Логотип
Пар алма

«Хатын-кыз гаиләдә әнисен кабатлый»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Инсаф АБДУЛЛА, Татарстанның атказанган артисты, диктор, Казан театр училищесы укытучысы;

гаилә стажы – 30 ел;

балалары – Айдар һәм Асия.

 

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

Ир-атны башта аның тулаем тышкы кыяфәте җәлеп итәдер дип уйлыйм. Башын-чәчен җыя алмаган хатын-кыз – хатын-кызмыни ул дигән сүз бар: мин үзем чәчләргә бик игътибарлы. Без әби белән үстек, бу аңардан сеңгәндер. Чәчен җыя белмәгән хатын-кыз үзен дә, гаиләсен дә карый белми кебек тоела. Бүгенге яшьләр арасында озын чәч үстерүчеләр байтак, әмма нигәдер аны гел туздырып йөриләр.

Нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

Татар ирләре хатын-кызда бер генә нәрсәне гафу итми бугай – хыянәтне... Безнең холык та шундый, ирлегебезне күрсәтергә теләү дә бугай. Кеше ялгышмый тормый, әлбәттә. Әмма хатын-кызның бу ялгышы, гадәттә, гаиләне фаҗигагә китерә. Ир-ат бу адымны аңлы рәвештә эшләмәскә дә мөмкин. Ә хатын-кыз моңа уйламыйча бармыйдыр кебек тоела миңа. Гаиләне тар-мар итүгә китерә торган ялгышларны гафу итү авыррак. Һәм гафу итмәү дөрестер дә. Ә табак-савыт вакытында юылмау, тузан сөртелмәгән булу – алары вак мәсьәлә.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?

Мин болай икегә бүлмәс идем. Өйнең матурлыгы, пөхтә булуы ирне нигә илһамландырмаска тиеш әле?! Син моны, тегене эшләргә тиеш, дип адым саен искәртеп, төртеп күрсәтеп тору илһамландыру дип саналмый. Минем бер якын дус кешем бар. Аның хатыны бервакыт та иренә каршы сөйләми, «Юк», – дип әйтми. «Ярар, ярар», – дип кенә тора. Ләкин ул гаиләдә бар да нәкъ ул ханым теләгән тәртиптә бара. «Иргә чүп чиләге тоттырырга ярамый», – ди ул. Савыт-саба юмыйсың, дип тә әйтми. Тормыш булгач, юарга туры килә, әлбәттә. Әмма: «Нигә юмадың?» – дигән сорау туарга тиеш түгел. Белеп эшли икән – рәхмәт, юк икән – аны мәҗбүр итәргә кирәкми. Өйдә, хатын-кыз җилкәсендә яткан ирләр турында сүз бармый, әлбәттә... Ә хатын-кыз бу эшләрне үз өстенә кыен итеп ала икән – тормыш бармый.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

Әлбәттә! Хәзер күбрәк «хатын-кыз иренә сөяркә булырга тиеш» диләр. Тик «сөяркә» сүзе үзе дә, аның мәгънәсе дә ямьсез. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек булырга тиешлеген кыз балага кечкенәдән аңлатып үстерергә кирәк. Гаиләдә һәркем үз урынында икән, алар дус булалар. Моның өчен, әлбәттә, дөньяга уртак караш, ниндидер ситуацияләргә карата фикердәш булу да кирәк. Татарда «үтә кызыл тиз уңа» дип әйтү бар. Мәхәббәт нәкъ менә шундый ул... Ул киткәч, ике арада тагын нәрсә кала? Әлбәттә, дуслык!

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

Бауман урамында «Спартак» аяк киемнәре фабрикасының Горький клубы бар иде. Без Нурфия белән шунда, кайчандыр Сара Садыйкова оештырган хорда таныштык. Икебезнең дә хорга беренче тапкыр килгән көн иде. Башымны җуеп гашыйк булдым дия алмыйм. Миңа инде 24 яшь, армиядән кайткан, азмы-күпме акыл утырткан... Ничек тәкъдим ясаганымны бөтен нечкәлекләре белән хәтерләмим. Артык романтика булмады, барысы да бик табигый килеп чыкты. «Сине сорарга килсәк ни диярсең?» – дидем. Ул: «Ярар», – диде. Әни мәрхүмәм: «И-и, балам, каршы түгелләрме икән соң? Ара ерак, ике тапкыр йөреп булмас, әзерләнеп барыйм әле, бәлки, никах та укытып кайтырбыз», – дип җыенды. Мин – Башкортстаннан, безнең авылдан Лениногорскига кадәр 300–400 чакрым. Икенче көнне, чынлап та, никах укыттык. Туй исә безнең якта узды. 1989 ел иде бу. Нурфия «Киемнәр» фабрикасында программист булып эшли иде. Фабриканың Залесный бистәсендә профилакторие бар иде: аена 17 сум 50 тиен түләп, ике ай шунда тордык. Аннан инде кеше почмагында яшәдек...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?

Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Минем хатынның да әнигә охшаган яклары шактый. Ир-ат гомере буе бала булып кала – шуңадыр бу... Әниләрдән гел еракта тордык. Әмма кайтканда-киткәндә Нурфия әни белән сөйләшеп, чөкердәшеп яшәде. Безнең әнинең киленнәрдән риза булмаган чагы юк иде. «Ул да кеше баласы бит», – дип әйтә торган иде. Үзе 40 ел кайнана белән торган, шуңа күрә барысын да белә, аңлый иде. Бик акыллы хатын иде әни.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

Безнең дә төрле чорлар булды: хатын берара миннән күбрәк эшләде. Сүз чыкмады, бар тапкан уртак тартмага салына иде. Бүген исә мин – аның, ул минем күпме эшләгәнне белми. Бер-береңә ышаныч булгач, кирәк тә түгелдер дип уйлыйм... Бер танышымның әнисенең үз адвокат конторасы бар. «Әнидән эштә куркалар, калтырап торалар. Ә өйгә кайтып, ишектән керүгә, әти: «Кофе эчәсем килә», – дисә, әни тиз генә өс-башын алыштырып халат кия дә кофе пешерергә керешә. Безнең әти гап-гади кеше, әмма әни аның янында үзенең җитәкче икәнен оныта», – дип сөйли ул. Ир үзен ничек куя бит инде. Ул абзый махсус эшлидер дип уйламыйм: алар икесе дә шундый тәртипкә электән күнеккән. Тормышта, ир малны күбрәк табып та, хатыны аны изеп яшәгән очраклар да җитәрлек анысы.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?

Болай да аны һәрвакыт ул беренче булып белдерә! Ир-ат гашыйк булып йөрсә дә, хатын-кыз аны ошатмый икән, ул аның янына берничек якын килә алмый. Гашыйк булуны белдерү, «мин сине яратам» дип әйтү түгел бит ул. Моны сиздерүнең хатын-кызның үзе генә белгән мең юлы бар аның.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?

Бу очракта тышкы кыяфәт дип кенә әйтеп булмый. Әлбәттә, яшүсмер вакытта тышкы кыяфәт, матурлык та мөһим анысы. Үзе моны аңламаса да, хатын-кыз туачак балаларына – әти, үзенә терәк, таяныч булырдай кеше эзли. Берсе дә ирем эчкече, сугыш чукмары булсын дими. Әмма ирнең алга таба нинди булачагы хатын-кыздан да тора. Элеккеге эш урынымда бер егет бар иде. Яшь, өйләнмәгән, әмма эчәргә ярата. «Каратыгыз шуны үзегезгә», – дим кызларга. «Эчә бит», – диләр. «Өйләнгәч туктый ул», – дим. Гаиләсен белгәнгә әйттем бу сүзләрне: әнисе укытучы, элеккеге сөрелгән байлар нәселеннән, әтисе – мулла токымы. Канны, геннарны берни эшләтә алмыйсың! Хатын-кызның дилбегәне үз кулына алып, азрак юл күрсәтеп җибәрүе дә җитә мондый очракларда...

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?

Минем яшьтә: «Хатын-кызлар шушы ягыма игътибар итсен», дип уйлау мәзәк тоелыр иде. Гомумән, бервакытта да беркемгә дә ошарга тырышырга кирәкми. Ниндидер кыса, тәртип, кануннарны саклау бар, ә менә кемгәдер әйбәт күренергә тырышып уйнау... Башкаларга булган мөнәсәбәтеңне күреп, барыбер чын йөзеңне ачалар. Чынлыкта, беребез дә фәрештә түгел!

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.

