Логотип
Пар алма

​Хисләр ихлас булганда...

Газинур МОРАТ, шагыйрь; 
өйләнгән; гаилә стажы — 31 ел; бер малай атасы. 

Ә мин сине яратмаска булдым
Ә мин сине яратмаска булдым,
Яңартмаска булдым үткәнне.
Мәңге әрнер яраң булып калсын
Күзләреңнән сөеп үпкәнем.

Мәңге әрнер яраң булып калсын
Иренемә тамган яшьләрең.

Син үзеңчә дөрес сөеп кара,
Мин үземчә дөрес яшәрмен.

Мине көтеп тик ялгыша күрмә,
Йөрәгеңнән ыргыт чыгарып.
Ходай сиңа сабырлыклар бирсен
Сак-Сок сагышына чыдарлык.

Мин дә сине сагынмаска булдым,

Табынмаска булдым мәңгегә...
Сөюгә мин ясин чыктым бүген,
Кем озата барыр кабергә?

Озатучы, беләм, табылачак,
Кем ябышыр, беләм, көрәккә.
Тик мин сине борчымаска булдым,
Мин Сөюне күмдем йөрәккә.


Иң элек син хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Гәрчә халык әйтеме, чибәрлек туйда гына кирәк дип искәртеп торса да, ир-ат халкының күзе иң әүвәл барыбер да хатын-кызның йөзенә төшә. Нишлисең, табигать хатын-кызны гүзәл итеп яраткан шул. Шуңа күрә күпләребезнең гомере тышкы матурлыкка алданып уза да инде. Асылда, безнең бәхет тә, бәхетсезлек тә, чибәр чырайга багынып, аһ итүдән, башны югалтудан башлана бугай.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Гафу итәрлек тискәре сыйфатлар һәркемдә дә тулып ятадыр инде ул. Әйтик, без беребез дә гел дөресен генә сөйләп тормыйбыз. Дөнья булгач, ара-тирә алдашырга да туры килә. Дөресен генә әйткәндә, адәм баласының табигате үк шуңа көйләнгән. Өстәвенә, гаиләнең иминлеген саклау өчен дә кирәкле шәйдер бу. Никахның нигезен какшатмый торган вак-төяк ялганга сабыйларча ышанып яши алу сәнгате хатын-кызны да, ир-атны да бизи генә, минемчә.

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идең?
Хатын-кыз, беренче чиратта, ир-атның тылын сакларга бурычлы. Хәрбиләрчә әйткәндә, әгәр ул, сакта торган килеш, үз белдеге белән «самоволка»га китеп бара икән, аны, билгеле, трибунал көтә. Бу очракта ярлыкауга исәп тоту да шактый кыендыр.

Хатын-кызлар икегә бүленә: җыештыручылар һәм пешерүчеләргә. Сиңа аның кайсы якынрак? 
Күңелемә һәр икесе дә бик якын. Хатын-кыз һәм җыештырына, һәм пешеренә белсә, тормыш та көйлерәк барадыр. Әмма бу шөгыльләрнең берсен дә үз итмәүче ханымнар да юк түгел дип беләм.

Ир кеше өчен хатыны аңа дус та була аламы?
Заманында бер язучыбыз, «хатыныма һәм дустыма» дип багышлау куеп, хикәя бастырды. Ул чагында бу янәшәлек безгә, ничектер, сәеррәк тоелган иде. Гомер чигә-чигә, күрәсең, хәләлең дә бервакыт, хатын булудан бигрәк, иптәшеңә һәм дустыңа әйләнәдер. Һәрхәлдә, яшьрәк чакта хатынны дуска тиңләмәү хәерлерәктер. Дус – ул мотлак тугрылык дигән сүз. Ә хатының көннәрнең берендә, киресенчә, дустыңнан дошманың булып китмәс дип һич тә кистереп әйтә алмыйсың. 

Хатыныңа ничек тәкъдим ясаганыңны хәтерлисеңме? 
Гомер буе бер хатын белән генә яшәмәгәч, бу сорауга тәгаен җавап бирә алмамдыр. Ә менә һәр икесенә дә шигырь багышлавым хак. Һәм алар альбом шигырь­ләре генә булып чыкмады бугай – барысы да китапта дөнья күрде.

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр...
Мин үзем әлеге фаразга ышанып бетә алмыйм. Әгәр без иш иткән ярлар гел әниләребезгә охшаса, илдә аерылышучылар саны кавышучыларныкыннан артып китмәс, дөньяда бу чаклы ятимнәр күбәймәс иде. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар... 
Бу очракта хатын-кыз үзенең күбрәк мал табуы турында иренә бертуктаусыз тукып, аның исенә төшереп торырга тиеш түгелдер. Бергә дөнья көтәргә ниятләгәнсең икән, ир-атның болай да авырткан җиренә кабат-кабат орынмавың хәерле. Үземә килгәндә, мин хатынымның күпме акча алып эшләве белән беркайчан да кызыксынмадым.

Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсың?
Бик уңай карыйм һәм биш куллап хуплыйм. Чөнки үзем әлеге мәсьәләдә мокыт дәрәҗәсендә оялчан булдым. Үсмер чакта ук гыйшык тоткан кызыйга да, телне әйләндереп, бер кәлимә сүз әйтә алмыйча, тәмам чаларып, олыгаеп барабыз менә.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Хатын-кыз иң башта ир-атның аяк киеменә һәм муен чокырына игътибар итә, диләр. Белмим, бу ка-дәресе ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма һәр икесен дә чиста йөртергә тырышабыз.  

Хатын-кызлардан үзең игътибар көтәсеңме?
Мин хәзер хатын-кызлардан игътибар көтеп утыру яшеннән узып барам инде, күбрәк үзләренә игътибар итәргә тырышам. Һәм бик еш кына:  Кызлар кызыклана барган саен Кызыксызга чыга барабыз, –  дип авыр сулап куям.

Ир-ат артык чибәр һәм көчле хатын-кыздан курка. 
Ихтимал, куркытадыр. Юкса үтә чибәр дә, акыллы да хатын-кызларның берсе дә ялгыз калмас иде. Ә парсыз гүзәлләр, нигәдер, һәрдаим очрап тора. Үзләренә яр табарга әллә чибәрлекләре, әллә акыллары комачаулый – белмәссең. 

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. 
Икегә икене кушкач, дүрт икәнлеген ир-ат заты ачыклаган – бусы бәхәссез. Ә менә ике икең биш икәнлеген хатын-кыз гына дәлилли ала. Чөнки аның мантыйгында дөнья көтәр өчен бик тә кирәкле хәйлә микъдары зуррак. Бу сыйфат гүзәл затларыбызга тормыш авырлыкларын чагыштырмача җиңелрәк кичеп чыгарга да, сынмаска-сыгылмаска да булыша, аларны сабыр-түземле дә итә. Хәйләсез – дөнья файдасыз дигән тәгъбир дә әлеге «ике икең биш»не куәтли кебек.

Хаклы икәнеңне яхшы беләсең, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә? 
Хатын-кызның хаксыз икәнлеген исбат итеп була, ләкин аның үзен шуңа ышандыру һич тә мөмкин түгел, дигән бер акыллысы. Мин үзем дә хатын-кыз белән сүз көрәштерүдән тыелам. Аз сүзленең гөнаһы азрак, ди безнең халык. Ул гаиләдәге һава торышына да турыдан-туры кагыла дип уйлыйм.

Ир кеше, ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора... 
Әлегә андый очракның булганын хәтерләмим. Булган тәкъдирдә дә, тиз генә бәрәңге яки йомырка кыздырып алу кулдан килмәслек эш түгел. Анысын студент чакта ук өйрәнгән идек.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан... 
Хатын-кызның төзәтенеп-ясанып беткәнен көтә-көтә көтек булганчы, үзеңә алдан киенеп куймау хәерле.
Ул әрле-бирле әвәрә килгән арада хет газета караштырып, хет телевизор карап юан. Шул чагыңда ачуың да чыкмас, чәчең дә агармас.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
Хатын-кыз кулыннан энәне дә, дөяне дә бердәй кабул итеп алам. Ә үзем, яшермим, бүләк сайлый белмим. Чөнки беркайчан да кибетләр буйлап сайланып йөрүне өнәмәдем.

«Сөембикә» журналы, № 4, 2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар