Мин ничек ике көндә сигез килога ябыктым

Гомеремдә дә ябыгу, диета мәсьәләләре миңа кагылмас кебек иде. Чөнки балачакта да, яшь вакытта да бик ябык булдым. Бөтен хыялым бераз гына булса да симерү иде минем. «Азрак тазарып киткәнсеңме шунда», – дигән сүз ул вакытларда иң шәп комплимент иде. Әнием дә тулы гәүдәле, мин кемгә охшап болай ябык, дип елый торган идем. Әни белән дәү әни: «Кияүгә чыккач, симерерсең әле», – дип тынычландырсалар да, гаилә коргач та көткән симезлек килмәде, киресенчә, болай да арык гәүдәләрем тагын да зифаланды. Бәлки, бала тапкач?..

Булмый инде, булмагач, Сабаларда тумагач... Улымны тапкач та арыклыгым бетмәде. «Нормально бит инде, ябык түгел. Миңа симез хатыннар ошамый», – дигән була да бит ирем. Халык нәрсә ди әле: «Ирләр эт түгел, сөяк яратмый», – диме? Бәлки, ул аны мине тынычландырыр өчен генә әйтәдер? Ябык хатын матур түгел инде ул...

Шулай еллар үтте. Мин гел зифа килеш. Икенче кызыбыз тугач бераз гына ит кунган кебек булды булуын... Күңелем барыбер канәгатьсез, мин теләгән симезлек түгел инде бу. Ашаганым йоксын, дип, өйләдән соң ятып алу җаен карыйм. Каядыр җәяү барасы булса, котым алына – кадерле килограммнардан колак кагам бит! Ризыкның да майлырагын, тазарта торганрагын сайлыйм – нишләтсә дә нишләтсен, «лишь бы» симертсен генә.

Курсташлар белән күрешкәндә чүт кычкырып еламадым. «Син бер дә үзгәрмәгәнсең, гел шулай ябык», – дигәч, очрашуны ташлап кайтып китәселәрем килде.

Ничек кенә симерергә соң? Каймакка сыра кушып эчсәң, тазарта икән, дигәч, бер-ике тапкыр анысына кадәр эчеп карадым. Фу-у! «Какая гадость ваша заливная рыба!»

Инде ябыклыгым белән килештем бугай. Кырыкка карап киткәч, ябык ни дә, симез ни! Ул арада эшемне алыштырдым, машина алып җибәрдем – балаларны мәктәпкә йөртергә кирәк иде. Хәрәкәт чикләнде. Көне буе эштә утырам, аннары машинага чыгып утырам, аннары өйгә кайтып, компьютер каршында утырам.

Әгәр дә фотога төшмәгән булсаммы? Фотога төшмәгән булсам, симергәнемне үзем дә сизмәс идем. Фотодагы хатын ул, мөгаен, башка кешедер. Каян килсен миңа мондый йомры арт саннар, түгәрәк бәдәннәр? «Син шушы бер-ике елда бик тазардың», – ди күргән-белгән. Үзем ничек сизмәгәнмен соң? Шуннан китте инде, килограммнар таудан тәгәрәтеп җибәргән кар йомарламы кебек, геометрик прогрессиядә арта башлады. Ә бит кайчан гына, «хотя бы» 55 килограмм булсам, ди идем...

Хәзер минем максат 180 градуска үзгәрде. Инде ничек кенә бераз ябыгырга? «Хотя бы» 65 килограммга кадәр...

Беркөнне үлчәүгә бассам, үз күзләремә үзем ышанмый тордым. Валлаһи ябыкканмын бит! Үлчәү таблосы 62 кило күрсәтә түгелме? Шушы бер-ике көндә шуның кадәр ябык әле син! Ничек үзем сизмәдем икән соң? Билләремне тотып-тотып карадым, «вроде» ыспайланган кебек. Алайса, мин теге ике-өч ел шкафта эшсез яткан киемнәрне дә кия алам димәк. Тиз генә бер чалбарымны тартып чыгарып, үтүкләп тә куйдым.
Ләкин... Бәлки, чалбар утыргандыр? Алай да ничек итсәм итеп, бу чалбарны кидем мин. Хәтта төймәсен дә каптырдым. Ә бит элек төшеп интектергәнлектән, каеш тага идем.

Эшкә килгәч, иң беренче булып кызлардан сөенче алдым: 8 килога кимегәнмен! «Бер дә сизелми бит ябыкканың, – диеште кызлар. – Үлчәвең ватыктыр синең». Өйгә каткач, үлчәүгә иремне бастырдым, дөрес күрсәтә бит инде, элек тә 86 иде, хәзер дә 86 кило. Ник мин үлчәнгәндә генә дөрес күрсәтми соң бу, дип, үлчәүне тигезрәк урынга күчереп менеп бассам!.. Кая монда ябыгу? Тагын бераз артканмын әле хәтта.

Баксаң, мин дә ябыкмаганмын, үлчәүдә дә гаеп юк. Серен соңыннан белдем. Мин бит теге көнне аны йөнтәс келәм өстенә куйган идем. Әнә шуңа күрә «ябыктырган» инде ул мине.

Артык җәфа чикмичә, ничек кенә бераз ябыгасы инде, ә?

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 25 июль 2021 - 15:13
    Без имени
    Без, кызларның, шулай инде, ябык чакта тазарасы килә, әзрәк май кунгач-ябыгасы. Озын чәчне кистерәсе килә, кыскан - үстерәсе... Мин дә бик ябык идем, бер-бер артлы өч бәби алып кайткач, ничә ел декретта утырып, ике тапкырга арттым. Ничек ябышырга белгән юк. Элеккеге танышлар "матурланып киткәнсең, килешә сиңа" дигән булалар, ә мин үземнең 48 размерым белән һич килешә алмыйм. Үлчәүне йомшак паласка куйса, минем дә билләр нечкәреп китмәсме икән?))
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8471
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8741
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8503
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4099
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
  • 22 июль 2021 - 11:16
    Без имени
    берниге дэ борчылма. ускенем. Вакытында. белгенсен. шунысына. соен. борчвылма. Узеннен чын. тормышын. алда. эле. Андыйларны. Аллахе. тагэлэ. кичерми. жэзасын. алыр. борчылма.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 23 июль 2021 - 11:25
    Без имени
    Бик аянычлы,котычкыч хэл.эх өлгермэгэн шул ана.рэхмэт Физэлия,уңышлар сезгэ.
    Киселгән муел  агачы
  • 22 июль 2021 - 20:00
    Без имени
    И это пройдёт.. Дигән бер акыл иясе. Тормыш тәҗрибәсе шулай туплана инде ул. Кешегә ничек ышанмыйсың... Андый подоноклар да бар инде ул. Елама дип әйтү җиңел лә ул. Син ела, ләкин аңардан файда булырмы дип уйла. Шулай булгач, яшеңне әрәм итмә. Ә ул киләчәктә барыбер бер кирәген алачак. Андыйлар гомергә үзгәрми. Бәхет телим сиңа.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 19 июль 2021 - 22:04
    Без имени
    Табаң юк мени, әзрәк башын "сафландырып" алырга. Нинди чит хатын белән язышу ул, син дә аның иренең номерын тап та языша башла. Белми дип тыныч кына йөрмәсеннәр. Син әдәп саклаганда алар мәхәббәт уенын башларлар. Котырту түгел, баштан үткәнгә язу. Сөйләшәсе килсә, ире белән сөйләшсен. Чит ир әйбәт инде. Гаилә алып бару түгел бит. Син юганны киеп, ашатып эчертеп чыгарасың,. Тәтиегет тапкан. Үзенекен тәти итеп тотсын да сөйләшсен. Язып җмбәр үзенә, иреңә язам дип.
    Ирем телефоннан башка хатын белән языша
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан