«Хатыннарның һәм ирләрнең бәхете дә үзгә...» 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  

Реклама

 

Марат ХӘБИБУЛЛИН, Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты.  

гаилә стажы – 26 ел. 

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Тегүче булсам, киеменә, дип җавап бирер идем, мөгаен... Минем бер танышым бар – малайлар волейбол тренеры, үз эшенең фанаты – ул хатын-кызның буена гына игътибар итә. Аның үз логикасы: «Озын буйлы хатыннарның малайлары да озын була, ә озын буйлы малайдан волейболчы «ясарга» мөмкин», – ди. Ә мин беренче күрүдә хатын-кыз затын гомумән генә бәяли алам: «сөйкемле... чибәр... тыйнак... үткен...» Ә соңыннан аның нәрсә кигәнен дә, күзләренең түгел, чәченең, хәтта күлмәгенең төсен дә исемә төшерә алмыйм, шул беренче фикер генә искә килә. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 

– Яшь арагыз күпме, мөнәсәбәтләрегез нинди булуга карап, вакытын һәм урынын исәпләп, хатын-кызның барлык сыйфатларын да гафу итәргә була.  

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 

– «Яраткан хатын-кызга бөтен нәрсәне гафу итеп була», дип йомры гына җавап бирәсе иде дә бит, тик... Тик сынау килгәч кенә сабырлыкның чиген белеп була. Аллага шөкер, «Сөембикә» журналы куйган сорауны тормыш минем алга куйганы юк әлегә кадәр. Моннан соң да: «Иң якын кешемне гафу итимме, әллә кичермимме?» дип газапланырга язмасын. Беркемгә дә. Беркайчан да. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 

– Бу яктан мин бик бәхетле – тормыш иптәшем Раузалия ике якны да үзенә сыйдырган. «Ярым җүләр үзен мактар, чи җүләр хатынын мактар», дип, борын төбемә татар мәкальләре җыентыгын төртергә ашыкмагыз – фикеремне дәлиллим. Минем өемдә яраткан креслом бар, кайчак шуңа тамыр җибәргәндәй берегеп, алдыма ноутбук алып, тәүлек буе нидер язарга маташып утырам. Шул чакларда кухнядан Раузалия чыгарган тәмледән-тәмле исләрдән дә ныграк илһам чыганагы юк минем өчен!  

Һәм тагын. «Тормыш – театр», дигән Шекспир. Театрдагы кебек, тормышта да гел бертөрле генә рольләр башкарырга ярамый – тамашачы, ягъни әйләнә-тирәдәгеләр бик тиз туярга мөмкин. Айлар, еллар буе тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә янәшәңнән илһамландыручы муза китми ятса – ычкынырсың! Ә мамыкка төргән кебек, өзлексез комфорт белән әйләндереп алсалар, зоопаркта читлектә яшәгән аю сыман, симереп, ваемсызланып бетәрсең. Без – ир-атның да «бер амплуа актеры» булуын гына теләмидер хатын-кызлар: вакыты белән малтабар да, вакыты белән рыцарь да бул аларга, кайчак – романтик, ә кирәксә – прагматик... Башлы хатын-кыз аңлый: «чеп-чи Хәлил» белән мәхәббәт кенә матур, ә тормыш итеп бетерүләре, ай-һай, җиңел булмаска мөмкин – аның өчен ирдә бераз «Исмәгыйль каны» булу да кирәк.   

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  

– Һичшиксез! Тикмәгә генә татарда «тормыш иптәше» димиләр бит инде. Башка телләрне әйтә алмыйм, әмма рус телендә андый төшенчә юк. Чагыштырып карагыз: «спутница жизни» һәм «тормыш иптәше» – тормыш юлдашы түгел! Юлдаш очраклы кеше дә булырга мөмкин, ә иптәш – ул башта сайлана, аннан сынала... Минем иң якын ике дустымны берсе – хатыным. 

«Британия галимнәре исәпләп чыгарган», дигән әйтем фольклорга кереп бара инде. Чыннан да, күзләре нәрсәгә төшә, шуны исәпләп күнеккән Британия галимнәре мәхәббәт тойгысын да бизмәнгә салган һәм, көнләп-сәгатьләп, күпме дәвам иткәнен исәпләп чыгарган. Нәтиҗәләре кырыс: шашып гашыйк булу мәңгелек була алмый. Баксаң, мәхәббәт кебек тирән хис кичергәндә кеше организмы эшчәнлеге тулысынча диярлек үзгәрә, гади итеп әйткәндә, форсаж режимына күчә. Зур тизлектә машинада баргандай, кичерешләр кискенләшә, адреналин ташый... Әмма техника форсажда озак эшли алмаган кебек, организм да хисләр ташкынында озак «тарта алмый» – ул йә суынырга тиеш, йә таркалуга дучар. Машинада барганда бер газга басып, двигательне үкертеп, канны кыздырып аласың да, шуннан тизлекне киметеп, әйләнә-тирәдәге матурлыкларга күз салып, юлдан да игьтибарны алмыйча, тыныч кына бара башлыйсың. Мәхәббәттә дә кайнар хисләргә алмашка бер-береңә ихлас хөрмәт, бер-береңнең терсәген тоеп яшәү килсә, тормыш юлын, выжылдап узып китүчеләргә игътибар итмичә, юл читендә ватылып-бәрелеп калганнардан гыйбрәт алып, тыныч һәм матур итеп узарга була, минемчә. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 

– Хәтерлим. Мин икәүдән-икәү генә тәкъдим ясарга шүрләдем – Аллам сакласын, риза булмаса! Борынгыча, Раузалияне сорарга яучылар белән бардым. Анда да әле, нәселебезнең өлкән ир-аты – олы абыем белән генә чикләнмичә, «авыр артиллерияне» җәлеп иттем: гаиләбез дусты, шул ук вакытта Раузалиянең туганнан туганы Хәмит абыйны һәм ул чакта икебез дә бергә эшләгән «Әтнә таңы» газетасы баш мөхәррире Марс абыйны чакырдым. Янәсе, үз абыйсына һәм җитәкчебезгә «отказ» бирә алмас. Белмим, дүртебездән кайсыбызның дәлилләре саллырак булгандыр – үземнеке, дип уйлыйсы килә, әлбәттә – әмма әбием Зәйтүнә кызын миңа бирергә ризалашты. Өч яучыга да, әбиемә дә – исәннәренә саулык, мәрхүмнәргә җәннәт сорап, бүген дә рәхмәт укыйм. 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 

– Тормышта андый хәлләр була, ләкин бу минем очрак түгел. Мәрхүм Зигмунд Фрейд андый күренешләрне гаиләдә хакимлек иткән хатыннарның уллары белән бәйли иде бугай. Мин белгән мисалларда, әнисенә охшаган хатын белән яшәгән ирләр бик үк бәхетле түгел шикелле, һәрхәлдә, читтән караганда. Әлбәттә, хатын белән әни, бер-берсенә охшап, ике фәрештә булсалар шәп булыр иде! Тик бер түбә астына ике фәрештә сыюы гына икеле... 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  

– Ә ул бу очракта ир кеше булмый инде! Аллаһы Тәгалә ирләрне һәм хатыннарны төрле итеп яраткан, төрле вазыйфа йөкләгән һәм төрле хокуклар биргән. Безнең театрда кызлар, бер-берсен котлап, «хатын-кыз бәхете телим», дип язалар. Һәм бу дөрес тә! Хатыннарның һәм ирләрнең бәхете дә үзгә. Миңа калса, битенә чиертсәң, кан чәчрәп чыга торган әзмәвердәй ире барында гаиләдә үзе баш булырга тырышкан хатын-кыз да, ирлек сыйфатларын печтереп, «хатын-кыз бәхетен татырга» маташкан трансвестит та бер дәрәҗәдә бәхетсез. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  

 – Хупламыйм. Мин, гомумән, баш – югарыда, аяклар җирдә булу ягында. Кызганыч, бүгенге заманда егетләр белән кызлар арасындагы аерма кимегәннән-кими бара. Физиологлар моны малайлар эчкән газировкада, ашаган фаст-фудта хатын-кыз гормоннары – эстрогеннар күп булу белән аңлата, психологлар исә гаиләдә ата кеше роле кимү турында сөйли... Балаларның уеннары да бертөрле бит хәзер – барысы да смартфонга, компьютерга кадалган: кызлар курчак уйный белми, малайлар «сугыш-сугыш» уйный белми. Егетләр, хатын-кыз сыман, җебегән булып үсә, кызлар, ир-ат кебек, лап-лоп атлап йөри – кая ул көянтә-чиләк белән су ташып үскән сылуларның нечкә билләре, чайкап-айкап, егет канын кыздырып йөрүләре! Нәтиҗәдә, бүгенге көндә еш кына егетләр түгел, ә кызлар өйләнә – тәкъдим ясауны да, туй хәстәрен дә кызлар үз өсләренә ала... Асты аска килгән дөнья димичә, ни дисең?!  

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 

– Хатын-кызның эчке дөньясы минем өчен шулкадәр зур табышмак ки, хәтта бу сорауга җавап та эзләп карамыйм – барыбер берни әйтә алмам. 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 

– Чибәрлегем – чамалы, башымда чәч – санаулы, кесәм – әллә ни калын түгел, шулай булгач, бөтен ышаныч – акылыма, тапкырлыгыма һәм юмор хисемә. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 

– Төрле ирләр бар. Берәүләрне чыннан да куркыта. Ә икенчеләрендә, киресенчә, юлбарыс ауларга чыккан сунарчы азартын уята. Мин үзем шул ике төр аралыгында кысылып калдым, дөрес – беречеләренә шактый якынрак торам. 

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар, сезнеңчә, бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 

– Салкын һәм кайнар, плюс һәм минус, инь һәм янь... Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике полюста, шул очракта гына алар арасында электр барлыкка килә ала. Логикабыз да үзгә: безнеке күбрәк салкын акылга таяна, ә хатын-кызныкы – кайнар хискә, безнең вектор тышка омтыла, хатын-кызныкы эчкә тартыла. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Балачактан бирле Шарлотта Конде адашым – француз революционеры Маратны нигә үтергәнен аңлый алмыйм. Чынлап әйтәм! 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны-туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы? 

– Шундук бирешмим, бераз карышып карыйм үзе. Тик, иртәме-соңмы, барыбер бирелергә туры килә. Иң кызыгы: кайчак, бераз суынгач, хатынның хаклы булганын аңлыйсың. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез? 

– Мондый очракны теориядә генә күзаллый алам, минем тормышта әле андый хәл булганы юк. Инде була калса, аптырап тормам – үзем дә бераз аш-суны маташтыра алам. Ашарлык, диләр өйдәгеләр. Бер генә кимчелек – артымнан тау кадәр юылмаган савыт-саба кала. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 

– Ачу килгән чак та була. Бу хәл белән һәм, гомумән, хатын белән көрәшеп торасы юк, ачу хисе белән көрәшергә кирәк. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  

– Иң ошаганы – калын кызыл таба, мин аны бик яратам. Ә ошамаган бүләк мисалларын мин үземә бирелгәннәрдән түгел, тормыш юлымда очраганнардан гына искә төшерә алам. Әйтик, студент чакта, җыелып, бер бик явыз укытучы ханымга бүләк ясадык: деканаттан адресын белешеп, өенә «Свиноводство» журналын яздырдык. 

 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 26 июль 2019 - 17:21
    Без имени
    Киң карашлы, юмор хисле ир-ат җаваплары! Аңа һәм гаиләсенә бәхет телим!
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...