Логотип
Матур булыйк

Картаерга теләмәгәннәр өчен: алмадан маска

Алмадан инде кайнатма да ясадык, киптердек тә, ә ул һаман бетми! Алма бар чакта, аңардан маска да ясап карыйбызмы, кызлар? Өйдә ясалган косметологиядә алма, гомумән, күп кулланыла.  Чөнки аңарда  А, С, РР витаминнары, тимер, магний, калий, пектин бар. 
Алмадан ясаган маскалар бит тиресен тукландыра, яшәртә һәм аның тапларын бетерә. Алмада булган органик кислота бит тиресенең иң тышкы катламында булган барлык артык нәрсәне куптарып төшерә. Җиңелчә пилинг ясаган кебек килеп чыга.  
Алмадан бит тиресе өчен ясалган бер масканың рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Маска ясау өчен ниләр кирәк:
* 0,5 алма;
* 0,5 кыяр;
* 1 йомырка агы;1 чәй кашыгы петрушка;
* 1 чәй кашыгы бөтнек. 

Масканы ясау
Алма белән кыярны вак угыч яки блендер ярдәмендә ваклыйбыз. Петрушка белән бөтнекне дә блендерда гына ваклап алырга була. Кыяр, алма, петрушка һәм бөтнектән торган бу ботканы бергә кушабыз һәм әйбәтләп болгатабыз.  Йомырка агын кушабыз һәм кабат бик әйбәтләп болгатабыз. 

Масканы дөрес итеп ничек кулланырга?
Әзер масканы 10 минутка суыткычка куеп торабыз. Аннары калын гына итеп биткә сөртәбез һәм  15-20 минут тотабыз. Җылы су белән юып төшергәч, берәр крем сөртәбез. 
Масканы кичен, йоклар алдыннан куллансаң әйбәтрәк. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар