Сезгә нинди хушбуй кирәк?

Үзегезгә нинди хушбуй кирәклеген белергә теләсәгез, тест сорауларына җавап бирегез.
- Яраткан чәчәкләрегез?
В — роза
С — маргаритка
- Яраткан исегез?
В — ванилин
С — чәчәкләр
- Ничек ял итәргә яратасыз?
В — кыргый табигатьтә
С — романтик сәяхәттә
- Яраткан туңдырмагыз?
В — шоколадлы яисә кофелы
С — җиләкле яисә чияле
- Яраткан төсегез?
В — кызыл, көрән
С — ал яисә әфлисун төсле
- Нинди эчке күлмәк киясез?
В — кызыл яисә кара
С — җылы төстәге ефәк
А, В, С җаваплары өч төр хушбуйны тәгаенли. Санап карагыз әле, нинди җаваплар күбрәк булыр. Әгәр җаваплар тигез күләмдә булса, сезнең хушбуй ике төр кисешкән урында булачак.
А — Сафлык һәм җиңеллек
Куе һәм авыр исләр сезнең өчен түгел, сезгә саф һәм җиңел исләр кирәк. Бу хушбуйларны көн саен сибенеп йөрергә дә ярый. Җиңелчә лимон, грейпфрут исе бөркелгән бу хушбуйлар кешегә сафландыргыч көч бирә. Ә хушбуйның исе озаграк саклансын дисәгез, сибенер алдыннан тәнне крем белән дымландырып алыгыз.
В — Үткен һәм дулкынландыргыч
Сез ярсулы кеше, иртәнгә чаклы дәвам иткән шау-шулы кичәләрне бик яратасыз. Шоколад, мускат, ванилин исле көчле һәм тәэсирле хушбуйлар сайлыйсыз. Мондый хушбуйларны көндез сөртенергә киңәш ителми. Аларны кичке якта, аеруча беләзек сөягенә сөртү кулай санала.
С — Баллы һәм чәчәкле
Ландыш, лаванда, сирень кебек җиңелчә хуш исле хушбуйлар үзләренең романтик стилен күрсәтергә теләгән яшь ханымнарга бик тә килешәчәк.
Ә тагын да куерак, көчлерәк чәчәк исле хушбуйлар өлкәнрәк яшьтәге ханымнарга сибенү өчен кулай санала. Бу ис сезне һәрвакыт иркәләп торсын өчен берничә тамчы хушбуйны кер чайкаганда да тамызыгыз.
Истә тотыгыз
Җылы — салкынХушбуйлар өчен ел вакыты мөһим роль уйный. Мәсәлән, үзегез дә игътибар иткәнегез бардыр, «салкынча" саф исле хушбуйлар кышын бик кискен исле булып тоела. Ә тәмләткеч ноталы «җылы» исләр, җылы хисләр уята ала. Ә бу исә исләрне сиземләвебез һава температурасына бәйле дигән сүз. Шунлыктан сезне сәгатьләр буе метрода көтеп торган сөеклегезне бөтенләй һушсыз итәргә теләсәгез, «җылы» хушбуй сибенегез. Парфюмерлар фикеренчә, «җылытучы» ачык исле хушбуй, авыру һәм депрессия кебек кышкы дошманнарны да җиңәргә сәләтле.
Өрфә челтәрле болыт кына
Хушбуй дөрес сайланган икән, тора-бара аның барлыгын да тоймый башлыйсың, чөнки ул табигый тән исе белән кушылып, безнең аерылмас өлешебезгә әверелә. Бу турыда онытырга ярамый, шуңа күрә тәнгә артык хушбуй сибенү белән мавыгырга кирәкми. Тирә-юньдәгеләрне төчкертүегез бар. Әйтик, хушбуйлы спрейны бер тапкыр «пышлатып» алу да бик җиткән. Аның каравы, көн дәвамында хушбуйны яңартып алу күпкә отышлырак.
- Урынына карап, мәсәлән, офиста, романтик очрашуда, спорт белән шөгыльләнгәндә төрле хушбуй сайларга киңәш ителә.
- Парфюмерияне, ул кешене бик яхшы белгән очракта гына, бүләк итәргә ярый.
- Хушбуй сайлаганда кешенең яше, стиле, холык үзенчәлеге бик мөһим.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
26 май 2022 - 09:29Без имениБу ир сезне хор мэт итэ, Лилияне ярата кебек тоела, монда Лилиягэ акыллы булып, кеше тормышын бозмаска иде, Аллахы Хидэят бирсен бик авыр хэл«Сине дә яратам, аны да», – ди...
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.