Логотип
Матур булыйк

Быел аламалылык модада!

Мода белән кызыксынучыларга Александр Васильевның кемлеген әйтеп тору кирәк микән? Дистәләгән китап авторы, имидж белгече, хатын-кыз матурлыгын бәяләүче... Ул алып барган «Модный приговор» тапшыруын да яратып карыйбыз.

Безне исә быелгы кышкы мода кызыксындыра. Мэтр фикеренчә, безгә 90 нчы еллар стиле кире кайта.
Хәтерлисезме әле зеленкага манган лосиналарны, чекрәеп торган төсләрне, ялтыравыклы күлмәкләрне? Шул елларның берәр киеме калмадымы, хәзер иң модалы кеше булыр идегез.
«Мода гел кабатлана, – ди Александр Васильев. – Әгәр дә сез гел бер киемнән йөрисез икән, 25 елдан соң иң модалы кеше булачаксыз. Быел кабат «варенка»лар, клеш балаклар, киң җилкәле пиджаклар, кроссовкалар әйләнеп кайта.

Гомумән, хәзер модада аламалылык: тузган һәм пычрак чәч – тренд. Чәчне пычрак итеп күрсәтү өчен махсус спрейлар, күбекләр кулланалар. Киемнәрдән – эленке-салынкы булганнары модада: оверсайз күлмәкләр, «әби бәйләгән» свитерлар. Әле мин сезне бөтенләй дә аяктан егам – хәзер шома бит тә артта калганлылык билгесе. Бүген сипкелләр, бетчәләр модада.
Макияж исә күзгә кереп тора торган һәм алама булырга тиеш. Гүя сез иннек-кершәнне пумала белән белән түгел, ә бармак белән генә яккансыз.

Ә менә тәнгә сыланып тора торган киемнәр модадан чыкты. Күлмәк белән хатын-кызның тәне арасында дистанция булырга тиеш. Чалбарларның да янбашында гына эленеп тора торганнары хәзер актуаль түгел. Чалбарның биле биек булырга, кендеккә үк менеп торырга тиеш.
Сезне күргән кешеләр, абау, бигрәк алама, диләр икән, белегез – сез иң модалы кеше!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар