КАЙДА, КЕМ, НИЧЕК?

Дөньяның төрле почмагында яшәүче хатын-кызларның зифалык, чибәрлек җәһәтеннән үз серләре бар. Аларның күбесе матурлыкны сылулык дип белә. Әйдәгез әле, кайбер илләрдәге яшерен серләрнең читен ачып карыйк.
Япония
Суүсемнәр. Японнар суүсемнәрне ашларга да сала, салатка да куша, суши, ролл дигән ризыкларын да суүсемгә төрә. Анда май юк диярлек, протеиннар, витаминнар, йод бар. Суүсемнәр матдәләр алмашын тизләтә, кандагы шикәрне киметә.Киңәш: диңгез кәбестәсе, помидор, суган, зәйтүн җимешеннән салат ясагыз да, зәйтүн мае белән тәмләтеп җибәрегез.
Доминикана
Кырку ризыклар. Кариб диңгезе утрауларында ачы, кырку ризыклар яратучылар яши. Чили борычы, табаско (соус) ише үтеңне сытарлык тәмләткечләр матдәләр алмашын «кыздырып» җибәрә дә, калория дигәне бик тиз янып бетә икән. Андый тәмләткечләр иммунитетны бик тә яхшырта.Киңәш: татлыны кырку белән аралаштыр. Мәсәлән, тавык итен чили борычы һәм ананас белән аша.
Тунис
Кузаклылар. Тунис гарәпләренең табынын кузаклылардан башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки ногыт, борчак, фасоль ише кузаклыларда май юк, ашкайнатуны яхшырта торган җепселле матдәләр байтак. Киңәш: борчак, фасоль ашын ешрак пешер, салатка яшел борчак куш.
Финляндия
Арыш сохарие. Финнар кетердәгән ипи ашарга яраталар. Дөрес эшлиләр бит, әй! Юка гына итеп киптерелгән арыш ипие телемнәре эчәкләрнең эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәрне киметә. Җитмәсә, туклыклы да икән бит әле.Киңәш: эремчекле сыр яки майсыз эремчек янына сохари куй.
Редис, тавык түше, кыяр белән дә сохари аша.
Һиндстан
Карри. Һиндстанда каррилы һәр катнашманың аерым бер тәме бар. Ул тәмләткечләрнең барысы өчен дә уртак нәрсә – чили борычы, кара борыч. Алар аппетитны киметә, матдәләр алмашын яхшырта.Киңәш: карри майсыз ит белән, мәсәлән, тавык ите белән әйбәт бара.
Испания
Чи яшелчә белән туклану. Испан кызлары күп итеп яшелчә ашарга яраталар. Пешмәгән яшелчәдә калорияләр бик аз була. Мае да юк, витаминнары да күп. Киңәш: туклыклы матдәләр кыт-лыгы башланмас өчен ярма ризыклары, йогуртлар да ашарга онытма.
Бездә катык инде ул.
Голландия
Педаль әйләндер! Голланд кыз-лары артык авырлыкны велосипед ярдәмендә киметә. Велосипедта акрын тизлектә берәр сәгать йөреп кайту да 380 килокалорийныяндыра.
Киңәш: көн саен велосипедта йөргән кешеләр сирәгрәк авырыйлар.
Греция
Зәйтүн мае. Тәза яшелчә-җимеш, сөт ризыклары, балык, аз-маз гына ит – менә шушы инде греклар табынында. Зәйтүн мае да шушы исемлектә. Зәйтүн мае тәнгә үргән майны яндыра, калорияләрне эшләтә. Кандагы шикәрне дә киметә.Киңәш: ризык әзерләгәндә зәйтүн, йә рапс мае файдалан.
Кытай
Яшел чәй. Кытайлар ярата торган яшел чәй ярдәмендә бик тиз ябыгырга мөмкин. Яшел чәй составындагы матдәләр тәнне җылытып җибәрә, шуңа күрә калорияләр сарыф ителә.Киңәш: су кайнап чыккач, беркадәр сүрелсен. Ике минуттан соң гына суны чәй өстенә кой. Өч минут пешсен чәең.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.