Өйдәге җиһаз гомер буе бер урында торса да, ир-ат аңа игътибар итмәскә мөмкин. Ә хатын-кызны ул бик тиз туйдыра: йә ул аның урынын күчерә, чыгарып ташлый, йә яңасын ала... Мин моңа каршы түгел, тик... миңа гына тимәсеннәр. Бәлки бу мәсьәләдә сүлпәнрәкмендер, консервативтыр. Йокы бүлмәсе кысанрак безнең. Нурфия: «Шкафны чыгарыйк», – дип бик озак сөйләде, минем яктан бер адым да булмагач, үзе тотынды. Кушылмый чара калмады... Ә менә вак-төяк кайбер әйберләрнең гел бер урында булуы бик мөһим минем өчен. Моның өчен тавыш та күтәрә алам. Ир бит әле мин! Әни мәрхүмә шулай өйрәткәндер: ул секунды белән әйберне урынына куеп, күз алдыннан юк итә иде. Авыл өе, биш бала – башкача ярамагандыр. Ашауга табак-савыт юылмау да минем өчен зур трагедия. Анысы да – әнидән. «Табак-савытны юмыйча ятып йоклаган кешегә аптырыйм», – дия иде.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?

Бөтен ир-атлар кебек мин дә һәрвакыт үземне хаклы дип саныйм. Әмма хаклы булмаган очракларның да шактый икәнлеген аңлыйсың. Андый чакта эндәшмим. «Ярар», – дим дә бетерәм. Бигрәк тә, яулык алыргамы, әллә бүрекме дигән кебек вак-төякне хәл иткәндә. Мондый мәсьәләләр соңрак барыбер сүнә, вакыт узу белән үзеннән-үзе юкка чыга. Проблемаларның 50 проценты – без үзебез уйлап тапкан проблемалар. Бу инде исбатланган.

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора...

Өйдә тик яткан хатыннар турында сүз барса – бер нәрсә. Ә икең дә эшләсә – икенче мәсьәлә. Берәү дә тимер түгел. Аннан проблема ясарга кирәкми. Һәрхәлдә, җылытып алырга өйдә һәрвакыт нәрсәдер бар. Әгәр бу хәл еш кабатлана икән: «Башың авыртмыйдыр бит?» – дияргә мөмкин. Димәк, хатын-кыз синнән нәрсә өчендер үч ала... Соң кайтырга туры килгән чаклар бар. «Мин яттым инде», – ди ул. Соңаруыма ачуы килгәне шуннан аңлашыла. Чәй куеп, әзер ризыкны җылытып ашый алам, билгеле. Ашамаска да булдырам. Бу очракта үчне кем ала – белеп булмый. «Нәрсә булды, дөнья җимерелгәнме әллә?» – дим андый чакта. Шулай уза... Кыз бала һәрвакыт, телиме-юкмы, әнисен кабатлый. Өйләнер алдыннан булачак әби-бабаңның үзара мөнәсәбәтләренә карап, нәтиҗә ясый белергә генә кирәк. Нурфиянең әти-әнисе бик матур яшәде. Әби бабайны инсульттан соң 24 ел тәрбияләде. Андый чир белән исә биш-алты елдан китеп баралар. Бабай аңа бик рәхмәтле иде. «Үзем исән булганда атагызны берегездән дә каратмыйм. Ул минем әтиләрне өйле, сыерлы иткән кеше», – диде әби. Сугыштан соңгы еллар була. Бабай – фронтовик. Йорт салырга бүрәнә кайтарып аудара. Әмма аннары: «Без әле яшь, үз тормышыбызны корырга өлгерербез, башта синең әти-әниеңә йорт салабыз», – ди. Сыерны да башта аларга алып бирә. Бабай шундый кеше иде. Нибары 4 класс белемле, әмма фикер сөреше буенча академиклардан калышмый. «Уку акыл бирми шул...» – дия иде ул. Өстәлгә салфеткасыз утырмады. Шулай күнеккән. Бу этикет аңа ничек салынган, кайдан сеңгән, белмим. Кешенең битен ертып әйтмәде, һәркем белән уртак тел таба белде. Шәһәр йорты белән торалар иде алар. Без йокы бүлмәсендә булсак, шакымыйча кермәделәр. Икесе дә гап-гади авыл балалары!

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?

Нурфия – математик, аның логикасы миңа караганда яхшырак эшли. Бүләкнең дә кирәген сайлый белә. Әле бер-ике көн элек кенә ишек тоткасының шөребе бушаган иде. Шуны борып куйыйм дип, отверткалар наборы чыгардым. Әле очрашып йөргән чакта 23 февральгә бүләк иткән иде ул аны миңа... Ә үзем аңа беркайчан өй өчен дә булсын дип, бүләк алмыйм. Хатын-кыз үзе генә тотардай бүләк сайлыйм. Күбрәк бизәнү әйберләре алырга тырышам.

Теги: Мәхәббәт гаилә мөнәсәбәтләр инсаф абдулла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар