгы тезгә кадәр яки аз гына астарак булса матур. Жакетларның бер бортлысын, гәүдәгә ятып тора торганын алыгыз, ул янбашларын каплап тормасын. Блузкалар, джемперларның да киңнәре кирәкми. Күкрәк, иңбашларында таман гына булсын. Капчыксыман киң киемнәр гәүдәгезнең матурлыгын боза. Туры тегелешле фасоннар да бик килешми – алар сезне турыпочмаклы итеп күрсәтәчәк. Карандаш фасонлы итәкләр нәкъ менә сезнең өчен уйлап табылган диярсең. Чалбарлар да килешә, иң мөһиме – алар янбашларына ятып торсын. Жабо, волан, баска, бөрмә, бөкләм ишеләр белән бик мавыкмагыз – болай да тулы матур төшләрегезне алар юанайтып күрсәтергә сәләтле.

Киңәшләрне Рәмзия КАШАПОВА һәм
Лилия ГӘРӘЕВА әзерләде
Рис.: http://prettysecrets.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар