Логотип
Матур булыйк

​Сезнең белән мин – Гөлназ Сәфәрова!

Бүген сезгә кием турында сөйләрмен.

Иртәме-соңмы, һәр хатын-кыз үзендә җитешсезлекләр күрә башлый. Кемдер тазардым дип зарлана, кемгәдер, киресенчә, берничә килограмм җитеп бетми – бер сүз белән әйткәндә, һәр хатын-кыз үзен иң матуры итеп күрергә тели! Ләкин... күпләр, моңа зур акчалар кирәк, бездән булмас инде, дип, кул селти, үз-үзләренә ышанмыйча яши башлый! Хатын-кызлар!!! Матур булып күренер, үзеңә ышанып, көзгегә туры карап, «Мин» дип әйтер өчен алай күп тә кирәкми. 


Бүген сезгә кием турында сөйләрмен. Дөрес сайланган кием фигураның җитешсезлекләрен яшереп, сезне яшәртеп күрсәтергә сәләтле! Матур, килешле кием кыйбат була дигән гыйбарәне дә башыгыздан чыгарып ташлагыз.  Хәзерге вакытта масс-маркетлар кулай бәядән бик күп заманча киемнәр тәкъдим итә. 

Кемгә нинди төс, нинди тукыма, нинди стиль килешкәнен сөйли башлаганчы, башта фигурагызның тибына ачыклык кертик. 

 

Фигураның тибын ничек билгеләргә? Стилистлар һәм дизайнерлар фигураның дүрт төрен аерып чыгара: 

- «түгәрәк»,  ягъни   «алма»; 

- «өчпочмак», ягъни «груша»; 

- «турыпочмаклык»; 

- «ком сәгате». 

 

«Түгәрәк»,  ягъни   «алма» 

Гәүдә төзелеше «Түгәрәк» тибына караган хатын-кызларның бил һәм күкрәк тирәли үлчәмнәре бер чама була. Формасы буенча мондый тип фигура түгәрәкне хәтерләтә. Түгәрәк әле ул таза дигән сүз түгел, мондый тип фигуралы хатын-кызларның аяк-куллары, гадәттә, ябык була. 

Шуңа күрә төп акцентны нәкъ менә кул-аякларга ясарга киңәш итәбез дә. Мондый очракта сезгә сыланып торган чалбар, күлмәкләр бөтенләй килешмәячәк. Биек үкчәле туфлиләргә, киңәеп киткән күлмәкләргә, туры балаклы чалбарга, озынча мәрҗәннәргә өстенлек ясау отышлы булыр. 

Мондый тип фигуралы хатын-кызларга каешлар, муенлы свитерлар кию катгый тыела! 

«Өчпочмак», ягъни «груша» 

«Өчпочмак» фигуралы хатын-кызларга чалбар-итәкләр сайлау аеруча авыр. Чөнки аларның җилкәләре,  билләре – тар, ә аскы өлешләре киң була. Ерактан мондый фигура грушаны хәтерләтә. 

Әлеге тип фигуралы хатын-кызлар пиджак-чалбар сайлый алмый интегә, чөнки гәүдәләренең өске һәм аскы өлеше үлчәме буенча бер-берсеннән нык аерылып тора. 

Мондый тип хатын-кызларга гәүдәләренең өске өлешенә ачык төстәге кофталар сайларга киңәш ителә, буй-буй сызыклы булса, тагын да яхшырак. Билләре күтәртелгән чалбар-итәкләр дә фигураны җыйнаграк күрсәтә. 

Ә менә киң футболка-кофталар, сыланып торган ефәк күлмәкләр кию, калын каешлар тагу  килешми. 

«Турыпочмаклык» 

Мондый фигура җилкә, бил һәм янбаш үлчәмнәренең бертигез булуыннан гыйбарәт. Гадәттә, подиумнардагы модельләрдә очрый. 

Әгәр фигурагыз турыпочмаклыкны хәтерләтә икән, сезгә спорт белән ныклабрак шөгыльләнергә һәм дөрес тукланырга киңәш ителә. 

Нәрсә кияргә? 

«Турыпочмаклык» тибындагы фигуралы хатын-кызлар, билләренә акцент ясап, киң каешлар тага ала. Киң «oversize» киемнәр өстеннән буылган билбаулар да отышлы күренәчәк. Күлмәкләр сайлаганда, тездән чак кына түбән озынлыкка өстенлек бирергә кирәк.  Коко Шанель, экстравагант Жаклин Кеннеди, элегант принцесса Диананың да фигуралары шушы типка кергән. 

«Ком сәгате» 

Монысы – фигураның идеаль тибы: җилкә киңлеге белән янбаш киңлеге бер үлчәмдә, ә бил – нәзек. Сигезле силуэтлы хатын-кызларга бөтен нәрсә дә диярлек килешә. 

Сыланып торган күлмәкләр, ефәк тукымалар, лосиналар – барысы да гәүдәгә ятып торачак. Тагын да матуррак күренер өчен, билегезнең нечкәлеген ассызыкларга онытмагыз! 

 

Теги: Гөлназ Сәфәрова Җәйге киемнәрне саклау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар