Логотип
Матур булыйк

​Идеал бит тиресенә 10 адым

 Өч әйбергә бертуктаусыз карап була: ут януга, су агуга һәм... корея хатыннарының бите балкуына. 

 Өч әйбергә бертуктаусыз карап була: ут януга, су агуга һәм... корея хатыннарының бите балкуына.  Эш генетикада гына түгел, ә аларның үзләрен яратуда. Корея ханымнарының бит тиресен карау 10 баскычтан тора.  Беренче карашка ул бик авыр кебек, бигрәк тә битегезгә крем тигерү белән чикләнеп кенә яшәсәгез. Ләкин кеше матурга тиз ияләшә. Бит тирегезнең бәрхеткә әйләнүен күргәч,  вакытыгызның күп сарыф ителмәвен дә аңларсыз. 


1. Чистарту. 

 Беренче баскыч – битне гидрофильле майлар белән чистарту.  Май сак кына битне косметикадан арындырачак. Әлеге этапны иртән калдыра аласыз, ә кичен ул – мәҗбүри.  

2. Чистартуның икенче баскычы.  

Составында су булган косметик чара пычракны һәм тиредәге тирне бетерә. Аны сөртеп, битне бераз массажлыйсыз да юып төшерәсез. 

3. Битне скраблау. 

 Максаты – бит тиресен яңарту өчен үлгән күзәнәкләрдән чистарту. Бу процедураны  атнага 2-3 тапкыр куллану зарур.  

4. Тонер. 

 Тонер тиренең тонусын арттыру өчен кирәк. Ул, крем сөртер алдыннан, битне дымландырачак та. Бит тирегез майлы булса, аны мамык белән сөртегез, коры икән – бармак битләре белән. 

5. Эссенция.  

Ул – тонер белән сүл (сыворотка) арасындагы гибрид.  Бит тиресен алдагы этапларга әзерли, кершән яхшырак ягыла. Эссенцияне бармак битләре белән ипләп кенә сөртергә кирәк 

6. Сыворотка һәм ампуллар.  

 Әлеге баскыч бит тиресендәге проблемаларны хәл итә. Җыерчыклар, пигмент, сыткычлар белән көрәштә ярдәм итә.  

7. Тукыма маскалар. 

Масканы атнага 2-7 тапкыр кулланалар. Бер лайфхак: тукымадан ясалган битлекне кулланганнан соң суыткычка куйсыгыз, икенче көнне дә биткә ябарга була.  

8. Күз тирәсе өчен крем. 

 Күз тирәсендәге тире еллар үткән саен юкарып, җыерчыклар чыга башлый.  Шуның өчен аны даими рәвештә дымландырып торырга кирәк (елап түгел, билгеле). Бу төр кремны яшьтән үк кулланырга өйрәнегез.  

9. Дымландыру кремы. 

 Тирене дымландыру – тагын бер мөһим этап. Яраткан кремыгызны учыгызга салыгыз да массаж линияләре буенча сөртегез. Үзегезгә килешкән кремны табу бик авыр. Ул кеше  киңәше  буенча түгел,  ә бәлки сынап караулар, хаталанулар аша табыла.  

10. СПФ. 

 Бит тиресен карауның соңгы баскычы – ультрафиолет нурлардан саклый торган крем сөртү. СПФ зур булган саен, кояш нурларыннан ныграк саклый. Дөрес, әлеге этапны кышкы айларда калдырып та торырыга була. Ләкин февраль уртасыннан сөртә башларга онытмаска кирәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар