Логотип
Матур булыйк

​Абау ла бөдрәләрең!

Бөдрә чәчләр матур инде. Тик бөтен кешегә дә табигать андый байлыкны бирмәгән шул...

Бүген эштә бер хезмәттәшебез чәчләренә яңа прическа ясатып – бөдрәләтеп килгән. Шундый килешә үзенә. Бөдрә чәчләр матур инде. Тик бөтен кешегә дә табигать андый байлыкны бирмәгән шул. Ләкин без бит хатын-кызлар, булмаганны булдырабыз, бирмәгәнне тартып алабыз (шаяртам).


Берәр җиргә барасы булып, чәчне махсус ясатырга җай булмаса, иң шәп чара – бигуди. Без яшүсмер чакта аны кичтән үк чәчкә чорнап, шулай йоклый да идек әле. Кара резинкалы, бармак кадәр генә зурлыктагы резин бигудилар иде алар. Хәзер алай җәфаланасы килми. Аннары, бигудиларның да харап уңайлары, иртән куйгач, ярты сәгатьтән чәчеңне матур гына итеп бөдрәләтә торганнары бар. Әйдәгез әле, кайсы чәчкә нинди бигуди кирәге турында сөйләшик.

«Липучкалы» бигуди
Керпегә охшатам мин аларны. Бигудиның өслегенә ябышкак тасма ябыштырылган. Чәчкә чорнадың да куйдың, берничек тә беркетеп торасы юк. Уңайлыгына кызыгып алган идем, тәки шулай эшсез ятты, дисәм, кызым кечкенә вакытта, әле чәчләре юка да, кыска да булганда садикта узган утренникларга җыенганда кулланганбыз икән. Аны озын һәм куе чәчкә чорнап булмый. Чөнки «чәнечкеләре» кыска. Ә менә кыска чәчлеләр өчен  ул алыштыргысыз. «Липучка»ларның  эреләре чәчнең тамырын бик шәп күтәрә, прическа күперенке була. 

«Бумеранглар»
Болары сыгылмалы таякчыклар. Аның кыскарагы-озынрагы, юкарагы-калынрагы була. Чәчне чорныйсың да, ике очын кара-каршы китереп бәйләп куясың. Кыскарагы – кыска чәчләр өчен, калынрагы озын чәчле кызларга уңай. Мондый бигудиларны хәтте төнгә куеп калдырырга да була, алар йомшак бит. Ләкин «бумеранг»ларга юеш чәчне чорнамаска кирәк. Һава йөри торган тишекләре булмагач, чәч озак кибә, хәтта бурсый да башлый. 

«Папилотлар» 
Сезнең дә булдымы икән, без элек бигуди булмаса, яки булганы  җитмәсә, чәчне кулъяулыгына чорнап, ике читеннән бәйләп куя торган идек. Болар да шуңа охшаган. Поролон белән капланган тимерчыбык инде ул. Чәчне чорныйсың да, тимерчыбыкны үзең теләгәнчә итеп бөгеп куясың. Мондый бигудилар чәчне матур, тигез итеп бөдрәләтә. Бөдрәсе дә озак тора. 

«Коклюшкалар»
Парикмахерскаяларда чәчкә химия ясаганда нәкъ менә шушы бигудилар белән эш итәләр. Төрле калынлыктагылары була. Чәчне төрле калынлыктагы «коклюшкаларга»  чорнап, табигыйлыкка ирешү җиңел. Әгәр дә инде бөдрәләрегезнең «пружинка» кебек тирбәлеп торуын теләсәгез, иң нечкә бигудиларны алыгыз. Билгеле, сабырлык та кирәк булачак. 
Синус-бигуди
Шул ук «коклюшкалар» кебек. Тик алар тигез түгел, уртасы нечкәреп килә. Шуның аркасында, чәчнең очында бөтеркәләр ваграк була, ә чәч төбенә таба эреләнеп килә. Болай иткәндә чәч бөдрәсе бик табигый булып күренә. Иң шәп «пружинкаларга» синус-бигудилар белән генә ирешеп була. 

Термобигуди
Каты пластмассадан гыйбарәт. Эчендә балавыз яки гель. Чәчне 10-15 минут эчендә бөдрәләтә. Моның өчен аларны башта кайнар суга салып, бер-ике минут кайнатып алырга гына кирәк. Бигудиларны суынганчы чәчкә чорнап, суынгач, аласың. Һәр яхшы нәрсәнең бер начар ягы булган кебек, болар  чәчне тиз бөдрәләтсәләр дә, бик нык корыталар. 

Бигуди турында сөйләшкәч, чәчне бигудига ничек дөрес итеп чорнау турында да әйтеп үтик инде.
Күпләр бигудига чәчнең очын гына чорный. Болай иткәндә чәч тотамының бигудига чорналмый калган урыны сынган кебек күренә. Чәчнең тотамын тулысына чорнарга кирәк. Аннары чәч тотамының киңлеге бигуди киңлегеннән таррак булса гына бөтеркәләр әйбәт килеп чыга. 

Бигуди белән бәйле бер кызык хәлне генә сөйлим дә...
Беркөнне иртән чәчемә бигуди куйдым да, шул килеш кенә эшкә чыгып киттем. Аптырамагыз, мин эшкә машинада йөрим. Барып җитәрәк, бер кул белән генә капшап, чәчтәге бигудиларны чүпләдем. 
Биек үкчәле итекләрем белән кәс-кәс кенә басып эчкә үтешли ишек төбендә тәмәке көйрәткән егетләргә тәкәббер генә бер «сәлам» ыргыттым. Елмаешеп калдылар. «То-то! Апагыз булыр бу, энем!» 
Әй барам мин сиңа әйтим, башны горур гына текә тотып. Чәч бөдрәләрем иңнәремдә тибрәлә. Мине күрүгә вахтада утырган ханым пырхылдап көлеп җибәрде: «Бу прическагыз үзе шулай уйланылган идеме?» – ди. Бүлмәгә кереп, көзгегә күз салсамммм... Маңгай чәченә куйган ике бигудины алмаганмын бит мин! Бер кул белән руль тотып, икенчесе белән баш капшаганда, кулым маңгайга кадәр барып җитмәгән инде. Ике бигуди нәкъ ике мөгез кебек, ике якка тырпайган. Әйтерсең, кәҗә мөгезләре. Теге егетләр шуңа көлешеп калган инде алар. Әй оялдым үземнән. Менә ашыксаң гел шулай була ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар