Логотип
Матур булыйк

​Чәч лагын куллануның 10 ысулы

Лайфхаклар.

Копрон колготки кисәң, күлмәк итәге ботка ябыша башлый. Ярый ла кул астында гына антистатик булса. Аның иң кирәк чакта гына бетеп китә торган гадәте бар. Бер дә хафаланмагыз, антистатикны чәч лагы да алыштыра ала. Итәкнең сул ягына лак сиптерегез һәм проблеманы онытыгыз. 

Чәчегезне матурлап өеп йөртәсез, ләкин иртән ун шпилька эләктереп, кичкә җидесе генә исән каламы? Шпилькалар чәчтән коелмасын дисәгез, башта лак сиптерегез, аннары шпилькаларны эләктерегез. Шулай итсәгез, алар бик тотрыклы утырачак. 

Диванга ручканың пастасы акканмы? Бетмиме? Шул урынга чәч лагы сиптереп, юеш чүпрәк белән сөртеп карагыз әле. Аны берничә тапкыр кабатласагыз, пастаның эзе дә калмый. 

Балагыз рәсем белән мавыга һәм шундый матур сурәт төшергән, ди. Ә сезнең аны истәлеккә саклыйсыгыз килә. Вакыт узу белән төсләр үзләренең җетелеген югалтмасын дисәгез, чәч лагы белән пошкылдатып алыгыз. 

Ирегез бүләк иткән чәчәк бәйләмен шулай матур килеш киптерергә ниятләсәгез, гөлләмәгә мул итеп чәч лагы сиптерегез. Шулай иткәндә таҗ яфраклары коелмый. 

Куртканың замогы ачылып китә, ә сезнең аны рәтләп торырга вакыт юк икән, кулыгызга  әлеге дә баягы чәч лагы баллонын алыгыз. Аны сиптергәч, замок алай тиз генә ерылып китми. 

Теләсә кайсыбызны иң кыен хәлгә куя торган очрак – копрон колготкиның «күзе» китү. Кул астында гына тырнак лагы булса, бик яхшы да, булмаса? Аннары лакның төсе дә туры килү кирәк бит әле. Бу очракта да чәч лагы ярдәмгә киләчәк. Колготкига сиптергәч, ул теге  «күз»нең зураюын туктата, үзе беленми дә. 

Тыңлаусыз кашларны авызлыкларга да чәч лагы ярдәм итә. Пумалага аз гына лак сиптереп, шуның белән кашларыгызны тарагыз әле, нәтиҗәсен үзегез күрерсез. 

Өйгә чебен кергән, ә «чебен даруы» юк? Юньсез бөҗәккә лак сиптерегез, хәзер кырылыр да төшәр. Чебеннең урыны өйдә түгел аның. 

Бүләкне матурлап төргән төргәккә лак сиптереп ялтыратырга мөмкин. Бик оригиналь килеп чыга. Хәтта гадәти гәҗит кәгазе дә бу рәвешле үзенчәлекне төргәккә әверелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар