Бу массаждан сез яшәреп китәрсез!

Принц Гарриның хатыны Меган Марклның косметологы Николас Джосс бит тиресе ефәк кебек матур булсын өчен, массаж процедураларының серләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша.
Буй җитмәс бу косметологка без, билгеле, эләгә алмабыз, ә менә аның күрсәтмәләренә таяна алабыз. «Битне дымландырыр, тукландырыр өчен, шешенүне бетерер өчен биткә махсус «бит өчен май» сөртеп, массаж ясагыз. Массаждан соң биттәге мускуллар сафланып китә һәм сез яшәреп китәрсез», – дип киңәш итә ул.
Массаж ярдәме белән яңак сөяге (челюсть) җиңелчә генә тарттырылыр, яңак калкымы сызыгы (контур мускул) аермачык булып күренер. Массаж шулай ук лимфодренаж үзлеккә дә ия.
Массажны иртә, йә кич ясасаң яхшы. Гадәттә, иртә белән массаж процедураларына вакыт җитми. Әмма без тәкъдим иткән бу массаж шунысы белән дә уңай – аңа нибары 5 минут вакыт җитә. Аның эффекты шунда ки: бит тиресен «уятырга» ярдәм итә, шешенкелекне бетерә.
Шулай итеп, Николас Джосс өйрәткән иртәнге массажга керешәбез.
Битне юабыз. Уч төбенә ике тамчы махсус май тамызып, учыбызда яхшылап уабыз. Учыбызны биткә тидереп, майлы учларыбызны биткә сөртәбез. Шуны истә тотыгыз: битнең тиресен тарттырып ышкырга кирәк түгел, алай иткәндә басым чит-читкә түгел, ә мускулларга тия. Шуның өчен бит тиресе мул итеп майланган, шома булырга тиеш – бармаклар шуып йөрерлек итеп.
1. Ике бармак белән (имән һәм урта бармаклар) ияктән колакка таба сыпырып алабыз.

2. Берничә кат шулай эшләгәннән соң, бармакларны сөякле ягына бөгеп, шул ук хәрәкәтләрне ясыйбыз.

3. Күз төпләренә, күз кабакларына крем сөртәбез. Имән бармак белән тышкы күз читенә тотынабыз, ә урта бармак белән ике күз арасыннан (переносица) имән бармакка таба һәм кирегә хәрәкәт итәбез.

4. Шуннан соң урта бармак белән каш өсте буйлап йөртәбез. Күзләрнең арыганлыгын һәм шешенкелеген бетерергә ярдәм итә бу хәрәкәт.
5. Чәчләргә таба маңгайны сыйпыйбыз.
6. Иң ахырдан уч төпләре белән уң колак ягыннан сул күкрәк ягына таба , сул колак ягыннан уң күкрәк ягына таба үткәрәбез. Бу хәрәкәт белән лимфаларны стимуллаштырабыз.
Ә инде дәвамлырак итеп биткә массажны кич белән ясыйбыз.
1. Башта әйбәтләп битне чистартабыз. Тагын шулай ук уч төбенә махсус май салып, учыбызда яхшылап уабыз. Аннары битнең уртасыннан – колакка кадәр, кашлардан – чәчләргә таба, ияктән соң аска таба – муен буенча уч төбе белән йөртеп алабыз.
2. Иртә белән ясаган (1, 2, 3) процедураларны кабатлыйбыз.
3. Бит уртасында бер нокта табып, имән һәм урта бармакларны аерымлап (V рим цифрасы шикелле), эчке һәм тышкы күз очларына таба 6 тапкыр йөртеп алабыз.

4. Уң кулны башка куеп, бармаклар белән яңак сөяге урынын бөтереп-бөтереп алабыз.

5. Уч төпләре белән яңак сөягенә таянып, башны аска иябез. Уч төпләрен шул килеш калдырып, яңадан шул хәлгә кайтабыз һәм уч төпләре белән колакларга таба сыйпап алабыз.

6. Иртәнге процедураларның 3 нче, 4 нче, 5 нче пуктларын кабатлыйбыз.
Әгәр дә сез махсус майларга өстенлек бирмисез икән, яраткан кремнарыгызны куллана аласыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.