Логотип
Шәхес

Әверелешләр

Розалина Шаһиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белгече, шагыйрә.

Аның белән сөйләшә башласаң, ул сине гадәти тормыштан аерып, бөтенләй башка — югары, матур  сәнгати дөньяга өереп алып кереп китә. Һәм син җирдән беркадәр күтәрелеп, гап-гадәти булган тормыш-яшәешебезгә аның күзләре белән биектән карый башлыйсың. Сәнгать белгече, шагыйрә буларак, дөньяны ул бизәкле итеп күрә. Шул бизәкләрнең һәрберсенең мәгънәсен эзли, гап-гади нәрсәләрдә безнең башыбызга да килмәгән фәлсәфә таба. Гаҗәеп киң эрудициясе — телләр белүе, әдәбият-сәнгать дәрьясында колач салып йөзүе аны сәнгатьтә дә тирәнрәк итә. Европа сәнгате турында сөйлиме ул, Шәрыкның үтә нечкә фәлсәфи сәнгатен шәрехлиме, ул аның әдәбиятына да кереп китә: йә оригиналда Иран шагыйрьләрен укып җибәрә, йә мифологиягә кагыла, йә Гомер иҗатының фәлсәфәсенә төшә...

Бүген без Розалина ханым белән тормышыбыздагы мәдәни вә сәяси әверелешләр турында сөйләшәбез.


– Гигант әверелешләр чорында яшибез. Сәясәттән бигрәк, мәдәният өлкәсендә барган әверелешләр кешелек дөньясының юнәлешен, кая таба тәрәккыят иткәнен күрсәтә. Буыннан-буынга тапшырылып килеп, сабый чактан ук бәгырьгә тукылган кыйммәтләр, борынгы затлы келәм кебек сыпылып, күңел түрендә яшиләр. Шундый кыйммәтләр кеше җанында сакланганга күрә, әллә нинди трансформацияләр вакытында да мәдәниятнең яшәеше тәэмин ителә. Гомерның «Илиада», «Одиссея»ләре туган чорларны искә төшерик...

Әлбәттә, сәяси борылышлар да мәдәнияттә билгеле бер әверелешләргә этәргеч була ала. Ленин мемориалы урынында безнең Милли-мәдәни музейның барлыкка килүе гаҗәеп бер әверелеш түгелмени?! Бер төркем галимнәр, сәнгать белгечләре, дәүләт эшлеклеләренең тырышлыгы белән шундый зур бер сәнгать үзәге тудырдык. Монда Ринат Закиров, Галия Саттарова, Индүсә минһаҗеваларның бик зур хезмәтен бәяләп китәргә кирәк. Мин дә әлеге музейның концепция авторларының берсе һәм фәнни җитәкчесе буларак горурлана алам. 

Без бу чорда шундый бөек сәнгать җимешен тудыра алдык, ә шул ук вакытта борынгы урамнарыбыз китте, диварларына Тукаебызның сулышын сеңдергән «Болгар» номерлары юкка чыкты... Менә бу – әверелешләрнең тискәре күренеше. 

Кыйммәтләр турында сүз барганда, музей кебек күләмле әйберләр янында, икенче бер зур кыйммәт – татар җыры, татар моңы. Моң ул искиткеч серле дөнья. Моңда милләтнең рухи халәте тупланган. Шуңа күрә дә безнең борынгы җырларыбыз, халык җырлары – бөек шедеврлар. Татар моңының әле дөньякүләм бәреп чыгасы бар. Бөтен мирасыбызны туплап музей жанры туган кебек, моңны туплау, киләчәк буыннарга тапшыру өчен мәгъкуль жанр – «Татар җыры» бәйгесе туды. Ул шул зур юлга алып бара торган бер сукмак.

Өченчесе, татар театры. Шиңмәс, тапталмас гаҗәеп бер феномен булып яши. Билгеле, ысуллар үзгәрә, авангардлашып та китә, технологик яңалыклар да керә, ләкин менә шушы әверелешләр эчендә төп кыйммәтнең – милли рухның саклануы аның нигезен какшатмый.

Кызык факт – беренче татар рәссамы Яхшыбаевның иҗаты да театр кабырчыгы эчендә туып чыга. Ул сәхнә бизәүче булып эшли.

Сез гомерегезне багышлаган сәнгать дөньясында бүген ниндирәк әверелешләр бара, татар сәнгате кай тарафларга йөз тота? 
– Татар сынлы сәнгате ХХ гасыр ахырында күтәрелеп китте. Ул киң дөньяга чыкты. Вербаль телдән аермалы буларак, сынлы сәнгать теленең – илаһи тел, сурәт теле, табигый тел, символик тел буларак, мөмкинлекләре киңрәк. Татар халкы 90 нчы елларга кадәр, мәгълүм сәбәпләр аркасында, туган телен онытырга дучар ителде, телнең кулланылыш даирәсе тарайды. ә сынлы сәнгать универсаль тел – табигый тел буларак, киңлек яулый алды. Европада – Будапештта, Парижда; Голландиядә, Гарәп Әмирлекләрендә узган күргәзмәләр дә шуны күрсәтә. Татар сынлы сәнгате ул үзе бер феномен. Аның Урманче кебек киң, масштаблы итеп нигез ташларын салучылары, Илдар Зарипов кебек гомере буе кабынып янучылары, Равил Заһидулла кебек яшел төсләр солтаны, көтелмәгән формаларда пластика тудыручылары, «Чыңгыз хан» кебек җете авангард төркемнәре бар. Менә арабызга яшь абстракт сәнгать остасы Рамин Нәфиков килеп керде. Мин аның дөньякүләм дәрәҗәдәге рәссам булачагын тоям.

Авангард сәнгатенең бәреп керүе, үсүе дә дөньядагы әверелешләр белән бәйле. «Чыңгыз хан» төркеме, Камил Муллашев, Илгизәр Хәсәнов, неореализм тарафдары Равил Заһидулла, этнобизәклелек стилендә эшләүче Илдар Зарипов иҗатында 90 нчы елларда туган тенденцияләр нык чагыла. 

Милләткә һәрьяктан яңа сулыш өргән, өмет уяткан, җилкендергән 90 нчы еллар турында сөйләшкәндә, Казаныбызда калкып чыккан Хөррият һәйкәлен искә алмау дөрес булмас.
– Бу Кадим Җәмитовның эше. Мин идея авторы идем. Күп кеше безнең идеяне аңлап та бетерә алмады. Бу сын – Һомай кош – безнең – төркиләрнең анасы. Ул каен агачына да әйләнә, ул кош та, ул ана да, балаларны тирбәтүче, юатучы да. Күптөрле позитив көчкә ия сын бу. Кайбер кешеләр, ни өчен йөзе ясалмаган, дип тә аптырадылар. Безнең сәнгатьтә мең еллар калыплашкан үз традицияләребез бар. Ислам дине буенча, кеше йөзе ясау тыелган. Аның урынына гомумиләштерүләр, образлылык аша идеяне бирүдә зур мөмкинлекләр табылган. Канатларын күтәреп торган һомай кошыбыз да, бер караганда, очып барып Казаныбызны барлый торган бер сурәт, икенче яктан, Казансу буйлап аккан татар батырларын – Казаныбызны саклап шәһит киткән каһарманнарыбызның гәүдәләрен кәфенләүче, аларны кадерләп җир куенына иңдерергә теләүче җан иясе. һәйкәлне ачкан вакытта минем гимным яңгырады:
Имин илдә – имин хезмәт,
Азат хатын, хөр ир-ат.
Чәчәк атсын безнең милләт, 
Илаһият, хөррият!


Сынлы сәнгатькә нисбәттә «милләт» дигән сүз беренче тапкыр шунда әйтелде. Европа тенденцияләрендә үсәргә мәҗбүр булган рәсем сәнгате самимилеккә-татарлыкка чыкты. Шушы һәйкәл итәгендә 90 нчы еллар ахырында минем «Чыңгыз хан» спектакль-мюзиклым куелды. Нәфис сүз, җыр, пластикага корылган бу тамашада Чыңгыз хан ролен Идрис Газиев башкарды. Чыңгыз ханның гвардиясен милиционерлар уйнады. Аларның уенын чынга алып, сәхнә тирәсендәге этләр шау-шу килде.
Бу чор да тарихка күчте. Хөррият заманы үтеп бара. Халык гел темпераментлы болгану, тибрәлешләр чорында яши алмый, бу табигый. Безгә хәзер шул елларда ирешкәннәрнең нәтиҗәсен искә алып, яулаган җиңүләребезне онытмыйча законлаштырып калырга кирәк.

Кызганыч, ирешкәннәрнең күбесен югалтып та өлгердек бит инде. Канунлаштырганын да тормышка ашыра алмадык. Республикадагы икетеллелек турындагы закон да кәгазьдә генә калды. Инде быел мәгариф өлкәсендә милли төбәк компонентын төшереп калдырган 309 нчы маддәнең Россия Думасында кабул ителүе безне бик сагайта, борчуга сала торган хәл булды.
– Табигать бушлыкны яратмый, тарих хаталарны үзе төзәтә. Россиядә телләрне чикләү – зур хата. Бу мәсьәлә, һичшиксез, яңадан каралачак. Безнең депутатлар бүген шуны кайгыртырга тиешләр. Тел ул биологик фактор. Кеше үз телендә сөйләшмәсә, кыргыйлаша, роботка, кадак-шөрепкә әверелә. Чөнки тел ул дөньяга адаптация ритмы. һәр халыкның бәһасе милли теле аша, җыры, сәнгате аша билгеләнә. Татар халкы зур халык, кырыс тарихи сынаулар үткән халык. Аның, һичшиксез, якты киләчәге бар. Тарихи перспективасы хезмәт яратуына, моңына, сәнгатенә салынган.

Сезнең бөтен барлыгыгызны биреп, татар тарихы музее дип янып йөрүләрегезне хәтерлим әле мин. Музей булды. Сез ничектер ул музейдан аерылгысыз кебек тоела иде миңа. Инде менә яңа музей – «Хәзинә» сезне бөтереп алды.
– 1970 елда, Сынлы сәнгать музеенда (Сандецкий йорты) Татарстан автономиясенең 50 еллыгына багышланган күргәзмәдә беренче тапкыр татар сынлы сәнгате экспозициясен күрсәткәч, «И, татар сәнгатенә мөстәкыйль, аерым урын булсын иде!» дип хыялланып, министрлыкка хатлар язып йөргән идек. Менә күпме еллардан соң, Казанның меңъеллыгына «Хәзинә» милли галереясы – 27 залдан торган комплекс барлыкка килде. Комплекс бер яктан Казансуга, икенче яктан Иделгә карый. Мәгълүм, зур сулыклар кушылган җирдә көчле энергетика була. «Хәзинә»нең тууы ул үзе бер могҗиза, шушы энергетиканың чагылышы. һәм бу могҗиза үзенең ролен үтәргә тиеш. Аның роле – халыкка зәвык бирү, балаларны сәнгати матурлык белән тәрбияләү. Бу югары сәнгать музее, эстетика музее. Монда шактый тирән эчтәлекле күргәзмәләр үтә. (Шәрык келәмнәре күргәзмәсе, Шанхай хезмәттәшлек килешүе (ШОС) илләренең үз иҗатларын күрсәтүләре, һөнәрчеләрнең Россия халык кул һөнәрләре сәнгате күргәзмәсе...) 
Ә мондагы заллар: Фешин залы, Урманче залы, Казан сәнгать мәктәбе заллары... Татар тарихы музее дип хыяллануларыбызның бер өлеше – тарихи аспект –Милли мәдәни үзәктә калды, бер өлеше – XX– XXI гасыр монда – «Хәзинә»дә тормышка ашты.

Әйе, хыялланган музей булды. Ләкин, булу бер хәл, әнә авыл саен мәчетләр ачылды, ә кайбер авылларда, ни кызганыч, анда йөрүче юк. Безнең халыкта музей культурасын да бик югары дип әйтеп булмый.
– Дөрес, безнең халык музей дип егылып китми, театр дип җан ата. Музей ул Европадан кергән, һәм ул төрки аңга ераграк. Музей – музаларның Афина тирәсендәге урманлыкларда җырлап-биеп йөри торган урыннары – музеоннан алынган, ул – музалар, илаһилар яшәгән җир мәгънәсендә. Ләкин, минемчә, музей ул шул ук театр. Сәнгать театры. Театр миңа бик якын – кечкенәдән драмтүгәрәкләргә йөреп үстем. һәм мин музейны да үзгәрүчән, җанлы әйбер дип кабул итәм. Беренчедән, монда һәрбер әйбернең төбенә төшеп өйрәнеп була: кайдан башланып, ничек итеп тәрәккыят иткән һәм бүгенгә ничек килеп җиткән. Бу – фәнни аспект. Аннан соң, ул гүзәл, матур әйбер икән, аның турында матур итеп сөйләп була. Ләззәтләнү – үзе нинди кыйммәт! Безнең халыкка кич утырулар, фал ачулар, каз өмәләре, аулак өйләр, Сабантуйлар якын. Музейлар да шундый «җыеннар»га әйләнәчәк.

Кызык, безнең халыкка, карау-күзәтүдән бигрәк, хәрәкәт итү, вакыйгада үзе катнашу хасрак булып чыга түгелме?
– Әйе, андый үзенчәлек тә бар. Аннан соң, халыкны бит дин тәрбияләгән. әле менә шушы гасыр башында да, дингә кайткач, сәнгатьтә абстракциягә тартылу очраклары күренә башлады. Ләкин диннәр дә катып калган тәгълиматларга гына корылмаган. Аларның да офыклары киңәеп тора. Европада да сәнгатьне тыйган пуританлык чорлары да мәгълүм. Шул ук вакытта сәнгатьнең ургылып күтәрелгән чорлары да булган. Исламда да бит: «Аллаһ гүзәл һәм ул гүзәллекне ярата», диелә. Коръәндә дә кеше сурәтен конкрет тыю юк, «Бәкара» (Сыер) сүрәсендә бары: «Син, Гайсә, үзеңә охшаган кешеләрне ясасаң, кош сурәтләре ясасаң, теге дөньяда алар синнән җан сорарлар», – дигән икеләнү генә бар. Бу кисәтүләрне ХII гасырда әл-Газәли исемле бер дин галиме конкретлаштыра. Ул да мәчетләрдә кеше сурәтләре булырга тиеш түгеллеген генә әйтә, ә мәгыйшәттә – ихтыярың. Карагыз, гарәп-фарсыларда миниа­тюра сәнгате ничек чәчәк ата! Иранда, мәсәлән, Бехзад иҗатында миниатюра сәнгатенең нинди гүзәл үрнәкләре бар! Бүтән рәссамнарның «Шаһнамә»гә, Низами, Сәгъди, Хафиз шигырьләренә иллюстрацияләрен искә төшерик...

Урманченың фикере болай иде: бездә сурәтчелекне тыю иконалардан курку аркасында барлыкка килгән. Урманче нинди диндар кеше иде бит, ә иҗатында кеше сурәте бар! Илаһи кеше сурәтен тудыру, кешене шундый зур мәртәбәдә иҗат итү, минемчә, гөнаһ түгел. Татар сәнгате, гомумән, идеаллаштыруга корылган. Сюрреализм, башка ямьсез «изм»нар безгә хас түгел, ят, эксперимент рәвешендә генә каралырга мөмкин.

Шул ук вакытта безгә бик тә хас булган башка үзенчәлекләр бар. Әйтик, орнамент.
– Орнамент... «О-о, орнамент! – дияр иде Хәсән Галиәкбәров, болгавыр чорларда Казан якларыннан китеп, Хивада яшәүче татар тарихчысы. – Сез орнаментны белмисез!» һәм сөйләп китәр иде: хәрби орнамент, ландшафт орнаменты, сөю орнаментлары... Орнаментка үзенең бәяләмәләре бар иде аның. Орнаменттан да бөек гомумиләштерү юк. Шәрык сәнгате шуңа күрә Европа­ны 150 елга узып киткән дә. Без орнамент аша гаҗәп тирән, күләмле идеяләрне бирә алабыз. Безнең татар сөлгеләрендәге икс (Х), игрекләр (Y) алар бит язулар, клиптограммалар, киләчәккә хәбәрләр. Безнең әле аларны укыйсыбыз бар. Чәчәкләр, букетлар, лалә чәчәкләре... – барысы да хәбәр. Орнамент ягыннан без бик бай. Каллиграфия сәнгатебез дә гаҗәеп киң. Шуннан соң безне артта калган халык дип әйтеп карасыннар!

Әле генә сездә Голландия күргәзмәсе үтте. Ул без күреп өйрәнгән күргәзмәләрдән аермалы, безнең сәнгатькә булган карашларыбыздан шактый ерак. Шул ук вакытта бик кызыклы, уйландыра торган заманча күргәзмә иде.
– Бу күргәзмә безнең өчен бер сынау булды. Шундый зур ил белән багланышу, аларның әсәрләре белән залларны җиһазландыру шактый проблемалар тудырды. Алар без килеп җиткән хисле сәнгатьтән аерылып, әллә нинди бер интеллектуаль «пробка»га кергәннәр. Монда технологик мәдәният беренче урында тора. Технологик алгарыш экраннарны барлыкка китергән – видео-арт дигән сәнгать төшенчәсен тудырган. Портрет, картина дигән нәрсә юк, махсус позага кую юк, барысын да тормышның бер кисәген тотып алу ысулы алыштыра. Ак-кара, кара-ак... Сигез рус рәссамы, сигез голланд рәссамы шулай итеп илне анализлыйлар. Матурлык төшенчәсе дә югалган. Матурлык урынына – прагматизм. Безнең тормышның газаплы якларын күрсәтү. әлбәттә, бу аларга ләззәт бирмидер, безнең авырткан нокталарга басып, безне сискәндерергә, безгә ярдәм итәргә телиләрдер. Рәссам Марьян Тэиуэн Красно­ярскида җимерелә торган бер йортка кергән дә шуны оя итеп «кабат төзегән». Икенче караганда, ул космик корабльнең кабинасын да хәтерләтә. Шулай итеп, вәйранлашу белән бергә, яңарту процессын хуплый ул. Тирән фәлсәфә ята монда. Гомумән, бу күргәзмәнең асылында зур-зур аллегорияләр, метафоралар ята. 

Россия шәһәрләре – Красноярск, Екатеринбург, Казан, Мәскәү буйлап күчеп йөргән бу күргәзмә Голландия­нең Хертогенбос шәһәрендә тәмамланачак. Ул Иероним Босхның туган шәһәре. Күргәзмәдәге тенденцияләр дә бәлки шуннан киләдер. Ләкин шул ук вакытта Голландия гүзәл сәнгатьне тудырган Ван Гогларның, Рембрандларның да ватаны бит. Сәнгать ул күптөрле, күпкырлы. Шулай булырга тиеш тә. 

Ә бездә хисле сәнгать һәм фикер сәнгате үрелеп бара. Шундый ук фәлсәфәне без милли традицияләрдә бирә алабыз. Рамин Нәфыйков үзенең «Көтүче» картинасында кып-кызыл куерып янып торган нәкыше аша бүгенге халәтебезне сурәтли, һәлакәттән котылу юлын күрсәтә. Милли катастрофадан безне бары тик сәнгать кенә коткара ала.

Без сүзебезне, әверелешләр, дип башлаган идек. Инде тормыштагы, сәнгатьтәге, сәясәттәге әверелешләрне нәтиҗәләп, «Кая барабыз?» һәм «Нәрсә эшләргә?» дигән мәңгелек сорауларга җавап бирергә тырышып карыйк.
– Тормыштагы әверелешләр һәрвакыт сәнгатьтә чагыла. Сәнгать шулкадәр бөек әйбер, аның магиясе шулкадәр көчле, ул халыкларны да берләштерә, хәтта диннәрне дә якынлаштыра ала. Сәнгатьтәге әверелешләрдә йә реализм җиңәр, йә абстракционизм җиңәр, йә гайре сәнгать килеп чыгар, йә декоратив сәнгать үсеп китәр – эш анда түгел, сәнгатьнең бөтен гүзәллеге – әверелешләрдә. Бу – иҗатның кануны. 
Сәясәткә килсәк, анда да гел әверелешләр бара. 

Әле генә бер системада яшәдек, башка система булыр дип уйлый да алмый идек, дөнья үзгәрде дә куйды. Без тормышта үткәннең яхшы якларын сакларга тиешбез. ХХ гасыр татарга бик күп нәрсә бирде: монархиянең билен сындыру, «инородец»тан милләткә әйләнү, авто­номия кору, 90 нчы елларда мөстәкыйль республика яулау...

Әверелешләр һәрвакытта да ике яклы. Гүзәллек белән бергә аларга фаҗига да салынган. Безгә бөтен әверелешләрне дә оптимистларча көтеп алып, курыкмыйча, үзебезнең идеяләрне саклап үткәрергә кирәк. Әле генә коммунизм, тигезлек идеясе дип йөргән балалар – нинди чорга килеп кердек: ерткычлыкка юл ачтык, хәзер шуның җимешләрен татыйбыз. Без боларны да үтәрбез дип уйлыйм. Бер кеше дистәләрчә тапкыр бай булып, икенче берсе дистәләрчә тапкыр хәерче... алай була алмый. Дөнья барыбер матур, гадел, гармонияле ысуллар белән барачак. Акыллы, кыю яшьләр кирәк, алгарыш хәрәкәтен дөрес юлга алып чыга торган стратеглар кирәк. 

Бүген чор башка, татарны саклауның төп юлы – һәр татарның аңындагы, хәтта эчке аңындагы, татарлыгын уяту. Безгә милләтне акыллы итеп, күңел түреннән күтәрергә кирәк. Татарны кодрәтле итү, каһарман итү кирәк. Аның өчен шигърият, сәнгать, мәдәният зарури!


"Сөембикә", № 11, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар