Логотип
Пар алма

​Мәхәббәтнең гомере тугыз ай...

Камил Кәримов - язучы-сатирик. 
өйләнгән; гаилә стажы – 35 ел; ике бала атасы. 


Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 


Иң элек хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Бөтен ирләр дә бер калыптан, дигән әйтемне гаилә бәхете күрмәгән хатыннар уйлап чыгаргандыр. Әйтик, мин үзем хатын-кызның аягына да, биленә дә, күкрәгенә дә игътибар итәргә өлгермим, ә әүвәл аның йөзенә тутырып карыйм. Иман нуры күреп алсам, тизрәк сөйләштерә башлыйм: тавышы елак түгелме, һәр сүзе чүкеч кебек чүкемиме, пычак кебек кисмиме... Инде ягымлысы туры килсә, чәчен тузгыткан җил уңаена басып, ислемаен тоярга тырышам. Шуннан – богаулый да куя инде. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Аларга... саранлык та килешә. Хәтерсезрәге белән яшәве тагын да җиңелрәк: вак-төякне кабат-кабат искә төшереп җәзаламый... Ә менә бизәнергә иренмәгән хатыннарны хупларга гына кирәк.
 
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Ирләрнең кесәсәен актаручыларны сөймим. Үпкә­ләшкәндә «балавыз сыга» торганнары да җенемне чыгара.  

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы ­алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручылар... Сезгә аның кайсысы якынрак?
Күңел ачу өчен генә дигәндә, «илһамияләр» кирәк. Яшәр өчен – хуҗабикәләр ышанычлырак. Мәхәббәтнең гарантиясе тугыз гына ай, ә бергәләшеп нужа күрү – гомерлек... 

Чынында исә, танышып-кавышканчы кызларны без гел илһамландыручы буларак кына күрәбез. «Кухня һәм комфорт» төшенчәсе яши башлагач кына килеп чыга. Эштән арып, карыны ачып кайткан ир, иң әүвәл, тамак ялгап бераз ял итеп алу турында гына уйлый ала. Ә менә инде тамагы туйгач, ир кешенең фәлсәфәсе үзгәрә – аңа «илһамия» кирәк. Яши-яши хатыннарның да зәвыгы үзгәрә – аларга байлык кирәк икән! Олигархлар һәм чибәр сөяркәләр турында сериаллар карап бозылып бетәбез бугай инде. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Дус һәм дошман дип шәрехләсәк, хәзер үз хатының гына иң ышанычлы дус була ала. СССР таркалгач, бик күп дуслар сатылып бетте. Хәзер бит сыйнфый дошманнар юк, сыйнфый дуслар гына бар. Алар белән аралашу, ихластан дуслашу, көрәшү дә җиңел түгел. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме? 
Тәкъдим ясаган көне-сәгате юк: биш ел бергә укыдык, ике ай буе Молдавиядә студентларның төзелеш отрядында булдык. Диплом алгач язылышырбыз дигән идек, нәкъ шулай килеп чыкты да. Кире чигенергә урын калдырмадык, алдан ук туй күлмәге, костюм-чалбар тектердек. Алтынга бик нык бәя арткан, «кытлык-корылык» башланган чор иде: загс белешмәсе белән балдакка 50 процент ташлама ясадылар һәм ике әрҗә аракы алырга рөхсәт бирделәр. Көндезләрен укыдым, кичләрен гел эшләдем, туйга дип ике мең сум акча (1981 ел бу!) җыйдым. Әгерҗегә кызларын сорарга кайткач, әнисе: «Кызым, синең яшьрәк егетләрең дә бар иде бит», – дип каршы төшмәкче иде дә, ләкин Клара җавапны бик кыска тотты: «Киявегез йә шушы кеше, йә беркем дә түгел!» – диде. 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
Дөрес сүз түгел бу! Кызлар белән танышуны җиңеләйтер өчен кайбер ирләр уйлап чыгарган шаяру гынадыр.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар... Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Ир кеше гаиләдә баш була алса – гаиләсе ныграк була. Кыз бала кечкенәдән алтын-көмеш әйберләргә кызыгып үсә, аның өчен бәхет белән байлык бер исәптә.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
Кавышуны ашыктырырга бер сәбәп инде бу. Сөяме-сөймиме, дип ромашка чәчәге таҗын өзгәләп вакыт әрәм иткәнче, туп-турыдан хәл итәсең дә куясың...

Игътибар итегез әле, безнең халык: «Малаем өйләнде», – дими, ә: «Улым башлы-күзле булды», – дип сөйли... Димәк, өйләнгәч, ирләрнең күзе ачыла, башы да дөресрәк эшли башлый. Менә шул чакта ник ашыгып өйләнгәнеңә үкенә башлыйсың да инде... Элеккеләр бу мәсьәләдә акыллырак булган. Патша Россиясендә ирләр 40-45 яшьләрдә өйләнгән. Йә ул солдат хезмәтен үтәп, йә байлык туплап өлгерергә тиеш булган. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Йә гәүдә, йә һөнәр, йә фатир, йә романтика, йә әти-әнисе, йә кыюлык, йә тәмле тел, йә байлык... 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 
Көзгедән күренми торган шәп якларым җитәрлек лә... 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта. 
Әгәр ир-ат үзе дә менә дигән буй-сынлы, булдыклы икән – куркытмый торгандыр. Булдыксыз, җебегән, мәхлук ирнең хатыны чибәр икән, монда инде ул ир тарафыннан көнләшү, үзен бераз кимсетеп тоту кебек гадәтләр барлыкка килергә мөмкин.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
Кавышканчы ирләр ашыктыра, кавышкач, хатыны көенә бара. Минемчә әйтсәк: кызлар җиде кат үлчи, бер кат кисә, ә егетләр бер кат кисә дә, соңыннан җиде кат үлчәп йөри.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңла-маулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен, үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Игътибар иткәнегез бармы: җылы якта яшәүче халык аз хәрәкәтләнә, кояштан качып, күбрәк күләгәдә утырырга тырыша, алар бөтен авыр эшне көн кызуы сүрелгәч башкарыр, әкрен йөрер, ашыкмас... Минем хатын да әнә шундыйрак бик кызу планетадан килгәндер. Ул флегматик – үз көенә тау-ташлар күчерә ала. Әгәр шунда: «Тизрәк кыймылда инде!» – дип өстенә кычкырсаң, коела да төшә, үпкәләргә дә мөмкин... Ә мин үзем пружиналарым бушаганчы йөгерәм, тиз-тиз ашыйм, кабаланам, йоклаганда да кыймылдап ятам, йокы аралаш йөреп тә керәм... Лунатик – айдан төшкән кешедер, күрәсең, айның да салкын ягыннан. 

Бакчада, рәхәтләнеп бәрәңге үсәрдәй җиргә хатынның ел саен түтәл-түтәл чәчәк утыртуын да бик аңлап бетерә алмыйм инде. 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы?
Кая инде юл кую?! Тавышны көчәйтеп җиңәм. Сүгенгән чакларым да җитәрлек. Тиз кызам һәм шунда ук сүреләм. Ә менә мин сүрелгәч, ул сеңдереп кенә әйтеп куя һәм... хаклы була.

Хатын-кызга ир кешенең авызын ябу бик җиңел бит ул: «Вакланма, зарланма, ир кеше була бел инде», – дип кенә әйтәләр... Шым буласың. Хаклы-хаксызны конфликтлы минутларда ачыклау мөмкин түгел, тынычлап сөйләшү кирәк. Ә тынычлану өчен кайсыдыр бер як ак флаг (әләм түгел) күтәрергә – бераз гына җавап кайтармыйча түзеп калырга тиеш. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. 
Пешерә белмим. Йомырка тәбәсе генә ашап ир кеше күпме яши ала – шул чаклы яшәрмен.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
Минеке генә шулай озак әзерләнә дип белә идем, барыгыз да бер иш икән алайса... Дөрес, барасы җирнең бөтен вак-төяге аның җилкәсендә, шуңа да җиренә җиткереп әзерләнә. Ә мин, йөрәкне бозмас өчен, машинаны кабыза торам дип, чыгып китәм.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
Мин үземә носки да сайлый белмим. Кибет шүрлекләре буш чорда, Мәскәүгә баргач, су буе чират торып, Польшадан кертелгән ботинка алдым: сайладым-сайладым, киеп-киеп карадым да, түләдем. Казанга кайткач киеп карасам – аякны кыса. Ул ботинканы Роберт Миңнуллинга саттым, аның аягы бер үлчәмгә кечерәк икән. Хатын ни-нәрсә кирәген алдан ук үзе белеп тора, мине кибетләргә сөйрәп йөрми. Алып кайткан бүләкләре таман гына була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар