Кирәкмәгән кершәнне һәм кремны нишләтергә?

 

Һәр хатын-кызда исе, төсе ошамый яисә туры килми торган крем, кершән ише косметика булмый калмый. Кызыгып алабыз да, аннары нишләтергә белми аптырыйбыз. Ташларга да кызганыч. Хәер, ташларга ашыкмагыз. Аларны көнкүрештә дә кулланып була бит.

Тоник. Күпчелек тоникларның составында спирт бар. Димәк, ул – бер дигән антисептик. Шулай ук аның белән телефон экранын яки компьютер клавиатурасын да чистартырга була. Тоник андагы бактерияләрне үтерә.

Косметик май. Күгәрми торган корычтан эшләнгән кулъюгычны чистарту өчен бара. Чүпрәккә бер тамчы косметик май тамызыгыз да кулъюгычны яхшылап сөртегез, соңыннан май калдыкларын кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз. Бу хәйләкәр ысулны кибетләрдә дә кулланалар: кулъюгычлар ялтырап торсын өчен, аны косметик май белән сөртеп чыгалар.

Үтәкүренмәле лак. Тырнак лагы яхшы җилем дә әле ул – кечкенә детальләрне ябыштыру өчен ярый. Мәсәлән, яраткан күзлегегез сынып чыкса, аны лак ярдәмендә ябыштырырга мөмкин. Шулай ук йорт җиһазларының кыршылган урынына да үтәкүренмәле лак тидерәләр – ул кыршылган эзне каплый, ялтыратып җибәрә.

Кершән. Составында минераль тозлар булган кершән дымны сеңдерә. Спорт залына барыр алдыннан тәннең тирли торган җирләренә – култык астына, кулның терсәктән бөгелгән өлешенә, уч төпләренә кершән тидереп чыгыгыз, соңыннан ул төшләр әчетмәс өчен кирәк бу. Тарала торган кершән коры шампуньне алыштыра. Чәч тамырларына бераз гына кершән тидерегез. Ул баштагы майны үзенә сеңдерә. Бераз тоткач, башны аска иеп, чәчләрне яхшылап (кершәне коелып бетәрлек итеп) тарагыз.

Лак бетерү сыеклыгы. Аның составында ацетон бар, ә ул тапларны бетерү өчен әйбәт. Бармагыгызга җилем тиеп, ул катып калса, аңа лак бетерү сыеклыгы тидерегез һәм 30 секунд тотканнан соң сөртеп алыгыз. Кафельне чистартырга теләсәгез, җылы суга лак бетерә торган сыеклыкны кушып, шул су белән юыгыз.

Крем. Сезгә туры килмәгән кремны күннән эшләнгән әйберләрегез һичшиксез яратачак. Сумка яки аяк киемен яңартып җибәрү өчен аңа тән тиресенә тидерә торган кремны тидерү дә җитә. Кышкы аяк киемен шкафка алып куяр алдыннан шулай ук крем тидерергә мөмкин.

Ирен бальзамы. Күбесенең нигезе – вазелин, ә ул йомшарта һәм дымландыра. Икеләнә торган чәч бөртекләренең очына ирен бальзамын тидереп карагыз – нәтиҗәсе сезне сөендерер. Бальзамны шулай ук шыгырдый торган ишек тупсасына да тидерергә мөмкин – ишек җиңел ачыла башлаячак.

Чәчкә сиптерә торган лак. Киемне йон, чәч бөртекләреннән чистарту өчен, сөлгегә куп итеп чәч лагы сиптерегез һәм шуның белән киемне яхшылап сөртеп чыгыгыз. Йон, чәч бөртекләре коелачак. Шарларга чәч лагы сиптерсәгез, алар шартламыйча озаграк торачак, өстенә тузан да кунмаячак.

Скраб. Аның составында каты кисәкчекләр була. Бакчада эшләп кергәннән соң кулыгызны скраб белән ышкысагыз, ул катып калган балчыктан бик тиз чистартыр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9045
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9118
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4854
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6084
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан