Логотип
Матур булыйк

Март аенда  тире өчен 5 процедура 

  Кояшсыз соры  кыштан соң безнең  тире аеруча ярдәм көтә. Аны сакларга һәм элеккеге хәленә кайтарырга кирәк. Язның беренче аенда матурлыкны уяту өчен нинди процедуралар мөһим соң? Яз – табигатьнең уянуы гына түгел, безнең матурлык яңару чоры да бит.  

 

  Кояшсыз соры  кыштан соң безнең  тире аеруча ярдәм көтә. Аны сакларга һәм элеккеге хәленә кайтарырга кирәк. Язның беренче аенда матурлыкны уяту өчен нинди процедуралар мөһим соң? Яз – табигатьнең уянуы гына түгел, безнең матурлык яңару чоры да бит.  

Тирене дымландыру  

Кыш буе тире коры һавадан, температура үзгәрешеннән һәм дым җитмәүдән интегә. Шуңа күрә алҗый  һәм тоныклана. Язның беренче ае – интенсив дымландыру процедуралары өчен менә дигән вакыт. Аны өйдә дә матурлык салоннарында да ясап була. Иң мөһиме: тире кирәгенчә дымлансын. Моның өчен махсус кремнар, сывороткалар, маскалар бар.  

Тирене чистарту  

Кышын, тире коры вакытта, косметологлар скрабларны атнага бер генә тапкыр кулланырга киңәш итә. Ә яз көне, кояш һәм дым кирәгенчә булган чорда, пилингларны ешайтырга мөмкин. Ул үлгән күзәнәкләрне «салдырып» кына калмый, ә сөрткән кремнарның нәтиҗәсен дә арттыра.  

Кремны  лосьонга алыштырыгыз 

Яз чоры – дымландыручы кремнардан лосьонннарга күчә торган вакыт. Составында майлар күп булган кремнар  кыш өчен идеаль, чөнки тире аеруча дымландыруга мохтаҗ. Язын күзәнәкләр томаланмасын һәм тирене авырайтмасын өчен,  җиңелчә косметик чаралар куллану зарур.  

Тирене кояштан саклау  

Иртәгезне кояштан саклану кремнарыннан башлагыз. Язын урамда күбрәк булабыз. Кояш әле ул – ультрафиолет нурлары чыганагы да. Безнең тире даими саклауга мохтаҗ. Шуңа күрә кояштан саклый торган кремны иртән үк сөртегез. 3-4 сәгать саен яңартып торсагыз, тагын да яхшырак. Кояш нурларыннан саклаучы күзлекләр хакында да онытмагыз! Алар күз  тирәсендәге вак җыерчыклардан да, тире рагыннан да саклый.  

Иреннәрне кайгыртыгыз 

Язның беренче аенда хатын-кызлар иреннәре корудан һәм ярылудан җәфа чигә. Бу гаҗәп тә түгел: салкын һава, җил, кояш һәм дым җитмәү  ирен тиресенә начар тәэсир итә.  Бальзам кулланыгыз. Ә аңынчы  иреннәрне скраб белән «чистартыгыз». Ультрафиолеттан сакларга да онытмагыз.  Ирен тиресе – тире өслегендә яман шеш авыруларына иң тиз бирелүчән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар