Логотип
Матур булыйк

Француз кызларының тормыш кагыйдәләре

Хатын-кызлар өчен иң матур комплиментларның берсе: “Син француз кызларына охшагансың!”  

Хатын-кызлар өчен иң матур комплиментларның берсе: “Син француз кызларына охшагансың!”  


Көяз, нәзакәтле, элегант – француз стилендә киенүчеләрнең төп характеристикасы шушы сыйфатлар. Әлеге стиль бөтен дөньяда югары зәвык эталоны булып санала. Аңлашылганча, бу стиль Франциядә барлыкка килгән һәм шушы илнең үзенчәлеге булып тора.  


Киенгәндә француз стиленә өстенлек бирү ул – димәк, классиканы, нәзакәтлелекне һәм мода дөньясындагы яңа тенденцияләрне берләштерү дигән сүз. Гәрчә төп Мода атналыклары Парижда узса да, француз кызлары үзләренә генә хас стильдән беркайчан да баш тартмый, бу исә аларга һәрвакыт нәфис булып калу мөмкинлеге бирә.   


Француз кызларының модага әллә ни исе китми, дидек. Алар гардеробларында төп киемнәренең классик булуына, аларның югары сыйфатлы тукымадан тегелүенә өстенлек бирә: нәфис костюмнар, футляр-күлмәкләр, төгәл силуэтлы пәлтә һәм плащлар, карандаш итәк, җиңел, еш кына галстук якалы блузкалар.  


Аларның шкафы кием күплегеннән ишеге ябылмаслык булып шыплап тулмаган, аның каравы кияргә киемнәре һәрвакыт бар! Ә менә сумка һәм аяк киемнәре моданың соңгы сүзен буенча – бусы закон!  


Француз кызларының бер үзенчәлеге – табигыйлек. Алар чәчләрен ачык, җете төсләргә сирәк буйый. Макияжда Nude Look стиленә өстенлек бирә. Кыяфәтләрендәге үзенчәлекне җиңелчә генә ассызыклап куя беләләр. Шуңа да француз кызларының прическасы һәрвакыт пөхтә һәм гади, еш кына – каре.  


Дөрес тукланып һәм актив яшәү рәвеше алып барып, француз кызлары 40 яшьтән соң да сылу гәүдәле булып кала.  


Олы яшькә җиткәч тә, француз хатын-кызлары элекке киемнәрен искергәнче киеп йөрми, яңасын алып тора. Алар болай карчык түгел, ә “өлкән яшьтәге леди” булып кала. Алар үз эчләренә бикләнеп утырмый, ресторан, кафеларга йөри, паркларга чыга.  


Парижанка булып күренү өчен Парижда туу мөһим түгел. Parisuan style – күңел халәте ул.  


Кыз баланы Париждан алып китеп була, ә менә аннан Парижны – беркайчан да!   


Йокы туйсын өчен йокыдан уянган көнне йокларга ятмаска кирәк.  


Париждагыча шикның сере – аның алдан уйланылган табигыйлеге һәм искиткеч элегантлыгы.  


Һәммә кеше борылып карарлык итеп киенергә кирәкми, ә зәвыклы кешеләр генә борылып карарлык булсын.    


Төзелеш барган җирдән үткәндә, берьюлы егерме ир сызгырып калганны күтәрерлек кыюлыгыгыз юк икән, никадәр генә килешсә дә, кызыл эшләпә сатып алуның мәгънәсе юк.  


Идеаль аксессуар һәм идеаль күлмәк сатып алу өчен запаска вакыт һәм түземлек җыегыз: шимбә көннең икенче яртысында кибеткә йөгереп чыгып  беренче очраган алган әйбернең кирәге дә шуның кадәр генә.  


Элегантлык — гармониянең бер төре, ул матурлыкка якын. Аерма шунда: матурлык – табигать бүләге, элегантлык – чын сәнгать.  


Француженкалар мода буенча кагыйдәләр уйлап чыгарырга ярата һәм шуларны бозарга...  


Яраткан спорт төре – шик артыннан чабу...  


Хатын-кызның куллары – визит карточкасы, муены – паспорты, күкрәкләре – чит ил паспорты.  


Ачу килгәндә, үзеңне тыеп кала алу, авыр вакытта тавыш чыгармау – идеаль хатын-кыз шулай була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар