Логотип
Матур булыйк

Бакча косметикасы

Бит тиресе нәфис, шома, вак күзәнәкле ханымнарга сокланмый мөмкин түгел. Андый матур тире һәркайсыбызның хыялы. Ләкин чын-чынлап файда бирә, бит тиресен корытмый яки киресенчә, майландырмый торган лосьон табу шактый четерекле. Мәсәлән, минем үземә кибеттә сатыла торган күп кенә чистарту чаралары килешми. Битемнең тиресе артык коры булмаса да, коры тире өчен дип алганы да кипшертә, борын канатлары кубалаклана, биткә мул итеп майлы крем ягасы килеп кала. Болай булырга тиеш түгел.

Әле менә эзләнеп утыра торгач, бер-ике кызыклы рецептка тап булдым. Азрак мәшәкатьлерәк мәшәкатьлесен. Аның каруы – зарарсыз, арзан, ышанычлы. Бүген үк шушы рецептларның үземә файдалы дип тапканын сынап карыйм әле.


Кыяр лосьоны

Тирене чистарта, агарта, дымландыра, җыерчыкларны киметә.

2 уртача зурлыктагы кыяр;

60 мл минераль су;

9 тамчы виноград мае.

Яшь кыярларны кабыгыннан һәм орлыкларыннан чистартып, блендерда ваклыйбыз. Шушы массага минераль су салабыз, май кушабыз. Лосьонны сөзәргә кирәкми, кыяр түбе төпкә утырачак. Суыткычта сакларга кирәк.

Диңгез кәбестәсеннән

Җыерчыклы, сулган тире өчен. Лифтинг-маскалар белән кулланганда нәтиҗәсе яхшырак.

30 г диңгез кәбестәсе порошогы;

15 мл кыяр суы;

16 тамчы миндаль мае.

Порошокка 50 мл җылы су салып, 3 сәгать тотабыз. Аннары сөзеп, шушы сыеклыкка кыяр суы һәм май кушып болгатабыз. Иртә-кич битне шушының белән чистартабыз, аннары крем ягабыз. Лосьон суыткычта 3 кенә тәүлек саклана.


Майлы тире өчен

Битне сафландыра, бетчәләрне бетерә.

50 мл шалфей һәм бака яфрагы төнәтмәсе (икесен бергә кушып);

15 тамчы бергамот мае.

Куе итеп ясалган төнәтмәгә май кушып болгатырга һәм көнгә 3-4 тапкыр битне шушы лосьонда чылатылган мамык белән сөртергә.
 

Бетчәне бетерергә

40 мл пәйгамбәр тырганы төнәтмәсе;

5 мл салицил кислотасы;

5 тамчы ромашка мае (эфир мае).

Түтәлдән яңа гына өзгән пәйгамбәр тырнагына кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтәбез. Сөзеп, салицил кислотасы белән ромашка маен кушабыз. Пыяла шешәгә салып, суыткычта саклыйбыз (10 көн саклана ала). Бит тиресе бик нык бетчәле булса, көнгә 5 тапкыр шушы лосьон белән чистартабыз, профилактика өчен иртән-кичен чистарту да җитә.


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар